Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Удмуртия — илнең оборона калканы
22.09.2016

Удмуртия — илнең оборона калканы

Владимир Путин аларны 19 сентябрьдә билгеләп үтелгән һөнәри бәйрәмнәре — Коралчылар көне белән котлады. Ил башлыгы: “Завод тамырдан үзгәргән. Сез беләсезме, бирегә килгәч, яңа цехларны күреп, үземне заманча сәнгать музеенда итеп хис иттем. Тышкы кыяфәте аның эчтәлегенә тәңгәл килә торгандыр дип уйлыйм”, — диде. Президент ассызыклаганча, әлеге предприятиедә җитештерелә торган продукциягә армиянең ихтыяҗы даими булачак, ләкин халык кулланылышы товарлары җитештерү юнәлешен дә үстерергә кирәк. Владимир Путин эшчеләрнең хезмәт хакы белән дә кызыксынды. Биредә уртача хезмәт хакы 30 мең сум тәшкил итүе турында ишеткәч: «Бу — илдәге уртача хезмәт хакына туры килә. Әмма перспективалар, әлбәттә, булырга тиеш. Без барыбыз да аңлыйбыз: хезмәт хакы хезмәт җитештерүчәнлеге дәрәҗәсенә туры килергә тиеш. Предприятиенең яңа­­­руы, заманча җиһаз­лануы­ нәтиҗәсендә җитештерүчәнлекне арттыру өчен шартлар туачак», — диде. Эшчеләр белән очрашудан соң Владимир Путин РФ Хәрби-сәнәгать комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды.
Утырышта вице-премьер Дмитрий Рогозин, федераль куркынычсызлык хезмәте директоры Александр Бортников, оборона министры Сергей Шойгу, эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, эре дәүләт корпорацияләре җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар катнашты. Хәрби-сәнәгать комиссиясе хәзерге вакытта кораллану буенча яңа дәүләт программасы өстендә эшли. Программа 2018-2025 елларга исәпләнгән. Әлеге утырышны биредә уздыру очраклы түгел. “Калашников” Концерны илебезнең оборона-сәнәгать комплексы флагманы булып тора. Владимир Путин өчен бу таныш предприятие. Соңгы тапкыр биредә ул нәкъ өч ел элек, әле Михаил Калашников исән чакта булган иде.
Илдә зур үзгәрешләр булуга карамастан, Удмуртия илнең оборона калканы булып кала бирә. Удмуртиядә 12 предприятиедә 52 мең кеше хезмәт куя. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында безнең корал җитештерүчеләр 59,5 млрд сумлык товар җитештергәннәр, бу 2015 ел белән чагыштырганда 25 %ка артыграк. «Калашников» Концерны җитештерүне 344%ка арттырган. Комиссия утырышын ачып, Владимир Путин Коралчылар көне белән котлады, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм яңа уңышлар теләде. Алга таба ул түбәндәгеләрне сөйләп, киңәшмәне ачып җибәрде.
«Бүген без кораллану системасы үсеше юнәлешләренә кагылышлы сорауларны карарбыз һәм, барыннан да элек, хәзерге заманда сугыш кырында хәлиткеч рольне уйнаучы разведка-мәгълүмат комплексын яңарту эшенең ничек баруы турында фикер алышырбыз. Кораллы көчләрнең бердәм мәгълүмати-разведка киңлеген булдыру бүгенге көндә төп бурычларның берсе булып тора. Ул заманча технологияләргә нигезләнергә һәм тактик звенодан алып генераль штабка кадәр колач­ларга тиеш. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: 2011-2020 елларга исәпләнгән дәүләт программасы кысаларында бу юнәлештә берничә адым ясалды инде. Еракка атучы төгәл корал мәгълүмати яктан тәэмин ителде. Гаскәрләр өчен хәрби һәм махсус техниканы күпләп җитештерү эше башланды. 2015 ел нәтиҗәләре буенча дәүләт оборона заказы 97%ка үтәлде. Бу – яхшы нәтиҗә. Без моңа әлеге тармакны финанслауда тәртип урнаштыруыбыз аркасында ирешә алдык. Бүгенге көндә хәл ителмәгән сораулар бар әле. Мин сездән аларны чишү буенча тәкъдимнәр көтәм». Аннары Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин хәрби-сәнәгать комиссиясенең доклады белән чыгыш ясады. Киңәшмә ябык режимда дәвам итте.