Удмуртлар Герберны шаулатты
17 июньдә Удмуртия Республикасында удмурт халкының 26нчы республикакүләм Гербер бәйрәме үтте. Ул — удмурт халкының йола календаренда төп бәйрәм, язгы кыр эшләре тәмамлануга багышлана. Гер — “сука”, бер — “аннан соң” дигәнне аңлата. Бәйрәмдә алдынгы авыл хезмәтчәннәренә, ветераннарга хөрмәт күрсәтелде.
«Гербер” Можга районыннан ерак түгел урнашкан Кече Сюга авылында узды. Бәйрәм нәкъ асылына туры китереп — җир кешесенә дан җырлауга багышлап оештырылган иде. Татарстан, Удмуртия, Мари Иле, Киров, Пермьнән килгән кырыктан артык делегацияне Можга районында яшәүчеләр сый-нигъмәт, җыр-бию белән каршы алдылар. Һәр делегацияне Можга районының муниципаль берәмлекләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары үз “өйләрен”дә кунак итеп, гореф-гадәтләрен, йолаларын күрсәттеләр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм капкасыннан кергән һәр кеше капкага эленгән, бизәлгән кыңгырауларны чылтыратып керде. Республика Башлыгы һәм Хөкүмәт хакимияте җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Смирнов Удмуртия Башлыгы вазифаларын башкаручы Александр Бречалов исеменнән бәйрәм белән кунакларны котлап: “Гербер гомумроссия кысаларыннан чыгып, инде халыкара бәйрәмгә әйләнде. Александр Бречалов исеменнән әлеге бәйрәм хуҗаларына зур рәхмәт белдерәм. Бүгенге бәйрәмдә кунаклар күңел ачсыннар өчен алар бөтен тырышлыкларын куйганнар. Александр Бречалов бәйрәмнең иң кечкенә хуҗаларына — “Большая Уча” авылыннан “Топотушки” ансамбленә бүләк тапшырырга кушты. Без балаларга Удмуртия Республикасын Мәскәү шәһәрендә танытсыннар дип, аларга сәяхәткә сертификат бирәбез”, — диде. Удмуртия Республикасының Хөкүмәт рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы Виктор Савельев агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәренә язгы кыр эшләрен югары дәрәҗәдә тәмамлаганнары, авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур көч керткәннәре өчен рәхмәт әйтте. “Без агымдагы елда авыл хуҗалыгы буенча зур күрсәткечләргә ирештек. Чәчү мәйданнарын, терлек санын, савым күрсәткечләрен арттырдык. Бу күрсәткечләр — сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсе. Бәйрәмнең төп бизәге — атлар. Бу — безнең потенциал, безнең киләчәккә мөмкинлекләр. Ләкин безнең төп көч — кешеләр. Мин сезгә яхшы һава торышы, югары уңышлар телим”, — диде.
Можга районы башлыгы Аркадий Вершинин: “Гербер безнең җирлектә икенче тапкыр үткәрелә. 25 ел элек Пазял авылында әлеге бәйрәмне үткәрергә безгә коеп яуган яңгыр комаучалады. Быел да, көн дә яңгыр яву сәбәпле, әзерләнергә бик авыр булды. Теләкләребез кабул булды, бүген кояш чыкты, кунакларга рәхәтләнеп күңел ачарга мөмкинлек бар”, — диде. Шулай ук кунакларны Удмуртия Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Владимир Невоструев, Милли-сәясәт министры вазифасын вакытлыча башкаручы Лариса Буранова, “Удмурт Кенеш” Бөтенудмурт ассоциациясе президенты Татьяна Ишматова котлады.
Бәйрәмдә катнашкан сигез меңнән артык кунак өчен “Осталар шәһәрчеге”, “Яшьләр дискотекасы”, “Балалар мәйданчыгы”, “Милли спорт төрләре”, “Сукачылар бәйгесе”,”Авыл хуҗалыгы техникасы”, “Гадәттән тыш хәлләр”, “Кунаклар өчен өйләр” кебек унбиш интерактив мәйданчык эшләде.
Бәйрәмнең төп эчтәлеге “Ат” образына багышланган иде. Билгеле булганча, Можга районында атаклы “Вятка” нәселле атлар үрчетәләр. Алар Кызыл китапка кертелгән. Ул көнне кунакларның аларны күрергә генә түгел, хәтта йөреп карарга да мөмкинлекләре бар иде. Удмурт халкы риваятенә караганда, һәркөн иртән Вал елгасыннан томан сарган болынга ак яллы, елгыр атлар чыга торган булган. Ә төнлә белән ак төстәге кара таплы, дулкынлы яллы “эксэй вал” (кенәз ат) чыккан. Шулай ук кара төстәге “бурдо вал” (канатлы ат) токымы да судан чыга торган булган. Ул атларда удмурт халкының Пазял батыры, удмурт кенәзе Мардан үзенең уллары Можга, Сибы һәм Кинег белән туган якларын дошманнардан саклаганнар. Бәйрәмдә удмурт каһиннәре йола буенча пешерелгән боткага дога укыдылар. Гербер бәйрәменең агачтан ясалган символы — Кылдысин сыны (ул удмуртларның Уңыш Алласы) киләсе елда бәйрәм узачак Ува районына бирелде.
Әлеге бәйрәмдә булып, мин дә тәмле боткадан авыз иттем, удмурт халкының рухи байлыгына чумдым. Борынгы удмурт мәдәнияте белән таныштым, удмурт телен, җырларын ишеттем. Ул гына түгел сәхнәләрдә әледән-әле татар җырлары ишетелеп торды. Бүгенге көндә әлеге бәйрәм — татар, мари, рус, башкортларның дуслык бәйрәме. Соңгы халык исәбен алу буенча удмуртлар саны республикада кимегән. Ә менә мондый бәйрәмнәр яшьләрдә тарихка сакчыл караш, гореф-гадәтләргә, мәдәни байлыкка кызыксыну тәрбияли. “Без кем?” дигән сорауга да биредә җавап табарга була иде.
Рәфилә Рәсүлева.