Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Удмуртия сәхнәсендә — Чаллы театры
8.05.2019

Удмуртия сәхнәсендә — Чаллы театры

3 майда Россиядә театр елы уңаеннан Удмуртия Республикасының Милли дәүләт театрында Татарстан Республикасының Удмуртия Республикасына Бөтенроссия театраль марафонының символын бирү тантанасы булып үтте. Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Аюпова Удмуртия Республикасының мәдәният һәм туризм министры Владимир Соловьевка марафон символын тапшырды.
Марафон кысаларында Чаллы дәүләт драма театры “Ике хуҗаның хезмәтчесе” (Карло Гальдони) комедиясен, “Яшь аралаш көлү” (Рабит Батулла) мелодрамасын, балалар өчен “Мияубикә кунак җыя” (Самуил Маршак) әкиятен күрсәтте. «Ике хуҗаның хезмәтчесе» спектаклендә күбесенчә яшь артистлар катнашты. Тамашаның үзенчәлеге — татар сәхнәсендә кулланылган яңа алым — кайбер персонажлар азаккача битлектән уйнады. Италия стилендә кызыклы декорацияләр, кос­тюмнар милләттәшләребезнең күңеленә хуш килде. Кечкенәләр дә “Мияубикә кунак җыя” әкиятен бик кызыксынып карадылар. Костюмнар, биюләр, төсле утлар тамаша азагына кадәр балаларның игътибарын читкә җибәрмәде. “Яшь аралаш көлү” (Рабит Батулла) мелодрамасында ана теленең сафлыгын саклау, нык­лы гаилә төзү, гореф-гадәтләрне югалтмау, миһербанлылык кебек сыйфатлар турында сүз барды. Гади генә кеше язмышлары залда утыручыларны битараф калдырмады.
Театр артистлары гастрольләрне тәмамлап, Чаллыга юл тотса да, аларның иҗаты һәр тамашачының күңелендә әле озак сакланыр. Ә Россия шәһәрләре буенча марафон дәвам итә. 6 майда гастроль эстафетасы Удмуртия Республикасыннан Пермь өлкәсенә күчте.

Рәфилә Рәсүлева