Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Удмуртия — спорт территориясе
3.05.2017

Удмуртия — спорт территориясе

29 апрельдә узган “Спорт. Ял итү. Туризм” Бөтенроссия махсус күргәзмәсе кысасында “Удмуртия — спорт территориясе” исемле яңа зур масштаблы проектка старт бирелде. Бу Удмуртиядә яшәүчеләрне спорт, физкультура белән шөгыльләнергә тагы да ныграк этәрәчәк. Әлеге проектны башлап җибәрүче Удмуртия Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов: “Кыска вакыт эчендә биредә яшәүче халыкның спортка битараф түгеллеген аңладым. Әлеге проектның максаты — бездә үтәчәк спорт ярышларын яңа сыйфатлы дәрәҗәгә күтәрү. Бүген биш инвестор белән (30 миллион сумлык) спорт ярышлары үткәрү өчен килешү төзелде. Бу төрле илләрдән, төбәкләрдән 2017-2018 елларда Удмуртиягә өстәмә 3 мең спортчыны җәлеп итәчәк”, — диде үз чыгышында.

Александр Бречалов: “Мин спортка битараф түгел”

Бүгенге көндә спорт яратучылар “Удмуртия — спорт территориясе” ресурсы аша Удмуртия территориясендә үтүче ярышларга языла алалар. Килешүләр нигезендә агымдагы елның 13 августында триатлон буенча “TITAN-Воткинск”, 12 августта Евразия Кубогына ачык суда йөзү, 2018 елның 9-10 февралендә биатлон яратучылар өчен, сентябрь аенда “Яхшы эшләр” исеме астында йөгерү ярышлары уздырылачак. Александр Бречалов 2017 елның 23-24 декабрендә Галина Кулакова исемендәге Халыкара чаңгы марафоны үткәреләчәген билгеләп үтте. “Чаңгы патшабикәсе” Галина Кулакованың 75 яшьлек юбилее уңаеннан Александр Бречалов аңа әлеге ярышларның беренче старт номерын тапшырды. “Без Галина Кулакованың ил, Удмуртия Республикасы өчен дан яулаганын истә тотып, аның исемендәге Халыкара чаңгы марафоны оештырырга тиешбез”. Аңа мөрәҗәгать итеп: “Сезнең белән бер сәхнәдә басып торуыма мин бик шатмын, дулкынланам, бу миңа зур хөрмәт. Үзем дә спортка битараф түгел. Күргәзмә ачылыр алдыннан сезнең белән сөйләшеп тордык. Сез 1988 елда Калгарида үткәрелгән кышкы уеннарда Удмуртиядән атаклы биатлончы Валерий Медведцев һәм чаңгычы Тамара Тихонованың Америка Кушма Штатларының җыелма командасына караганда күбрәк алтын медальләр яулаганнарын әйттегез. Сезнең тәҗрибә һәм безнең теләк белән мондый традицияләрне яңартырга, Россиягә, Удмуртиягә чаңгы, биатлон спортының данын кайтарырга бурычлыбыз”, — диде.
Галина Кулакованың юбилее ул көнне Завьялово районының Үзәк мәдәният комплексында дәвам итте. Залда алма төшәр урын да юк. Удмуртиянең барлык районнарыннан делегацияләр бөек спортчыны котларга килгән иде. Удмуртия Хөкүмәте Галина Кулаковага Toyota RAV4 автомобиле бүләк итте. Халкыбызның Удмуртия легендасын хөрмәт итүе сөендерә.

Галина Кулакова: “Хезмәт белән генә җиңү яулап була!”

