Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Удмуртия — Гана хезмәттәшлек күпере
23.10.2014

Удмуртия — Гана хезмәттәшлек күпере

Удмуртия Башлыгы Александр Соловьевның агымдагы эш атнасы Гана Республикасының РФ һәм БДБ илләрендәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Кодзо К. Алабо белән очрашудан башланып китте.

Кодзо К.Алабо республикага “Удмуртиядә — бизнес-күпер” халыкара бизнес форумы чараларында катнашу нияте белән килгән. Дәрәҗәле кунак җирле сәнәгать предприятиеләрендә, Удмуртия югары уку йортларында булды. Удмуртия Башлыгы резиденциясендә узган рәсми очрашуда үзара файдалы хезмәттәшлек тудыру хакында фикер алышынды. Аралашу барышында Александр Соловьев Удмуртиянең хезмәттәшлеккә әзер булуын белдерде. Республикада мондый тәҗрибә бар инде. Әйтик, 2012 елда оештырыл­ган “Ижвуд” җаваплылыгы чикләнгән ширкәт Россия һәм Гана арасындагы экспорт-импорт операцияләрен башкара һәм Россия предприятиеләрен Ганада бизнес оештыру серләренә өйрәтә. Фирма директоры сүзләренә караганда, Россиягә Ганадан үрелгән мебель, тропик такталар, какао порошогы китерелә. Экспортка исә МДФ, җиңел автомобиль шиналары, сыек сабын, юу чаралары, буяулар, газ плитәләре, пилорама һәм урман җитештерүендә кулланылучы башка җиһазлар чыгарыла. “Без файдалы казылмалар табу һәм эшкәртү тармагында уңышлы эшчәнлек алып бара алыр идек. Ганада алар бик күп. Алтын, марганец, боксит, нефть бар. Удмуртиядә бездә куллана алырдай технологияләр киң үсеш алган”, — дип билгеләп үтте Кодзо К. Алабо. Агымдагы елның ноябрь аенда Удмуртия Республикасының сәүдә-сәнәгать палатасы, сәнәгать предприятиеләре, бизнесы вәкилләре Ганага эшлекле сәяхәт кылачак. “Элемтәләребез тагы да киңәер һәм уртак хезмәттәшлек сәүдә-икътисад тармагында гына түгел, ә белем бирү, мәдәният өлкәләрен дә колачлар, дип ышанасы килә”, — диде Александр Со­ловьев.