Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Удмуртия өчен нәтиҗәле форум
30.05.2018

Удмуртия өчен нәтиҗәле форум

24-26 майда Санкт-Петербургта Халыкара икътисади форум узды.
Удмуртия делегациясе Петербург­та узучы Халыкара икътисади форумда нәтиҗәле эшләде. 24 май көнне Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов Республика Хөкүмәте исеменнән берничә килешү төзеде. Алар арасында авиатөзелеш корпорациясе, “ЛУКОЙЛ», «КАМАЗ» оешмасы белән килешүләрне әйтеп үтәргә кирәк. Шулай ук төбәкләр арасында сәүдә-икътисади, социаль-мәдәни мөнәсәбәтләр турында Мурманск өлкәсе һәм Красноярск крае белән килешү төзелде. “Мурманск өлкәсе республикабызга диңгез продуктларын сатачак. Шул ук вакытта алар Удмуртиядә җитештерелгән продуктларны Мурманск өлкәсенә дә алып китәчәк. Аларны безнең авыл хуҗалыгы продуктлары кызыксындыра. Коллегаларыбызны көзен узачак “Удмуртиядә җитештерелгән” дип исемләнгән форумга чакырдык”, — ди Удмуртиянең икътисад министры Михаил Тумин.

***
26 майда Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов һәм «1С» фирмасы директоры Борис Нуралиев үзара килешүгә кул куйдылар. Әлеге хезмәттәшлек дәүләт идарәсе өлкәсендә стандартлаштырырга, дәүләт учреждениеләренең икътисад-хуҗалык эшчәнлеге процессларын оптимальләштерергә мөмкинлек би­рәчәк.
Килешүнең тагын бер төп юнәлеше — Удмуртия Республикасының югары һәм урта махсус уку йортлары базасында белем бирү тирәнлеген арттыру, шул исәптән, мәгълүмат технологияләре өлкәсендә кадрлар әзерләү.

***
Удмуртия Хөкүмәте “Яндекс” компаниясе белән хезмәттәшлек турында меморандумга кул куйды. Әлеге килешү кысаларында мәгълүмати–коммуникацион технологияләрне үстерү, Россиянең интернет-сервис­ларын популярлаштыру, компьютерны тирәнтен өйрәнү, интернет-технологияләрне үстерү өлкәсендә үсеш күз уңында тора. Килешү Ижауда һәм Удмуртиянең кече шәһәрләрендә Яндексның интернет-сервисын үстерүгә ярдәм итәчәк. Килешү Интернет челтәрендә җәмәгать транспорты хәрәкәте, медицина учреждениеләре эшчәнлеге, мәдәни һәм спорт чаралары һәм башка мөһим хезмәтләр турында мәгълүмат булдыру мөмкинлеге бирә. Хезмәттәшлекнең мөһим өлеше — белем бирү проектлары. Укучыларны программалаштыруга өйрәтә торган “Яндекс. Лицей” ачу күздә тотыла.