Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Удмуртия Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречаловның Ураза бәйрәме белән котлавы
22.06.2017

Удмуртия Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречаловның Ураза бәйрәме белән котлавы

Мөхтәрәм Фаиз хәзрәт!
Сезне һәм Удмуртия Диния нәзарәте идарәсе хезмәткәрләрен, имамнарны, барлык мәхәллә кешеләрен бөек һәм шатлыклы Ураза бәйрәме белән котлыйм.
Мөселман календаренда изге Рамазан ае — рухи үсеш юлында камилләшүгә омтылучы Ислам тарафдарлары өчен иң мөһим вакыт. Ураза бәйрәме — иң мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Ул мәрхәмәтлелек, бердәмлек билгесе. Ислам — тынычлык һәм изге гамәлләр дине, ә Ураза бәйрәме менә шуны күрсәтүче бер дәлил.
Бер ай дәвамында мөселманнар уразалар тотып, өйдә һәм мәчетләрдә догалар кылып, намазлар укып кына калмадылар, ә эш урыннарында хезмәт куюларын да дәвам иттеләр. Һәркем рухи яктан үсәргә, ныгырга, игелекле гамәлләр кылырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә омтылды. Ураза гаетен барча мөселманнар шатланып бәйрәм итәләр. Бу көнне алар мәчетләрдә гыйбадәт кылалар, дини остазлар бәйрәм вәгазьләрен укыйлар, яшьләргә үгет-нәсыйхәт бирәләр, мәхәлләләрдә кылган изге гамәлләр турында сөйлиләр. Барлык мөселманнарны бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, гаилә бәхете, изге башлангычларыгызда уңышлар телим. Удмуртия Диния нәзарәте тарафыннан кылынучы изге эшләр алга таба да артып торсын.