“Удмуртия Краснодары”нда булдым
Можга районындагы “Родина” хуҗалыгын «Удмуртия Краснодары» дип атыйлар. Ни өчен дисезме?
Удмуртия район-авылларына чыгу, алар белән танышу миңа бик кызыклы. Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте: «Можга районына барабыз», — дигәч, мин бик теләп ризалаштым. Можга трактына чыксам, мин туган ягыма кайткандай булам. Пазял авылы турында минем генә түгел, автобус йөртүченең дә ишеткәне булмаган икән, навигатор ярдәмгә килде. Шул кесә телефоннарын сүксәк тә, әле дә ярый кирәк чакта телефон, Интернет бар. “Кайсы акыллысы телефондагы карта, навигаторларны уйлап тапкандыр”, — дибез үзебезгә файда китергән чакта. Интернет тоткан урында Пазял авылына бару юлын саклап куйдык. Урман эченәрәк керсәң, урыны-урыны белән элемтә сигналы бөтенләй югала.
Колхозлар бетте дисәк тә, Пазял авылындагы «Родина» хуҗалыгы тырышып эшли, югары нәтиҗәләрен күрсәтә. Юллары яхшы, авыл уртасында сәүдә йорты, кибетләре дә бар. Пазялда күпчелек удмуртлар яши. Ул көнне авыл халкы өчен ындыр табагында зур бәйрәм булды, чөнки тулысынча автоматлаштырылган һәм газ белән эшли торган ашлыкны чистарту-киптерү комплексы ачылды. Кырда чәчү эшләре тәмамлангач, фураж, терлекләргә яшел азык әзерләү эшенә керешкәнче дип, ындыр табагында әлеге комплексны урнаштырып куйганнар. Иген уру-сугу вакытына, ашлыклар кайтканчы әзер булсын дип, алдан хәстәрен күреп куйган “Родина” хуҗалыгы җитәкчесе Петр Санников. Алар аны үз хисапларына башкарганнар. Петр Санников кебекләргә карап, “Тырыш кешедән бар да була”, — дип сокланасың.
“Родина” хуҗалыгын «Удмуртия Краснодары» дип атыйлар. Ни өчен дисезме? Монда бөртекле культураларның уңышы иң югарылардан санала. Соңгы 5 елда иң күп уңыш гектарына уртача 42,2 центнерны тәшкил иткән. 2019 елда да шулкадәр ашлык җыйганнар, ә гомумреспублика күрсәткече гектарына нибары 21,4 центнерны гына тәшкил иткән. 2013 елда әлеге хуҗалык Удмуртиядә беренчеләрдән булып чит илдә эшләнгән конвейер тибындагы ашлык киптерү җайланмасын эшләтеп җибәргән була. Әлеге заманча җайланма ашлыкның һәр бөртеген җылы һава белән өрдереп, артык кыздырмый, зарарламый, тигез киптерә. Бары тик бер оператор компьютер программасы ярдәмендә, катламның тирәнлеген, киптерү температурасын һәм бирелгән һаваның күләмен көйли ала. Нәтиҗәдә, киптерелгән һәм суытылган ашлык килеп чыга. Башка киптерү җайланмаларыннан аермалы буларак, әлеге яңа заманча техникада чистартылмаган ашлыкны да киптереп була.
Заманча чистарту-киптерү комплексын ачуга Удмуртия авыл хуҗалыгы министры Ольга Абрамова да килгән иде. “Заман таләпләренә туры килә торган ашлык киптерү комплекслары бөтен республика буенча булырга тиеш. Моннан тыш, газ белән эшләү нәтиҗәсендә ашлык киптерүнең сыйфаты яхшыра. Шуңа күрә республикада 2021 елдан киптерү җайланмаларын газлаштыру эшләрен субсидияләү башланачак. 2019-20 нче елларда үз акчаларына киптерү-чистарту комплексларын газлаштырган хуҗалыкларга беренче субсидияләр бирү өчен төбәк бюджетыннан 22,1 млн сум бүлеп биреләчәк. Түләү тотылган чыгымнарның 30% ын тәшкил итәчәк.
Республика буенча 142 киптерү-чистарту комплексы табигый газ белән эшләүгә күчерелгән, ә бу гомуми санның 36% ы гына. Шулай ук орлыклар сатып алуны субсидияләүне яңарту мәсьәләсе дә планда бар. Без региональ бюджетта мондый ярдәмне булдырырга телибез. «Родина» җәмгыяте кебек яңа заманча киптерү җайланмалары мөмкин кадәр күбрәк булырга, алар бөтен республика буенча эшли башларга тиеш. Бу республикада югары репродукцияле орлыклар җитештерү күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Икътисады ныклы булган авыл җирендә территорияләрен социаль үстерүнең яңа перспективалары да барлыкка киләчәк. Биредә иң ошаганы — сортировкалау машинасы. Бу җайланма “Agro. PRO-2021” агрофестивалендә урын алачак. Барлык җитәкчеләр һәм белгечләрне әлеге җайланма белән агрофестивальдә танышырга чакырам”, — диде ул.
«Родина» хуҗалыгы директоры Петр Санников белән дә аралаштык. “Ашлык чистарту-киптерү комплексы төзелешенә 14,9 миллион сум акча тотылды. Аны үзебезнең хисапка эшләдек. Бу комплекс ашлыкның чисталыгын һәм сакланышын тәэмин итәчәк. Аның җитештерүчәнлеге элеккеге җиһазларның нәтиҗәлелегеннән ике мәртәбә артык. Соңгы елларда без гектарыннан 35 центнер уңыш алабыз. Шушы игенне кыш буе сортларга аерабыз, киптерәбез. Элек иген кайту белән чистартып, киптереп өлгерми идек. Шуңа күрә икенче яңа заманча комплекс төзергә кирәк булды. Хәзер барысы да вакытында эшкәртеләчәк, киптереләчәк һәм югары сыйфатлы ашлык саклауга салыначак һәм сатылачак. Быел без һәр гектардан 38-40 центнер ашлык җыеп алу өчен барысын да эшләдек. Хәзер иң мөһиме — һава торышы. Быел җирдә дым аз калды, шуңа яңгыр бик кирәк. Аеруча ашлык киптергечләргә зур игътибар бирелеп, аларның җитештерү куәтләре арттырылды. Бер үк вакытта ашлык саклау амбарлары тәртипкә китерелде”, — ди ул.
Нәкъ менә биредә хуҗалык хезмәткәрләре бүген сатуга элиталы орлык әзерлиләр һәм үстерелә торган барлык культураларны урып-җыюдан соң эшкәртәләр. Менә бит, хәзерге техника заманасында бер оператор ашлыкны киптерә, чистарта ала. Без үскән чакта игеннәр өлгергәч, көндезен дә, төнлә дә ындыр табагында чиратлап эшли идек. Ашлыкны, чүбе калмасын өчен, машинага артык күп бирергә ярамый иде. Биредәге ындыр табагында яңа заманча комплексны ачу тантанасында катнашып, дусларым белән ярыша-ярыша эшләгәндәй, яшьлегемә кайтып килгәндәй булдым.
Гөлнара Вәлиева.