Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Удмуртия ветераннарына – Белоруссия бүләге
15.08.2019

Удмуртия ветераннарына – Белоруссия бүләге

Ижауда Белоруссияне фашистлардан азат итүче ветераннарны бүләкләделәр. Аларга юбилей медальләре тапшырылды.

8 август көнне Ижау хакимиятендә шәһәр башлыгы Олег Бекмеметьев Бөек Ватан сугышында катнашучыларны кабул итте. Беларуссия Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелеге киңәшчесе Петр Балтрукович Ижауга килде. Ул 18 ветеранга “Белоруссия Республикасын фашист илбасарларыннан азат итүнең 75 еллыгы“ дигән юбилей медальләре тапшырды.
Очрашуга Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның туганнары чакырылган иде. Кунакларны сәламләп, шәһәр башлыгы Олег Бекмеметьев бүген Ижауда 200дән артык Бөек Ватан сугышы ветераны яшәвен һәм шуларның 18е Белоруссияне азат итүдә катнашуын билгеләп үтте. «Ижауда Бөек Ватан сугышында катнашкан 216 ветеран яши. Ветераннарыбыз сафы елдан-ел кими бара. Бүген безнең төп бурыч — аларның батырлыгын саклап калып, киләчәк буыннарга аларның казанышларын сөйләп, бу дөньяда сугыштан да куркынычрак нәрсә булмавын аңлату. Сугыш — кабатланырга ярамый торган дәрес», — диде Олег Николаевич. Ветераннарны Беларуссия Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелеге киңәшчесе Петр Балтрукович чын күңелдән сәламләде һәм рәхмәт белдерде. Ул медальнең Беларуссия Республикасы Президенты Александр Лукашенконың 2019 елның 2 апрелендәге 134нче санлы Указы белән гамәлгә куелганын билгеләп үтте. Үз чыгышында ул: “Бүген безнең өчен бик шатлыклы һәм тантаналы көн. 1944 елның 3 июлендә Минск шәһәре азат ителә. Иң уңышлыларның берсе – “Багратион” операциясе уза. Сугыш елларында белорусларның өчтән бере һәлак булды — бу куркыныч югалту. Бүген безнең уртак Ватаныбызны — Советлар Союзын азат иткән кешеләрне күрү минем өчен бик күңелле булды. Александр Лукашенко исеменнән туган илебезне азат итүгә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәсем килә», — диде.
Тантана дулкынландыргыч узды. Юбилей медальләренең кәгазе солдат хаты формасында эшләнгән. Медальнең алгы ягында «Минск — герой–шәһәр» обелискы һәм Ватан образын гәүдәләндерүче хатын-кыз скульптурасы сурәтләнгән. Шулай ук белорус телендә «Халык батырлыгы — үлемсез» дип язылган.
1944-45нче елларда Белоруссия фронтында көрәшкән Дмитрий Лошкарев, 2нче Украина фронты составында сугышкан Александр Пронин, Саласпилс фашист концентрацион лагере тоткыны Нина Сухоплюева бүләкләрен үзләре килеп алдылар. Бу чарада шәхсән катнаша алмаган кешеләр өчен бүләкләрне ветераннарның тормыш иптәше, балалары, оныклары, оныкчыклары алды. Бүләкләнгән геройның туганнарының берсе: «Онытмавыгыз өчен рәхмәт!» — дип, күз яшьләре белән рәхмәт белдерде.
