Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев Владимир Путин белән очрашты
3.02.2016

Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев Владимир Путин белән очрашты

2 февральдә Мәскәүдә илебез Президенты Владимир Путин Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев белән эшлекле очрашу уздырды. Кремль матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, Александр Соловьев Президентны Удмуртиядәге социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды. “Быел оборона тармагы уңышлы гына эшләде. Безнең автозавод яхшы күрсәткечләргә иреште. Сез үзегез дә “Лада Веста”ны күрдегез һәм сынап карадыгыз. Автомобиль Ижау автозаводында җитештерелә. Быел конвейердан 5800 машина төште”, — диде Александр Соловьев. “Әйбәт йөриләрме?” — дип сорады Владимир Путин. “Хәтта мактыйлар да. Гомумән, әйбәт машина”, — дип җавап бирде Александр Соловьев.

У л шулай ук юл төзелеше тармагына тукталып узды. “Сез әйткәнчә, юлларны төзү һәм төзекләндерүне ике мәртәбә арттырырга кирәк иде. Әгәр узган елда без 44,5 км юл тапшырсак, быел бу санны 100,2 чак­рымга җиткердек. Күбесенчә авыл юлларын төзекләндердек. Дөрес, күбесен гравий белән генә эшләдек. Тик бүгенге көндә мәктәп автобуслары алар буенча каршылыксыз хәрәкәт итә алалар”, — диде ул. Монна тыш, күп функцияле үзәкләр төзелеше, балалар бакчаларына юлламаларга чиратны бетерү турындагы РФ Президентының май указлары ничек үтәлүе турында сөйләде.
УР Башлыгы һәм Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Александр Со­ловьев очрашу нәтиҗәләре буенча түбәндәге фикерләрне җиткергән: “Владимир Владимирович республикадагы хәлләр турында ихлас кызыксынды. Мин аңа безне борчыган — регионда җыелучы салымнарны бүлүгә кагылышлы төп мәсьәлә хакында җиткердем. “Михаил Калашниковның 100 еллыгын зурлап уздырырга кирәк”, — дигән тәкъдимне Президент хуплады. Ул Ижау аэропортын төзекләндерүгә субсидия биреләчәк, дип ышандырды. Шулай ук Удмуртия үсешенә кагылышлы башка сораулар буенча да фикер алыштык”, — дип белдерде.