Галина Кулакова — СССРның атказанган спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры, дүрт тапкыр Олимпия чемпионы, тугыз тапкыр дөнья чемпионы, утыз тугыз тапкыр СССР чемпионы, унҗиде тапкыр СССР кубогы чемпионы, бик күп халыкара ярышларның җиңүчесе, Удмуртиянең, Ижау шәһәренең мактаулы гражданины, Ленин, Көмеш Олимпия, Ватан алдындагы хезмәтләре өчен 4нче дәрәҗә, Мактау билгесе орденнары иясе.
Сәхнәдәге алып баручы әлеге титулларны санаганда, мин: “Бер кешегә, әле җитмәсә, хатын-кызга бу исемнәрне, дәрәҗәләрне алу өчен күпме көч куярга кирәк икән?” — дип уйлап утырдым. Аның «Италмас” поселогында урнашкан музей йортында булганым бар. Атаклы спортчы үзе дә әлеге музей янында гына яши. Музейда медальләрнең, бүләкләрләрнең күплегенә искитәрлек. Йөз дә кырык алты медале бар, аларның һәр икенчесе алтын. Әйтерсең лә СССРның спорт тарихы — барчасы бирегә сыйган.
Галина 1942 елда Воткинск районы Логачи авылында яшәүче гаиләдә тугызынчы — төпчек бала булып дөньяга килә. Ул туганда әтисе фронтка киткән була, аңа әтисен күрергә насыйп булмый. Кечкенәдән үк нужа арбасы тартырга туры килә. Абыйсы армия сафларына киткәнче, аңа үзе ясаган агач чаңгыларда йөрергә туры килә. Ул киткәч, аңа чын чаңгылар эләгә! 22 яшенә кадәр туган авылында сыер савучы булып эшли, комбайнчы һөнәренә укый. Бервакыт Вот­кинск шәһәренә кунакка килгәч, аның туганы авырып китә һәм ул аның өчен чаңгы ярышына бара. Призлы урын алып, авылына кайтып китә. Берникадәр вакыттан соң кызны телеграмма белән ярышка чакырып алалар. Бу юлы да сынатмый ул. Ике тапкыр кеше исеменнән ярышта катнашкан кызны тренер Петр Наймушин күреп, үз кул астына ала. Әнисенең генә кызын шәһәргә җибәрәсе килми, чөнки аңа хуҗалыкта су ташырга, утын ярырга, печән чабарга кирәк була. Ләкин ул педагогия училищесында укырга да, тренировкаларга да, авылга кайтып әнисенә булышырга да җитешә. 1965 елда Смоленск шәһәрендә беренче тапкыр зур ярышларда катнаша. Беренче көнне үк биш чакрымга узышта 70 спорт мастерын узып, җиңү яулый. “Удмуртлар ниндидер бер сыер савучыны алып килгәннәр, барлык медальләрне алып бетерде”, — дип сөйлиләр аның турында көндәшләре ул чакта. Икенче көнне 10 чакрымга узышта тагын беренче булып финишка килә. “Удмуртлар алтын тапканнар”, — дип сокланалар барысы да. Удмурт кызының спорттагы карьерасы шулай башланып китә. 1972 елда Саппоро шәһәрендә үткән Олимпия уеннарында өч алтын медаль яулый. Төс-кыяфәтендә, характерында ирләргә хас булган сыйфатлар булгач, аның белән ир-ат командалары да кызыксына башлый. Операция кичергәч, ике айдан чаңгыга баса. Уналты ел буена СССР җыелма командасында тора. “Уналты ел буена ат урынына чаптык, без чаңгычыларны атлар белән чагыштырып, “ат спорты төре” дип атыйлар. Гаиләне дә мин спортка алыштырдым. Кияүгә чыгып, берничә ай гына яшәдем. Тренировкалар, ярышлар гаилә тормышында аңлашылмаучылыклар тудырды. Мине Мәскәү шәһәренә күчеп килергә бик еш чакырдылар. Ләкин мин бит авыл баласы, табигатьне, иркенлекне яратам. Бүгенге көндә инде чаңгыга басмыйм, ләкин машина йөртергә яратам. ГАИ хезмәткәрләре югары тизлек белән йөргәнгә бик еш штраф салалар. Тизлекне киметеп булмый, чаңгыда кебек. Бик еш төшемә чаңгымны югалтканым керә. “Кайдан табармын инде ярышка чыгарга?” — дип уйланып, шабыр тиргә батып уянып китәм. Чаңгы, биатлон ярышларын хәзер дә телевизордан карыйм. Менә шулай әкрен генә картлыкны каршылыйм һәм кабатлыйм: “Бары тик хезмәт куеп, тир түгеп кенә дәрәҗәләргә ирешеп була”, — дип елмайды ул аралашканда.
Кешеләр турында сүзләрдән бигрәк аларның эшләре, кылган гамәлләре сөйли, ди борынгылар. Ә Галина Кулакованың Россия, Удмуртия республикасы өчен кыл­ган гамәлләре, эшләре таң калырлык булуга мин бу көнне тагын бер кат инандым!

Рәфилә Рәсүлева.