Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Удмуртия дәүләтчелегенә — 95 ел
29.10.2015

Удмуртия дәүләтчелегенә — 95 ел

Халыклар бердәмлеге һәм Удмуртия дәүләтчелеге көне уңаеннан
Республика Башлыгы Александр Соловьевның котлавы

Нәкъ 95 ел элек Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты һәм РСФСРның халык комиссарлары Советы Вотск автономияле өлкәсен төзү турында декрет кабул итә. Бу — Удмуртия дәүләтчелеге формалашуына нигез була. Тарихи даталар календаренда бу көн удмурт халкы өчен төп бәйрәмгә әверелде.
Удмуртия әлеге елларны лаеклы рәвештә узды. Ул дәүләт хакимиятенең үз институтын булдырды, илебез үсешенә лаеклы өлеш кертә.
4 ноябрь Халык­лар бердәмлеге көне буларак билгеләп үтелүе дә очраклы түгел. Дүрт гасыр элек — 1612 елдагы вакыйгаларда россиялеләрне иреккә, Ватаныбызга мәхәббәт, аны бөек һәм алга киткән ил итеп күрү теләге берләштергән. Бүген дә без әлеге максат белән яшибез.
Республикабыз үз юбилеен яхшы кәеф белән каршы ала. Кайбер күрсәткечләр буенча Удмуртия федераль округта һәм илебездә алдынгы урыннарда бара.
Республика предприятиеләре алып баралар, импорт алмаштыру программаларында катнашалар, өстәмә инвестицияләр җәлеп итәләр. Әйтик, Ижау автозаводы агымдагы елның гыйнвар-сентябрь айларында якынча 58 мең автомобиль җитештерде. Бу, узган ел белән чагыштырганда, дүрттән берөлешкә артык. Сентябрьдә биредә яңа буын “Лада Веста” автомобилен җыя башладылар.
Республикабызның казанышлары шушы көннәрдә узган Удмуртия көннәрендә дә Россиянең Федераль Җыелышында югары бәяләнде. Илебездә сәяси тотрыклылык һәм иҗтимагый бердәмлек хөкем сөргәндә генә уңай үзгәрешләргә ирешергә була. Социаль-икътисади үсеш планнарын тормышка ашыруда өлеш керткән һәр кешегә чиксез рәхмәт. Горурланырдай эшләребез күп. Әмма тормышыбыз яхшырсын өчен тагын да тырышырга кирәк әле.
Барыгызны да чын күңелемнән бәйрәмнәр белән тәбриклим. Исәнлек-саулык, бәхет-шатлык телим.