Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Удмуртия мөфтиятенә — 20 ел
11.12.2014

Удмуртия мөфтиятенә — 20 ел

Республикада телне, мәдәниятне, миллилекне үстерүдә Ислам диненең роле зур. Быел Удмуртия мөфтиятенә 20 ел тулды. Шул уңайдан Хакимият йортында зур семинар булды. Дистәдән артык чыгышларда динебезнең мөһимлеге, мөфтиятнең киңкырлы эш алып баруы турында фикерләр яңгырады. Удмуртиядә Ислам диненең тарихы барланды.

Кыскача тарих

Мөфтияткә 20 ел гына тулса да, Удмуртиядә Ислам диненең бик борынгы тарихы бар. Удмуртия территориясендә мөселманнар Алтын Урда вакытында ук яшәгәннәр дигән фараз бар. Глазов районындагы борынгы шәһәр — Иднакар янында 12-13нче гасырга караган кабер ташы табылуы болгарларның, ә алар белән бергә Ислам диненең хәзерге Удмуртия җиренә килүе турында археологик дәлил булып тора. Шулай ук Балезино районының Гордино авылында табылган гарәп хәрефләре язылган 1323нче елгы кабер ташы да болгарларныкы булып санала. Удмуртиядәге мәчетләр турында беренче язма мәгълүмат 1743 елда барлыкка килә. Үз хатында Вятка Синоды епискобы Варлаам Вятка губернасындагы мә­четләрне санаганда, Кис­тем һәм Починошная авылындагы иман йорт­лары турында да әйтеп үтә. Шуңа да аларны Удмуртиядәге иң беренче мәчетләр дип санарга мөмкин. Татар Тоймабашы (хәзерге Алнаш районы) авылында 1785 елда иман йорты ачыла. 1865 елда әлеге мәчетне яңадан салалар. Ул бүгенге көнгә кадәр сакланып калган һәм республикадагы иң борынгы Аллаһ йорты булып санала.
Ижауда беренче мәчет 170 ел элек, 1845 елда салынган. Аның проектын патша Николай I кабул иткән. Иман йортын салу тарихы тимер ясау заводы (1760 ел) һәм корал җитештерү заводы (1807 ел) эшчәнлеге белән бәйләнгән. Ул вакытта башка милләт кешеләре белән заводта татарлар да эшләгән. Дини йолаларны үтәү өчен аларга күрше Әгерҗе авылындагы (хәзерге вакыттагы Әгерҗе шәһәре) мәчеткә йөрергә туры килә. 1822 елда Ижау заводында эшләүче татарлар имам итеп үзләре арасындагы Муса Мөэмин дигән кешене сайлыйлар. Мөселманнар корал җитештерү заводы җитәкчелегенә мәчет салу өчен ярдәм сорап бик күп тапкыр мөрәҗәгать итеп карыйлар. Тик бик күп еллар дин кардәшләребезнең үтенече җавапсыз булып кала. Бары тик 1842 елда гына мәчет төзелешенә смета кабул ителә. Бистәнең 4нче урамында булачак Аллаһ йорты өчен җир бүленеп бирелә. Шулай итеп Ижауда беренче мәчет 1846 елның 2 ноябрендә ачыла. Беренче намазны моңа кадәр Казан шәһәренең Порохово мәчетенең мөәзине булган Хәбибулла хәзрәт Рәхмәтуллин алып бара. Ул 1844нче елда Ижауда малайлар өчен башлангыч мөселман мәктәбен оештыра. 1910нчы елда Ижауда мөселман китапханәсе ачыла. Икенче мәчет шәһәрнең 5нче урамында 1916нчы елда салына.
Мөселманнар өчен иң авыр вакыт 1930нче елларда була. Ул чорда күп кенә мәчетләр ябыла, имамнар эзәрлекләнә. Мө­селманнарга Ижаудагы икен­че мәчетне сүтеп, аны Азин урамына күчерергә туры килә. Әлеге эшне башкаруда һәр мөселман ярдәм итәргә тырыша. Акчалары булмаганнар төзелеш материаллары алып киләләр. Әкренләп мәчет янында Татар бистәсе барлыкка килә башлый. Мәчетне күчергәч, мөселманнар үз диненнән читләшер дип өмет иткән җирле хакимиятне дин кардәшлеребезнең мондый активлыгы борчый башлый. Мәчет бинасын клуб өчен бирергә дигән карарга килә алар. Тик 1930 елда Сарапул шәһәрендә мәчет ябылгач, Ижауга имам булып килгән Галимҗан бине Мөхәммәтҗан иман йортын саклап калу өчен күп көч куя.
Хакимият тарафыннан мәчетне ябырга омтылу тагын бик күп тапкыр кабатлана. 1937 елда Татар зираты ябыла, аның территориясе торак йортлар төзелеше өчен бүленеп бирелә. Бу эшләр мөселманнарның рухын сындыру, мәчетне ябу өчен эшләнелсә дә, Галимҗан хәзрәт һәм башка дин кардәшләребезнең уртак тырышлыгы белән Аллаһ йорты бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. Бик күп янаулар, куркытулар ишетсә дә, иң авыр елларда да башка мөселманнар белән берлектә Уд­муртиядә Ислам динен саклап калуга ирешә Галимҗан хәзрәт. Ул рес­публикада динебезгә иң тугры имам булып тарихка кереп кала.
1980нче еллар ахырында Удмуртиядә бары тик 5 кенә мәчет эшли: Ижауда, Воткинскида, Кис­темдә, Падерада һәм Татар Парҗысында. Илдә башланган сәяси үзгәрешләр республикада Ислам динен яңадан күтәрергә мөмкинлек бирә.

