“Удмуртия” китап нәшриятына — 100 ел
26 сентябрьдә Дәүләт Советының утырышлар залында «Удмуртия» китап нәшриятының бер гасырлык юбилеена багышланган тантаналы чара узды. Анда Удмуртия Дәүләт Советы рәисе Алексей Прасолов, «Яңа мәктәп» партпроектының региональ координаторы, парламентның фән, мәгариф, мәдәният, милләт, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча даими комиссиясе җитәкчесе Татьяна Ишматова, Дәүләт Советы депутатлары, республика Хөкүмәте әгъзалары, Удмуртиянең Мактаулы гражданнары, нәшрият ветераннары һәм хезмәткәрләре, авторлар, укучылар катнашты. Россия китап басучылары ассоциациясе, Урал, Идел буе Милли китап нәшриятлары вәкилләре, шулай ук Мәскәү, Екатеринбург, Төмән, Киров кунаклары да бар иде.
«Удмуртия» китап нәшрияты — республикада милли китап бастыру һәм тарату белән һөнәри рәвештә шөгыльләнә торган бердәнбер предприятие.
Тарихка күз салсак, 1919 елның сентябрендә нәшрият белән удмурт шагыйре, прозаик, драматург, милли һәм җәмәгать эшлеклесе Кузебай Герд җитәкчелек итә башлый, ә 1920 елның мартында «Фронтка ярдәм итегез» дигән беренче листовкалар бастырыла.
100 ел эчендә 90 млн данәдән артык китап, дәреслек, брошюралар нәшер ителгән. 2005 елдан 2018 елга кадәр «Удмуртия» китап нәшрияты 800 исемдә китап чыгарган.
Нәшрият даими рәвештә китап продукциясенең сыйфатын күтәрү өстендә эшли. Бу китап фестивальләрендә катнашырга һәм Бөтенроссия һөнәри бәйгеләрдә җиңәргә мөмкинлек бирә. 30га якын китап Бөтенсоюз һәм Бөтенроссия конкурслары дипломнарына лаек булган.
«Удмуртия Республикасы» дип аталган беренче милли региональ энциклопедия өчен Россия китап басучылары ассоциациясенең «2000 елның иң яхшы китаплары» дигән унынчы конкурсында лауреат дипломы һәм И.Д.Сытин исемендәге Фондның акчалата премиясе белән бүләкләнгән. Энциклопедияне әзерләүчеләр Удмуртия Республикасының Дәүләт премиясе лауреатлары булганнар.
Алексей Прасолов нәшриятның мәдәни мирасны саклауда, төбәкне Бөтенроссия дәрәҗәсендә популярлаштыруда ролен һәм әһәмиятен ассызыклады.
«Йөз ел — бу тулы бер чор. Бу йөз ел эчендә — нәшрият 91 миллион продукция әзерләгән. Сез Россияне, республикабызны, дәүләтне торгызган иң катлаулы елларда хезмәт куйдыгыз. Бөек Ватан сугышының авыр елларында да сез үз эшегезне туктатмадыгыз, халкыбызга мөһим һәм кирәкле мәгълүматны җиткердегез. Сез чыгарган 12 мең китап арасында иң мөһим китапларның берсе — 2000 елда нәшер ителгән «Удмуртия Республикасы энциклопедиясе» өчен аерым рәхмәт. Россиядә беренче региональ энциклопедия бу. Рәхмәт сезгә моның өчен!» — диде Алексей Прасолов һәм нәшриятның киләсе хезмәте Удмуртиянең Кызыл китабы булырга мөмкинлеген өстәде.
Дәүләт Советы рәисе нәшрият директоры Юрий Кузнецовка котлау хаты тапшырды. Тантаналы чара барышында нәшрият хезмәткәрләре дәрәҗәле бүләкләргә лаек булдылар.
«Удмуртия» китап нәшриятына нигез салучыларның барысын да тирән ихтирам һәм хөрмәт белән искә алып, нәшриятның беренче җитәкчесе, танылган удмурт шагыйре, мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Кузебай Герд һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Элмира Нигъ мәтҗан.