Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Удмуртия — үсеш юлында
29.10.2015

Удмуртия — үсеш юлында

287

Шушы көннәрдә РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасында Удмуртия Республикасы көннәре узды.

Шушы уңайдан респуб­лика­бызның төрле министрлык вәкилләре 11 комитет утырышларында катнашып, Удмуртиядәге казанышлар һәм проблемалар турында сүз күтәрделәр. Удмуртия делегациясенең Россия парламентының югары палатасына эшлекле сәфәре хакында Александр Соловьев: “Без республикабызның уңай тәҗрибәсе белән генә уртаклашып калмадык, ә Удмуртияне борчыган проблемалар турында да сөйләштек. Күпчелек сораулар карарлар проектында чагылыш тапты. Бу — гади беркетмә генә түгел, ә рәсми статуска ия булган документ. Федерация Советының тиешле комитетлары аларны тормышка ашыру өчен җаваплы булачаклар. Карарлар тормышка ашмыйча торып, контрольне югалтмаячакбыз. РФ Хөкүмәте һәм республика делегациясе фикерләрен исәпкә алып, проектны тагы да камилләштерәчәкбез. Ул Удмуртия мәнфәгатьләрен алга этәрүдә зур этәргеч булачак”, — диде. Алексанр Соловьев шулай ук сенаторлар тарафыннан кабул ителгән документны да югары бәяләде. “Әлеге проект бик әһәмиятле. Бу — Федераль Җыелыш әгъзаларының, Дәүләт Думасы депутатларының, безнең Хөкүмәт һәм Дәүләт Советының уртак эш нәтиҗәләре. Республика көннәрендә Мәс­кәүдә каралган мәсьәләләр бер Удмуртиягә генә кагылмый бит, ә Россия субъектларының күбесен борчый”, — дип билгеләп үтте Удмуртия Башлыгы.

Авыл хуҗалыгы

РФ Федераль Җыелышының аграр-сәүдә сәясәте һәм табигатьне куллану комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Лисовский Удмуртия авыл хуҗалыгының икътисадның күп тармак­лы секторын тәшкил итүен билгеләп үтте. Моннан тыш ул республиканың хәвефле җир биләүләре зонасына керүен дә билгеләп үтте. Авыл хуҗалыгы җитештерүендә төп игътибар терлекчелеккә бирелгән. Хәзерге вакытта регионда агро-сәнәгать комплекслары тарафыннан 29 миллиард сумлык 150 инвестиция проекты тормышка ашырыла. УР Дәүләт Советының агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре һәм тирә-як мохитне саклау буенча даими комиссия рәисе Владимир Варламов сенаторларга республикабызда 300дән артык авыл хуҗалыгы оешмалары, 651 крестьян хуҗалыгы, 185 мең шәхси хуҗалык, азык-төлек җитештерүче 350дән артык предприятие барлыгы хакында сөйләде. Шулай ук Идел буе федераль округындагы төп туклану продуктларының 10%ы Удмуртиядә җитештерелүен дә әйтте. Утырыш барышында республикабызның импорт алмаштыруга лаеклы өлеш кертүе (каты һәм ярымкаты сырлар җитештерелә башлану­ы, балык эшкәртү буенча яңа линия эшләве) билгеләп үтелде. Удмуртия Россия Федерациясендәге халыкның 1 генә процентын тәшкил итсә дә, биредә илебездә җитештерелгән барлык сөт күләменең 3%ы җитештерелә. Әлеге тармакта үсешне тоткарлаучы проблемаларның күп булуы да билгеләп үтелде (кредит ресурс­лары авырдан бирелү, агросәнәгать комплексларының кредит бурычлары күп булу, агроиминиятләштерү механизмының начар эшләве, авыл хуҗалыгы карамагындагы күп җирләрнең эшкәртелмәве). Кара туфраклы булмаган зоналарны үстерү буенча махсус программа эшләү зарурлыгы бар. “Россиянең 32 субъекты — кара туфраклы булмаган зоналар. Әлеге районнарда туфрак гумуска ярлы, әмма дөрес мелиорация уздырганда һәм ашламалар керткәндә, биредә арыш, арпа, җитен, бәрәңге, яшелчә һәм азык үләннәре үстерергә була”, — диде Владимир Варламов.

