Удмуртия – спорт мәйданы
Күренекле конструктор Михаил Калашниковның 100 еллык юбилее уңаеннан Удмуртия Республикасы Башлыгы тарафыннан игълан ителгән Сәламәтлек елында Ижау шәһәре быел Бөтенроссия йөрү көненең төп мәйданчыгы булды. Чара 6 октябрьдә узды һәм анда 10 меңгә якын кеше катнашты. Бу көнне башкалабызга кунакка Россия Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняков, танылган телевидение алып баручысы Дмитрий Губерниев, синхрон йөзү буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы һәм Токиодагы уеннарга Россия Олимпия командасына кандидат Алла Шишкина, Сочи Олимпия чемпионы, фигуралы шуу буенча Пхенчханның көмеш призеры Дмитрий Соловьев һәм башкалар килде.
«Олимпия комитетына һәм Россия Спорт министрлыгына нәкъ менә Ижауны йөрү көненең төп мәйданчыгы итеп сайлаганнары өчен рәхмәт, — диде Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов зур спорт бәйрәмен ачу тантанасында. – Бездә скандинавия йөреше бик популяр һәм без аны удмурт йөреше дип үзгәртергә тәкъдим итәбез. Күптән түгел без Владимир Путин белән менә бу иҗтимагый киңлекне – үзәк мәйданны ачтык. Карагыз әле, бүген монда күпме кеше җыелган! Тиздән «Ижау винтовкасы»ның 50 еллыгы, ә киләсе елның февраль аенда I Бөтенроссия кышкы һәвәскәрләр уеннары узачак. Болар Удмуртия – спорт территориясе икәнен тагын бер кат раслый».
Россия Олимпия комитеты башлыгы Станислав Поздняков ассызыклаганча, Удмуртия массакүләм спортны үстерү урыны булып тора. «Безнең атлетларга җанатарларның ярдәме бик кирәк. Бүгенге акция нәкъ менә шуңа юнәлтелгән. Чөнки тиздән Токиода чираттагы Олимпия уеннары узачак. Һәм безгә анда катнашучыларга ярдәм итү мөһим», — диде ул.
Старт алдыннан меңләгән катнашучы махсус футболкалар алдылар, күңелле стартларда катнашып җылындылар һәм комментатор Дмитрий Губерниевны туган көне белән котладылар. Ул сәламәт яшәү рәвешен яратучылар белән бергә ике чакрымлы дистанцияне үтте. «Моның кадәр күп җылы котлауларны күптәннән ишетмәдем. Рәхмәт, Удмуртия!» — дип сөйләде журналистларга Дмитрий Губерниев.
Шәхсән, мин үзем бу чарада журналист буларак кына түгел, кызым укыган 35нче санлы мәктәпнең 5нче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары белән берлектә килдем. Без классыбыз белән алдан ук теркәлеп куйган идек.
Меңләгән башка катнашучылар кебек үк һәммәбезгә футболкалар өләштеләр. Билгеләнгән сәгатьтә Ижауның үзәк мәйданыннан Киров исемендәге паркка таба юл тоттык. Бу көнне бәйрәм вакытында шәһәрнең Пушкинская һәм Киров урамнары ябылды. Бу юкка гына эшләнмәде, чөнки йөрештә катнашучылар рәте йөзләгән метрга сузылды, ә кәефне Дмитрий Губерниевның һәркемгә таныш тавышы белән уенын-чынын кушып сөйләве күтәрде. Мәскәүдән килгән кунаклар әледән-әле туктарга мәҗбүр булдылар. Алар йөрештә катнашучыларның үтенече белән әле берсе, әле икенчесе белән фотосурәткә төштеләр.
Дөресен әйткәндә, Бөтенроссия йөреш көнендә бу кадәр күп кеше җыелыр, дип уйламаган идем. Сәламәтлек көне шулай зур масштабта һәм бердәм, күтәренке кәефтә узуы мине сокландырды.
Оештыручылар Ижауның Киров паркындагы фан-зонада йөрештә иң өлкән катнашучыны, иң яшь, спорт сөюче гаиләне аерым котладылар.
Элмира Нигъмәтҗан.