Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Удмуртия Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә әзерләнә
16.03.2017

Удмуртия Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә әзерләнә

Удмуртиядә XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фести­валенә волонтерлар әзерләү буенча Волонтерлык үзәге ачылды.

Тантанага республиканың төрле уку йортларыннан һәм яшьләр оешмаларыннан 500гә якын студентлар җыелды. Бәйрәм чарасында Физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте буенча министр Игорь Краснов, Волонтерлар үзәге ассоциясенең рәисе Артем Метелев, Ижау шәһәре башлыгы Юрий Тюрин, Ижау дәүләт Университеты ректоры Валерий Грахов һәм вакытлыча ректор вазифасын башкаручы Раил Галиәхмәтов катнаштылар.
Волонтерлык үзәге ачылу кысаларында фестивальнең волонтерлык программасы операторы һәм ИжДТУның волонтерлар үзәге ассоциясе арасындагы килешүгә кул куелды.
Сочига барачак волонтерлар киләчәктә чит илләрдә булачак халыкара проектларда да катнаша алачак. Инглиз телен белүче, халыкара мөнәсәбәтләр, яшьләр тормышы белән кызыксынучы волонтерлар бөтендөнья волонтерларын берләштерүче “БМО иреклеләре” программасында катнаша алачак.
Барлыгы республикадан 50 волонтер Сочига бару хокукын алачак. Аларны ИжДТУдагы Волонтерлык үзәгендә укытачаклар. 18 яшьтән 70 яшькә кадәрге катнашырга теләге булган һәркем фестивальнең www.russia2017.com рәсми сайтында теркәлеп, гариза яза ала.
XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә катнашырга “Иман” яшьләр берлеге рәисе Гөлфия Әхтәмова да теләк белдергән. “Әлеге фестиваль — халыкара дәрәҗәсе, зур әһәмияте булган чара. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый. Бу — яңа дуслар, зур тәҗрибә дигән сүз. Фестивальдә катнаша алырмын дип ышанам. Бу төгәл 15нче апрельдән соң билгеле булачак”, — ди ул.