Белоруссияне азат итүгә Шиһабетдин Садыйков та үз өлешен керткән. Шушы көннәрдә аның янына барып, хәлен белешеп кайттым. Ул хәзерге вакытта төпчек кызы Сәрия апа тәрбиясендә яши. Медаль бирү турындагы хәбәрне ишеткәч, елап җибәрде, ди Сәрия апа. “96нчы яшем белән барам, — дип сөйләде Шиһабетдин абый. — Бик күпне күрдем инде мин. 18 яшемдә сугышка киттем. Башта 4 ай Сарапулда Смоленск пехота училищесында 6 айлык курсны укып та бетерергә дә ирек бирмичә поездга төяп алып киттеләр. Иң элек Мәскәүгә килдек, аннан Әстерханга. Корабль белән Каспий диңгезе буйлап Махачкалага, диңгез буйлап Сочи-Туапсега кадәр барып җиттек. Туапседан таулар арасына алып кереп киттеләр. Фашистлар Кара диңгезгә 12 чакрым гына калганнар иде. Мине разведкага алдылар. Төнлә фашист линияләрен тикшердек. Иртә таң белән 18-19 яшьлек 200-300 солдат атакага күтәрелде. Кичкә кадәр сугышып, чебен урынына кырылып, нибары исән 35 яралы солдат калды. 18-19 яшьлек күпме курсант мәңгелеккә ятып калды?! Мин кулыма яра алдым. Госпитальгә яттым. Терелеп чыккач, Малая земляга алып киттеләр. Анда 4 ай сугышып, тагын яраландым. Брежнев мине коммунистлар сафына алды. Сочи янында дәваландым. “Пехота училищесына кем тели?” — дигәч, мин дип кул күтәргәч, мине Ессентукига алып киттеләр. Анда 4 ай укып, младший лейтенант-офицер булдым. Поезд белән Кырымга сугышка җибәрделәр. 4 ай сугышкач, штабка чакырдылар. Лейтенант иттеләр. “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләделәр. Аннан Белоруссиягә җибәрделәр. Сугыш коралларын күтәреп, җәяү атладык. Берничә көннән Витебск шәһәрен азат итү сугышлары башланды. Һәр җирдә — атыш, кан коеш, югалтулар… Шулар бәрабәренә янә бер җиңү яуланды — шәһәр безнең кулга күчте. Миңа Белоруссиянең иге-чиге юктыр кебек тоелды, биш ай буе сугышып, көненә кырыгар чакрым юл үтеп, гаҗизләнеп беттек. Фашистлар машинага утырып чигенәләр дә, уңайлы җирдә безне көтәләр, ә без исә шул араны җәяүләп үтәбез. Алар безгә каршы ут ачуга, без кая керергә тишек тапмыйча, бар арыганнарны онытып, сугыша башлыйбыз. Минем взводта өч станоклы пулемет, аларның һәркайсын тиз генә урнаштырып, фашистларга ут яудырырга, шул ук вакытта үзеңне дә сак­ларга кирәк. Бу күренешләр һәр көн, һәр атна, һәр ай саен кабатланып торды. Шулай да, акрынлап булса да, алга таба бардык — Җиңүне якынайттык.
Беларуссия җире буйлап атлап баруы үзе коточкыч фаҗигале хәл, кая гына карама — үлем, җимерек шәһәрләр, җир белән тигезләнгән авыллар, йортсыз-җирсез калган меңләгән гади халыклар һәм башка шундый тетрәндергеч күренешләр нервларның ныклыгын сыныйлар. Фашистлар Белоруссия җирендә ерткычлыкның, вәхшилекнең соңгы чиккә җиткән кабахәтлекләрен кулланып, сугышның иң каһәрле җәбер-золымнарын яудырдылар. Белоруссиядә сугышкан өчен “2нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены” белән бүләкләндем. Литва, Латвия, Эстония җирендә сугышып, 1945 елның яңа елын каршылаганда Советлар Союзы тулысынча фашистлардан азат ителгән иде. 12 гыйнвардан Көнчыгыш Пруссиягә атакага күтәрелдек. Һәр метр өчен фашистлар ерткычларча каршылык күрсәттеләр. Байларның 2-3 катлы йортлары бар иде. Шуларның подвалына төшкәч, анда 12 солдат фашистларга кул күтәреп торалар иде. Шунда безнең частьтә булмаган үзебезнең бер солдат керде дә, автоматын алып, күз ачып йомганчы тегеләргә төбәп атты. Берсе тын ала иде, мин аның өстенә капландым. Аяк астындагы мина минем аяк, кул, муенымны яралады. Бәхетемнән, санитарлар вакытында күреп, тиз арада санчастька илтеп салдылар. 11 көн ашый да, йоклый да алмадым. Шунда олы дәрәҗәле батальон, дивизия, полк командирлары килеп мине мактый башладылар. “1нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены” белән бүләкләделәр. Яшисе килеп, терелеп киткәндәй булдым. 1-2 ай ятканнан соң, поезд белән Горький шәһәрендәге госпитальгә күчерделәр. Көннәрнең бер көнендә “Волга” пароходына утырып, кайтарып җибәрделәр. Сөенә-сөенә туган авылыма кайтам. Красный Борга җиткәндә, үз-үземә: “Әлхәмдүлилләһи шөкер, Шиһабетдин, син 4 ел сугыштың, 3 тапкыр яраландың, аяк, кул, башларың исән, үзем офицер, күкрәк тулы орден-медальләрем”, — дип, ярга басып, мең шөкер иттем. Авылдан яраланып кайткан Низаметдин абый ат белән килеп алды. Бөтен авыл җыелып каршы алды. 18 яшемдә китеп. 22 яшьтә өйгә кайттым.
