Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречаловның тәбрикләве
6.03.2019

Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречаловның тәбрикләве

Хөрмәтле Удмуртия хатын-кызлары!

Сезне чын күңелдән күркәм бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!
8 Март инде күптән сәяси төсмерен югалтты. Бу бәйрәм күтәренке кәеф, кояшның беренче җылы нурлары, язгы чәчәкләрнең хуш исе һәм тирә-юньдәгеләргә мәхәббәт алып килә. Шуңа күрә Халыкара хатын-кызлар көне бүген чиксез игелегегез һәм назыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерергә бик яхшы сәбәп булып тора. Нәкъ менә сез дөньяны якты һәм шатлыклы, тыныч һәм гармонияле итәсез.
Удмуртиянең һәм бөтен Россиянең киләчәге сезгә бәйле. Ил җитәкчелеге, моны аңлап, җәмгыятьтә социаль тотрыклылыкны булдыру, гаилә институтын үстерү, киләчәккә ышанычны ныгыту өчен бөтен көчен куя. Президент Владимир Путинның күптән түгел Федераль Җыенга Юлламасында яңгыраган кайбер яңа тәкъдимнәр моның дәлиле. Республика җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән сезгә актив тормыш позициягез һәм якыннарыгыз турында кайгыртучанлык белән сугарылган намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Бу көнне республиканың социаль — икътисади үсешенә сизелерлек өлеш керткән һәм бүген дә сафтагы ветеран хатын-кызларга аерым рәхмәт сүзләремне җиткерәм.
Кадерле хатын-кызларыбыз, ихлас күңелдән сезгә сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм мәхәббәт телим! Һәрвакыттагыча ягымлы, бары тик уңай үзгәрешләргә генә омтылучы булыгыз, сөеп һәм сөелеп яшәгез!

Фотосурәттә: «Иман» татар яшьләре берлеге кызлары.