Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - «Удмуртнефть»нең яшь көчләре
11.04.2013

«Удмуртнефть»нең яшь көчләре

Фән һәм техника бер урында тормый. Аның үсешенә күпчелек яңа идеяләр, техник мәсьәләләрне кыю хәл итүче гыйлемле, иҗади яшьләр зур өлеш кертә. «Удмуртнефть» ачык акционерлар җәмгыятенең яшь белгечләр өчен уздырган регионара фәнни-техник конференциядә җиңүче Алмаз Хаков, Вадим Миңнебаевлар да нәкъ шундыйлардан. Алар әлеге конференциянең “Нефть, газ табу техникасы һәм технологиясе” секциясендә үзләренең яңа ысулларын тәкъдим итеп, бүләкле урынга ия булганнар. Әлеге ике егетнең бергәләп төзегән махсус проекты якын арада гамәлдә куллана башланачак.

Алмаз Хаков “Удмуртнефть” җәмгыятетең 5нче нефть һәм газ табу цехының геологы, предприятиедә 2010 елның сентябреннән бирле эшли. Конференциядә өченче ел рәттән катнаша. Узган елларда ясаган чыгышлары быелгысына тематикасы белән якын иде. Беренче елда ул регионара конференция югарылыгыннан күтәрелеп, Мәскәүдә узган яшь белгечләр конференциясендә катнашу бәхетенә иреште. Тәкъдим ителгән темасының актуальлеге өчен ул “Элекке чыганакларга яңа караш” дигән номинация буенча җиңүче итеп билгеләнде. Аның бу проекты Киенгоп чыганагы сәнәгатендә кулланышка кертелде.

Алмаз үзе Казан федераль университетының геология факультетында белем алган. Нефть сәнәгатенә әтисе һәм олы абыйсы юлыннан киткән. “Нефтьче һөнәре – ул чын ир-атлар сайлый торган һөнәр, — ди Алмаз. – Хезмәттәшләрдән дә уңдым мин. Монда чыныгу үтү, тәҗрибә туплау өчен мөмкинлекләр зур, коллектив та яхшы”.

Быел ул технология ягыннан мәсьәләләрне ныгыту өчен башка яшь белгеч белән берләшеп эшләргә уйлаган. Үзе эшләгән цехка бер ел соңрак урнашып эшли башлаган Вадим Миңнебаев ул. Вадим да бик үҗәт, тырыш егет. Ул нефть җитештерү эшен ныклап үзләштерү максатыннан, башта 1нче нефть һәм газ җитештерү цехында оператор булып эшләгән. 2012 елның октябрендә Көньяк-Киенгоп чыганагын тәэмин итүче 2нче цехка технолог булып күчкән. Аннары эшендәге югары нәтиҗәләрне күреп, җитәкчеләр Вадимны 5нче цехның техник-җитештерү бүлегенә технолог итеп чакырдылар. Хәзер ул Киенгоп, Төньяк Киенгоп, Бегешкин, Лудошур чыганагындагы скважина фонды табышын күтәрү өчен җаваплы. Вадим нефтьче булырга бала чагыннан ук хыяллануы хакында әйтә.

Ә бүгенге көндә яшь белгечләр Вадим Миңнебаев һәм Алмаз Хаков «Роснефть» компаниясе уздырган яңа сынауга — фәнни-техник конференциядә катнашырга әзерләнә.

Гүзәл Исхакова, Иңау шәһәре