18 яшем тулганда
Киттем канлы сугышка.
Исән калып, өйгә кайту
Язган минем язмышка, — дип шигырь дә яздым».
Шиһабетдин абый сугыштан 7 июньдә кайта. Ул кайткач Сабантуйлар башлана. 50 ел дәрәҗәле урыннарда халык белән эшли. 70 яшькә җиткәч, шигырьләр яза башлый. “Этләр күбәеп китте” дигән беренче шигырен иҗат итеп, “Яңарыш”та басылып чыккач, күңеле үсеп, тагы да илһамланып, бер-бер артлы шигырьләре туа башлый. Шулай итеп, дүрт китап чыгара. Аларны чыгаруда зур булышлык иткән Закуан Нуретдинга рәхмәтләрен белдерде. Бу дәһшәтле еллар сугыштан соң да төшләремә кереп йөдәтте. Үзем нык уйланам хәзер. 4 ел бигрәк күп бит. Нинди генә шартларда, бертуктаусыз яңгыр, кар, боз яуганда да сугыштык. Малая земляда фашист­лар безне Кара диңгезгә батырып үтерергә тырыштылар. 1 метрга да чигенмичә тордык. Л. И. Брежневның: “Кто воевал на Малой земле, они все герои» дигән сүзләре колакта яңгырый. Белоруссияне фашистлардан азат итүдәге юбилей медале – бу инде икенчесе. Анда мин пулеметчикларның взвод командиры идем. Нинди генә шартларда булсак та, гел алга бардык. Төшенкелеккә бирелмичә, фашистларны тар-мар итүдә сугыштык”, — ди Шиһабетдин абый. Ул минем туган авылымда колхоз рәисе булып та хезмәт куйганга бик хөрмәт итәм аны.
Белоруссияне азат итүдә мең-ләгән совет сугышчылары катнаша, күпләр шунда башларын сала. Шул уңайдан Белоруссия Президенты Александр Лукашенко “Белоруссия Республикасын фашист илбасарларыннан азат итүнең 75 еллыгы“ дигән медаль булдыру турында Указ чыгара һәм 3 июль Республикада иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Бәйсезлек көне дип игълан ителә. Бу вакыттан бирле инде 75 ел үтсә дә, әлеге ил хөкүмәте һәм халкы тыныч тормыш бүләк итүчеләрне онытмый. Тарих күзлегеннән караганда 75 ел – бер мизгел генә, ә кеше өчен ул – тулы бер гомер. Белорусларның ничәмә-ничә буыны сугыш дигән афәтнең нәрсә икәнлеген белми үсте. Алар ул чактагы уртак Ватаныбызның бәй-сезлеген саклап калуда, үзен аямыйча, көрәшкәннәрнең һәркайсы алдында үзләрен бурычлы итеп тоя.

Гөлнара ВӘЛИЕВА.