Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - “Удмуртча чиста” акциясенә кушылыйк!
24.04.2019

“Удмуртча чиста” акциясенә кушылыйк!

Табигать кочагында, җәмәгать урыннарында ял иткәннән соң чүп-чар калдыручылар штрафка тартылачак. Бу хакта Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов «Комсомольская правда — Ижевск» радиосында туры эфирда белдерде. Александр Бречалов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Эчке эшләр министрлыгы белән бу хакта сөйләшүләр алып барыла. Республика Башлыгы скейт-паркта үзе күргән хәлне мисал итеп китерде. “Балалары велосипедта йөргәндә, аның әти-әнисе һәм аларның дус-
лары ерак түгел спиртлы эчемлекләр эчеп, тәмәке тартып утырдылар. Үзләре артыннан чүп-чарны җыймадылар. Мин хокук саклау органнарыннан аларны җәзага тартуларын сорадым. Скверлар һәм парклар чүплекне хәтерләтә. Аларны бит чит планетадан килүчеләр ташламаган. Без, һичшиксез, моның белән көрәшәчәкбез. Беренчесе — ниндидер акцияләр, икенчесе – штрафлар”, — диде. Моннан тыш, өстәмә урналар урнаштырылачак. Хәзер алар булган урыннарны һәм аларны кайда куярга кирәклеген карыйлар. Шәһәр Думасында этләрне урамда йөртү урыннары турында карар проекты әзерләнә. Шулай ук Республика Башлыгы Ижау халкын өмәләрдә катнашырга чакырды.
Өмәләргә килгәндә, алар башланды инде. 20 апрельдә Ижау шәһәренең Коралчы Драгунов исемендәге скверда узган “Удмуртча чиста” (“ЧистоПОУдмуртски”) дигән баш астында узган акция-өмәдә 80 кеше катнаша. Алар ике сәгатьтә 2 машина чүп җыялар. Хөрмәтле милләттәшләр! Сезне дә әлеге акциядә катнашырга чакырабыз. Моның өчен чүп тутырылган капчыкларны, өмәдә катнашкан кешеләрне, җыештырыласы урынны башта һәм җыештырганнан соң фотосурәткә төшерергә кирәк. Фотосурәтләрне “Вконтакте”, “Одноклассники”, Facebook, Instagram социаль челтәрләрендә урнаштырып, фотоларны #trashtag#чистопоудмуртски#чылкыт хештеглары белән билгеләвегез һәм җыештырылган урынның төгәл адресын күрсәтүегез сорала.