Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Удмуртия Башлыгы 2016 елга йомгак ясады
28.12.2016

Удмуртия Башлыгы 2016 елга йомгак ясады

23 декабрьдә Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев республика, федераль үзәк һәм муниципаль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен матбугат конференциясе уздырды. Очрашу барышында ул узып баручы елга нәтиҗә ясады һәм журналистларның утыз­дан артык сорауларына җавап бирде.

Иң төп нәтиҗә — Удмуртия алга адым ясады, — дип билгеләп үтте Александр Васильевич. — Күп кенә күрсәткечләр буенча, узган ел белән чагыштырганда, быел яхшы нәтиҗәләргә ирештек. Агымдагы елның гыйнвар-ноябрь айлары нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе индексы 107,8% тәшкил итте. Сәнәгать продукциясен төяп җибәрү күләме, акчалата исәпләгәндә, 15,6%ка артты, хәзерге бәяләр белән тәңгәлләштергәндә, бу — якынча 470 миллиард сум дигән сүз. Мондый саннар булганда, елны уңышлы тәмамладык дип ышанып әйтә алабыз. Моның өчен безнең оборона сәнәгате комплексы предприятиеләренә рәхмәт әйтергә кирәк”.
Александр Соловьев респуб­лика нефтьчеләренә дә рәхмәт җиткерде. Алар 11 ай эчендә 10 миллион тонна кара алтын тапканнар. Җәй коры килүгә карамастан, авыл хуҗалыгы 64 миллиард сумнан артыклык продукция җитештергән. Гыйнвар-ноябрь айларында якынча 625 мең квадрат метр торак кулланылышка тапшырылган. Шулай ук Удмуртиядә туучылар саны артуы күзәтелә.
Удмуртия икътисадын инвестицияләү 85 млрд сум тәшкил итәчәк.
Александр Соловьев респуб­ликага хәзерге вакытта 54 млрд сум күләмендә инвестицияләр җәлеп ителүе турында сөйләде. Ел нәтиҗәләре буенча бу санның 85 млрд сумга җитәргә тиеш булуы хакында әйтте. “Без инвесторлар табыштан, милектән ташламалар алу хокукын бирүче законнар кабул итү өстендә эшлибез”, — диде ул. Республика предприятиеләре арасында “Калашников” концерны (7 млрд сум) һәм Ижау автозаводы (5 млрд сум) — иң күп инвес­тиция кертүчеләр дип билгеләп үтте Республика Башлыгы. Киләсе елда Удмуртиядә “Буммаш” заводының элеккеге җитештерү мәйданнарында трактор җыела һәм яшелчә үстерү буенча эре агросәнәгать комплексы эшли башлар дип көтелә.
“Без гыйнвар аенда ук беренче кыярларны авыз итәргә җыенабыз. Ә анда кыяр, помидор, яшел тәмләткечләр яңа технологияләр буенча үстереләчәк. Инвестиция күләме 5 млрд сум тәшкил итә”, — дип ассызыклады Александр Васильевич. Шулай ук ул 2017 елда инвестицияләр күләменең артуына ышаныч белдерде. “Киләсе елда якынча 90-95 млрд сум күләмендә инвестицияләр алырга исәплибез”, — диде.

Кама күпере кайчан кулланылышка тапшырылачак?
Концессионерның проектны финанслауга тиешле 1,5 млрд сум акчаны “Пересвет” банкына салуы, ә анда банк кредиторларының мәнфәгатен канәгатьләндерүгә вакытлыча мораторий кертелүе хакында да билгеләп үтте Республика Башлыгы. “Шул сәбәпле, күпер төзелеше дә вакытында төгәлләнмәде. Хәзер концессия килешүе нигезендә күпер 2017 елның июль аенда кулланылышка тапшырылачак.
Кама күпере төзелеше буенча башкарылмаган эшләрне ВТБ Банкы финанслаячак”, — диде Александр Соловьев. Республика Башлыгы сүзләренә караганда, концессионер — “Региональ инвестиция компаниясе” — ”Кама күпере аркылы йөргән өчен кергән табышның 51%ын ВТБ Банкына күчереп барачак. “Ул концессионер буларак бара. Күпер аркылы йөргән өчен түләнгән акчалар да аныкы булырга тиеш иде. Менә шул акчаны ул 49 ел дәвамында ВТБ Банкына бирергә тиеш”.

Ижау аэропорты­ның очу полосасы 2018 елда төзекләндереләчәк
Матбугат конференцияcе барышында Александр Соловьев РФ Президентының 2019 елда конструктор-коралчы Михаил Калашниковның юбилеена әзерлек һәм уздыру турындагы указын гамәлгә ашыру буенча эш планы турында да сөйләде. Әлеге максатка республикага 21 млрд сум акча бирелер дип көтелә. Юбилей кысаларында төзелергә һәм төзекләндерелергә тиешле (Яшь тамашачылар театры, милли китапханә, Калашников проспекты, “Ижмаш” заводы башнясы) объектлар арасында Ижау аэропорты да бар. Удмуртия Башлыгы конструкторның 100 еллык юбилеена әзерлек буенча оештыру комитетының (аны РФ Хөкүмәтенең вице-премьеры Дмитрий Рогозин җитәкли) беренче утырышы 2017 елның гыйнвар ае уртасында узачагы турында хәбәр итте.
Журналистлар шулай ук Удмуртия Башлыгыннан ни өчен Рәфис Касимовның әле дә булса вице-премьер вазифаларын башкаручы гына булуы турында кызыксындылар. “Баштарак борчылдым, тизрәк әлеге сорауга нокта куясым килгән иде. Соңыннан тынычландым һәм быел әлеге сорауны сессиядә күтәрмәскә булдым. Дөрестән дә, вице-премьер вазифаларын башкару дәверендә ул үзенең ничек эшләвен күрсәтә. Минем уйлавымча, ул үзенә йөкләнгән бурычны әлегә яхшы үти. Концессия килешүе, юллар мәсьәләсен алыйк. Болар аның булдыклы һәм эшлекле икәнен күрсәтә. 2017 елда беренче сеесиядә әлеге сорау да каралыр дип уйлыйм”, — диде Александр Соловьев.
Матбугат конференциясендә балалар да бар иде. “Беренче шәһәр мәктәп ТВ”ның хәбәрчеләре Удмуртия Башлыгына: “Сез Кыш бабай барлыгына ышанасызмы?” – дигән сорау бирделәр. Александр Васильевич бераз югалып калса да, нәни хәбәрчеләрне борчырга теләмәде. “Ялганларга теләмим, кечкенә вакытта Кыш бабай барлыгына ышана идем. Үсә төшкәч, ышанычым кимеде. Мин барлык балаларның да Кыш бабайдан бүләкләр алып, шатлыклы мизгелләр кичерүен телим”, — диде.

Альбина Шәйхетдинова әзерләде.