Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Удмуртия качакларны кабул итте
22.08.2014

Удмуртия качакларны кабул итте

16 августта Ростов өлкәсеннән Удмуртиягә тимерьюл транспорты белән бер төркем Украина качаклары килде.

Удмуртия буенча Баш федераль инспектор мәгълүмат хезмәте хәбәр итүенчә, Ижауга поезддан 104 кеше төшкән. Тимерьюл вокзалында Украина гражданнары тәүге миграцион теркәлү узган. Качакларны төшке ашбелән тукландырганнар, медицина хезмәте күрсәтелгән, алар белән тәҗрибәле психологлар эшләгән. Удмуртия республикасы буенча баш федераль инспектор Дмитрий Мусин сөйләвенчә, бер хатын-кызны вокзалдан ук бала тудыру йортына, ә бер бала әнисе белән хастаханәгә озатылган.
Калган барлык качакларны автобус белән Воткинск районы Кварса поселогындагы вакытлыча урнаштыру пунктына алып киткәннәр. Анда аларны кирәкле әйберләр, кием-салым белән тәэмин иткәннәр. Биредә даими туклану, медицина, психолог ярдәме, мәгълүмати таяныч күрсәтелә. Дүшәмбедән Украина качаклары белән Удмуртия буенча Федераль миграцион хезмәте, Сәламатлек саклау, Фән һәм мәгариф министрлыклары, Халыкны хезмәт белән тәэмин итү хезмәте белгечләре эшли башлаган.
“Украинадан документларыннан кала, бер әйберсез чыгып киткән кешеләргә без кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә, аларның хис-кичерешләрен аңларга, таяныч булырга тиешбез. Якын арада алар Удмуртиядә урнашыр, үзләрен хезмәт урыннары белән тәэмин итәр, дип өметләнәбез.
Моңа кадәр килгән качакларның күпчелеге республикабыз районнарына урнашкан. Ә чираттагы Украина гражданнарына заводларда, кибет челтәрләрендә, юл транспортында эшләргә тәкъдим ителәчәк. Авыл җирлегендә механизаторлар кирәклеге дә күздә тотыла. Ә моңа кадәрле үз төбәкләрендә тау сәнәгате буенча эшләгән качакларны, кызганычка каршы, үзебездә шахталарга урнаштыру мөмкинлеге юк. Шуңа күрә Пермь, Кузбасс белән элемтәгә керергә туры килер. Качакларның стажларын төгәл ачык­лау мөмкинлеге юклыгы шактый кыенлык­лар тудыра. Шулай да, илләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган Украина гражданнары Россиядә алдагы көннәрдә үз урынын һичшиксез табар, дип өметләнәбез”, — ди Дмитрий Мусин.

Элмира Нигъмәтҗан.