Бердәмлек һәм тырышлык яңа үрләргә илтә

Удмуртия Диния Нәзарәте 1994 ел­да оештырыла. Аны оештыруда һәм җитәкчелек итүдә күп көч керткән, республиканың беренче мөфтие Габдулла хәзрәт Мөхәммәтшинны әле дә зур хөрмәт белән, сагынып искә алалар. Ул республикада динне күтәрү, мөселманнарны берләш­терү буенча бик зур эш алып бара. Хәзерге вакытта аның юлын улы Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин дәвам итә. Аның җитәкчелегендә мөф­тият төрле юнәлештә киң-кырлы эш алып бара.
Бүгенге көндә Удмур­тиядә 20дән артык мә­хәллә, 24 мәчет бар. Ижауның К.Маркс урамында, Глазов шәһәрен­дә, Сарапул районының Ураль­­ский поселогында да мәчетләр төзелеп килә. Болар барысы да — мөфтиятнең, дин әһелләренең, мөсел­ман­нарның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Мәхәлләләрнең актив эшләве, халыкның дини тәрбия алуы бер яктан җирле имамнарның хезмәте булса, икенче яктан мөфтиятнең дә ярдәме зур. Кечкенә генә Сарапул шәһәрендә ике мәчетнең дә гөрләп эшләвен күпләргә үрнәк итеп куярга була. Элеконд районындагы Аллаһ йорты имамы Әхмәд хәзрәт Халиков үз уңышлары турында сөйләп китте. “Шәһәребездә дини дәресләр үткәрелә, балалар өчен мөселман ял лагерьлары оештырыла. Ике мәчеткә дә җомга көннәрендә халык күпләп килә. Мөфтиятнең ярдәмен гел тоеп, күреп яшибез. Матди яктан да, китаплар белән дә даими тәэмин итеп торалар” , — дип, зур рәхмәтләрен җиткерде ул. Шулай ук Балезино һәм Юкамен районнарында, Можга һәм Воткинск шәһәрләрендә дә динебезне саклау, халыкны туры юлга бастыру буенча бик күп эшләр башкарыла.
20 ел дәверендә Удмуртия мөфтияте алып барган иң зур юнәлеш — балалар һәм өлкәннәргә дини тәрбия бирү. Ислам дине нигезләренә, гарәп графикасына өйрәтү мәчет-мәхәллә булган һәр шәһәр-районда, авылларда алып барыла. Удмуртия мөфтиятенең дини укытулар буенча мөфти урынбасары Рөстәм Шаһиев әлеге өлкәдә казанышларның күп булуына басым ясады. “Соңгы 5 елда безнең укыту программасы балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә 3 тапкыр үзгәртелде. Теләгебез — һәркем дини белемне камил, тирәнтен үзләштерсен иде. Бүгенге көндә республика буенча 800гә якын кеше якшәмбе мәктәпләрендә укый. Без моңа бик шатланабыз. Беренче елларда белем алган балалар җәмгыятькә файдалы кешеләр булып үсеп җиттеләр. Инде аларның балалары безгә укырга килә. Бу безнең дөрес юлда булуыбызны дәлилли”, — диде ул.
Удмуртия мөфтиятенең эшчәнлеге халыкара мөнәсәбәтләрне ныгытуда, кешедә әдәп, әхлак сыйфатларын тәрбияләүдә, толерантлык булдыруда мөһим роль уйный. Удмуртияне, һич икеләнмичә, дини яктан иң тыныч республикаларның берсе дип атарга мөмкин. Бу турыда Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин да әйтеп үтте: “Безнең бердәмлекне саклап калуыбыз, иң беренче чиратта, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте. Икенчедән, без һәр тарафта да бу эшне кирәк дип табабыз. Мөфтият шәһәр хакимияте белән дә, җөмһүрият белән дә тыгыз элемтәдә тора. Бу бик мөһим. Бары тик бердәмлек булганда гына милләтара тотрыклыкны, илдәге тынычлыкны сак­ларга мөмкин”.
Мөфтиятне борчыган иң зур мәсьәләләрнең берсе — авылларда яшь имамнарның, дин белгечләренең булмавы. Киләчәктә аларны кызыксындыру өчен төрле чаралар күрергә вәгъдә итәләр. Ләкин яшь белгеч авылга кайтсын өчен, биредә яшәүче халыкның актив, дини белем алуга теләге булуы мөһим икәнлеген истә тотарга кирәклегенә дә басым ясалды.
Республикада гөрләп эшләп килүче мәчетләрне, якшәмбе мәктәпләрен тоту, аларда балаларга һәм яшьләргә дини тәрбия бирү, “Зәкәт” һәм “Хәйрия” фондлары эшен оештыру, Ислам дөньясындагы яңалыклар белән таныштырып торучы “Мөслим” газетасын чыгару, дини бәйрәмнәрне үткәрү — бу эшләрне алып бару һәм саклап килү зур сабырлык, белем, тырышлык, хезмәт сорый. Удмуртия мөфтиятенең 20 еллыгы үткәннәргә нәтиҗә ясау белән беррәттән киләчәккә максатлар билгеләү өчен дә мөмкинлек булды. Алдагы елларда да мөфтият мөселманнарның мәнфәгатен кайгыртып, Ислам диненең тынычлык һәм чисталык билгесе икәнен исбатлап, матур эш алып барыр, иншәАлла.

Эльвира Хуҗина.
Фотоларда:
Ижау Җәмигъ мәчете төрле елларда.