Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Удмуртия студентлары — Венгриядә!
12.04.2017

Удмуртия студентлары — Венгриядә!

Без — УдДУның “Журналис­тика” факультетыннан өч һәм “Удмурт филологиясе” факультетыннан биш студент — Венгриянең Будапешт шәһәрендә узган “Россия һәм Венгриядә белем бирү тенденцияләре” дигән халыкара семинарда катнашу бәхетенә ирештек.

Семинар Этвёш Лоранд исе­мендәге университетта узды. Биредә тугандаш ха­лыклар­ның мәдәнияте белән таныштык һәм чит ил студентларына Удмуртия турында сөйләдек. Әлеге фәнни сәяхәтебезне оештыруда Этвёш Лоранд исемендәге университетның фин-угыр кафедрасы доценты Клима Ласло, университетның фәнни хезмәткәре Жужа Шаланки һәм УдДУның фин-угыр, журналистика һәм удмурт филологиясе институты директоры Наталья Кондратьева ярдәм иттеләр. Алар ярдәме белән Будапешт шәһәрендә уздырган атнабыз кызыклы, файдалы булды.
Фәнни семинар чит ил студентларын безнең күпмилләтле республикабыз, истәлекле урыннар, удмурт фольклоры белән танышырга мөмкинлек бирде. Университетта бу атнаны удмурт телендә җырлар яңгырады. Удмурт халык ашларын пешереп, чит ил студентларын сыйладык.
Үзебезнең докладларны без Венгрия студентлары каршында инглиз һәм фин телендә сөйләдек. Таныш түгел аудитория каршында бераз каушап калсак та, максатыбызга ирештек. Лекцияләр, студентлар белән аралашу күңелле килеп чыкты.
Без дә Венгриянең мәдәнияте белән таныштык. Неоготика, ренессанс һәм барокко архитектура алымнары кулланып төзелгән данлыклы Парламент бинасында булдык. Будапештның иң матур урыннарын, XIII гасырга караган дөньяда иң матур булып санал­ган Матьяша чиркәвен күрдек. 8500 кеше сыйдыра алучы иң зур Изге Иштван католик чиркәве белән таныштык. Борынгы Батырлар мәйданында да булырга җитештек. Венгрия милли галереясендә илнең тарихын чагылдырган күргәзмәгә дә бардык. Ә менә Будапештның символы булган Азатлык сыны урнашкан Геллерт тавына менү иң авыры булды. Кулына пальма агачы ботагын тоткан хатын-кыз сыны азат­лык һәм тынычлыкны символлаштыра, шулай ук илнең бәйсезлеге өчен гомерен бирүчеләрне олылый. Венгриядәге тормыш турында күпкырлы мәгълүмат бирүче бу сәяхәт Венгрия милли музеенда тәмамланды.
Биредә яшәгән вакытта без чит ил студентлары белән дуслашырга, якыннан танышырга да вакыт таптык. “Рус телендә сөйләшә торган кешеләр белән һәрвакыт аралашырга яраттым. Безнең өчен бу кызыклы тәҗрибә. Мин Удмуртиянең башкаласы Ижау булуын, шәһәрдә 600 000 артык кеше яшәгәнен беләм. Ижауны бик матур шәһәр, диләр. Удмуртиянең үзенчәлекле һәм бай табигатьле булуын да ишеткәнем бар. Кызганыч, әлегә үземнең биредә булганым юк. Михаил Калашников музеен күрергә телим. Удмурт теле сөйләмдә бик матур яңгырый. Ә менә Кыш бабайның удмуртча Тол Бабай булуын белү миңа бик кызыклы булды”, — диде рус тарихы факультеты студенты Роланд Гашпар.
Әлеге файдалы, кызыклы сәяхәтебез өчен оештыручыларга бик зур рәхмәт әйтәбез. Венгриядән үзебезгә яңа максатлар билгеләп, рухланып кайттык без.

Эльмира Миргалимова, Ижау шәһәре.