Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Удмуртия Республикасы Президенты Александр Волковның Корбан гаете уңаеннан котлавы
10.10.2013

Удмуртия Республикасы Президенты Александр Волковның Корбан гаете уңаеннан котлавы

Удмуртия Республикасы Президенты Александр Волковның Корбан гаете уңаеннан котлавы

Удмуртия Республикасы Президенты Александр Волковның Корбан гаете уңаеннан котлавы

Хөрмәтле Фаиз хәзрәт!


Сезне, барлык имамнарны һәм Удмуртия Республикасында яшәүче мөселманнарны чын йөрәктән шатлыклы һәм нурлы бәйрәм — Корбан гаете белән котлыйм.

Әлеге тантаналы көннәрдә Республикабызның күпчелек мөселманнарына, төрле илләрдән җыелган башка дин кардәшләре белән беррәттән, Согуд Гарәбстанында — Ислам диненең изге урыннарында хаҗ гамәлләрен үтәргә насыйп булды. Туган җирләренә әйләнеп кайткач, алар Хаҗ сәфәре турында сөйләп, якыннарын шатландырачак. Әлеге изге бәрәкәтне башкаларга да тапшырачак.

Вакыт белән сыналган дини кануннар ышанырга, яратырга һәм яхшыга өметләнергә ярдәм итә. Корбан гаете — Ислам диненең рухи байлыкларын, башкаларга ярдәм итеп, туганлык җепләрен ныгытып яшәүне күрсәтә. Бу көнне мөселманнар Ижау Җәмигъ мәчетендә, республиканың барлык мәчетләрендә бәйрәм хөтбәсен тыңларга, гает намазын укырга җыела. Гаиләләрдә бәйрәм табыны әзерләнә, мөселманнар бер-берсен тәбрикләп, бүләкләр тапшыралар.

 

Корбан гаете һәр гаиләгә мәхәббәт, тынычлык иңдерсен. Бәйрәм көннәре мөбарәк булсын!