Социаль тармак

УР Социаль, гаилә һәм демография сәясәте министры Ольга Корепанова үз чыгышында республикабызда социаль хезмәт күрсәтүне үстерү һәм яңарту мәсьәләләренә кагылды. Ольга Корепанова сүзләренә караганда, республикабызда өлкән буын вәкилләренең саны артуы күзәтелә. Инвалид балаларның дәүләт ярдәменә аеруча мохтаҗ булуларын да билгеләп үтте ул. 2015 елның 1 сентябренә республикада 5260 инвалид бала яши, шуларның 2000нән күбрәге реабилитациягә мохтаҗ. Социаль хезмәт күрсәтү тармагында реабилитация үзәкләрен төзекләндерү, материаль-техник базаны яңарту, баету, инвалидларга уңай мохит тудыру кебек күп төрле проблемалар бар.
Сенаторлар каршында шулай ук УР Сәламәтлек саклау министры Алексей Чуршин да чыгыш ясады. Ул медицина ярдәменең сыйфатын арттыру мәсьәләсенә кагылды. Федерация Советынын; Оборона һәм куркынычсызлык буенча комитет рәисенең беренче урынбасары, югары палатада республика вәкиле Александр Чекалин Удмуртия керемнәренең 65% федераль бюджетка күчерелүен ассызыклап үтте. “Республиканың бюджет ихтыяҗларын истә тотып, әлеге күрсәткечне үзгәртү җирле сәламәтлек саклау һәм социаль яклау системасына өстәмә чаралар җәлеп итүгә бер алым булыр иде”, — диде ул.
Удмуртия Россиянең оборона калканы булуын, биредә алдынгы кораллану техникасы җитештерелүенә басым ясады сенатор. Республикада яшәүче меңләгән кеше әлеге тармакта эшли. Парламентарий сүзенә караганда, оборона сәнәгатендә эшләүче кешеләр матди, социаль, медицина, белем күтәрү, көнкүреш, хокукый яктан якланган булырга тиеш.

Машина төзелеше кластеры һәм транспорт инфраструктурасы

УР Сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы Виктор Лашкарев фикеренчә, илебезнең әйдәп баручы оборона предприятиеләре нигезендә машина төзелеше кластерын булдыру регионда сәнәгатьне үстерүдә мөһим роль уйнаячак. Кластерны үстерүгә җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 267 млрд сумнан артып китә. Утырышта транспорт сис­темасын үзгәртмичә, сәнәгатьне үстереп булмавы хакында да әйттеләр. УР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Виктор Вахромеев: “Кама һәм Буй елгалары аша күпер Удмуртия һәм күрше төбәкләрнең транзит потенциалын арттырырга, Үзәк, Идел буе, Урал федераль округларының икътисади элемтәләрен үстерергә ярдәм итәчәк. Шулай ук проект кысаларында федераль бюджет ярдәме белән Ижау-Сарапул һәм Костино-Камбарка юллары төзекләндереләчәк. Бу тәүлегенә 15 мең автомобиль йөрү мөмкинлеген бирәчәк”, — диде. Министр Мәскәү-Казан-Түбән Новгород-Екатеринбург югары тизлекле тимерь­юл магистрален Ижауга мөмкин кадәр якынайту һәм федераль милек карамагында булган Ижау аэродромын төзекләндерү, яңарту, аңа халыкара статус бирү мәсьәләләрен дә күтәрде. Утырыш ахырында Федерация Советының икътисади сәясәт буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Алексей Майоров: “Удмуртиянең перспективасы зур. “Калашников” брендының бөтен дөньяга таныш булуы үзе ни тора. Сәнәгатьне үстерү өчен транспорт инфраструктурасын да үстерергә кирәк булуын аңлыйбыз. Алар бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән”, — диде.

РФ Сәүдә-сәнәгать палатасында

27 октябрьдә РФ Сәүдә-сәнәгать палатасында да Удмуртия көннәре узды. Рес­публика Башлыгы үз чыгышында: “Сәүдә-сәнәгать палатасы күп еллар дәвамында Россия бизнесының ихтыяҗларын яклап килә. Биредә төрле тәкъдим һәм фикерләр өйрәнелә. Аларның күпчелеге законнарда чагылыш таба һәм гамәлгә ашырыла”, — дип билгеләп үтте. Удмуртиядә 2025 елга кадәр гомуми күләме 400 миллиард сумнан артык булган 200дән артык инвестиция проекты тормышка ашырылырга тиеш. “2014 ел нәтиҗәләре буенча республикада инвестицияләр артуы күзәтелә. Әмма моның белән генә чикләнергә ярамый. Яңа предприятиеләр ачарга кирәк. Инвесторларны җәлеп итү максатыннан, без күптән түгел генә Бизнес-күпер оештырдык. Әлеге форумга Россиянең 40ка якын регионыннан һәм чит илләрдән килделәр. Үзара хезмәттәшлек хакында килешендек”, — дип билгеләп үтте Александр Соловьев. Ул шулай ук республиканың сәнәгатькә, кече һәм урта бизнеска ярдәм итүе турында да әйтте. Мәсәлән, эшмәкәрләр керем салымыннан азат ителәләр, җир участокларын рәсмиләштергәндә дә республика ярдәм итә. Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Владимир Страшко сүзләренә караганда, Удмуртия инвестиция мәйданчыгы буларак бик кызыклы. “Сәнәгать һәм агрокомплекс тармаклары бигрәк тә игътибарга лаек. Импортны алмаштыру буенча да тәҗрибә бар. Күргәзмәдә без Ижауда яңа җитештерелгән автомобильләрне күрдек. Әлеге машиналар җитештерелеп кенә калмый, ә сатылалар да. Бу Россия автомобиль төзелеше буенча да импортны алмаштыра дип курыкмыйча әйтергә дәлил булып тора”, — дип ассызыклады вице-президент. Ул шулай ук чарада катнашкан банк, фондлар, инвест-компанияләрдән, чит ил вәкиллекләреннән килгән белгечләрнең дә Удмуртия белән кызыксынулары турында әйтте. Халыкара базарга чыкканда, рес­публикага тиешле ярдәм күрсәтергә дә ышандырды.

Альбина Шәйхетдинова әзерләде.