Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - “Удмуртия алдынгылар рәтендә”
21.12.2012

“Удмуртия алдынгылар рәтендә”

“Удмуртия алдынгылар рәтендә”

2012 елның 12нче ае 12 көнендә төгәл 12.00 сәгатьтә Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелыш алдында илебезнең бүгенгесе һәм киләчәктә үсеш перспективаларын билгеләгән юллама белән чыгыш ясады. Владимир Путин мондый юллама белән инде 9нчы тапкыр мөрәҗәгать итә. Быел ул өченче тапкыр дәүләт башлыгы постына сайланды. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: бу юлы ул Президент вазифасын 6 ел дәвамында башкарачак.

Президент үз юлламасында илебез өчен мөһим булган 10 мәсьәләнең чишелешен тәкъдим итә. Шуларның берсе — гаиләләрдә балалар туу, аларга яшәү рәвешен яхшырту. Моның өчен сабыйлар балалар бакчалары белән бер тоткарлыксыз тәэмин ителергә, беренче, икенче һәм аннан да күбрәк балалар тудырган хатын-кызлар үз карьераларына юл ябылу, эшсез калу өчен борчылмасын өчен шартлар тудырылырга тиешлеген ассызыклады.

13 декабрьдә Удмуртия Президенты Александр Волков Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыелышка юлламасы турында фикерен җиткерде. “Миңа әлеге юлламаның эчтәлеге бик ошады — тормышчан, бай эчтәлекле. Анда илнең төп үсеш юнәлешләре буенча бурычлар куелган, ә иң мөһиме: һәр бурыч аерым кешене күз алдында тотып билгеләнгән”, — диде республикабыз башлыгы.

Төп максат — икътисад үсеше нигезендә социаль программаларны һәм проектларны чынга ашыру. “Президент чыгышын игътибар белән тыңлап, мин үземә шуны ачыкладым, — дип горурлык белән хәбәр итте Александр Волков. — Анда хәбәр ителгән эш юнәлешләре буенча Удмуртия алдынгылар рәтендә бара. Мәсәлән, эш хакларын арттыру, РФ Президенты Указын үтәү, Владимир Путин тарафыннан узган президент срогында куелган мәсьәләләрне тормышка ашыру буенча да”.

Юлламада демографик мәсьәләләрне хәл итү — халык санын арттыру турында да сүз бара. “Туучылар саны һәрвакыт үлүчеләр саныннан күбрәк булырга тиеш. Гаиләләрдә икенче, өченче балалар туу гадәти күренешкә әверелсен өчен илдә уңай яшәү шартлар тудырырга кирәк. Бу яктан республикабыз алдынгылар рәтендә. Агымдагы елның гыйнвар – ноябрь айларында Удмуртиядә табигый үсеш 3600 кешене тәшкил итә һәм мондый сөенечле күренеш инде дүртенче ел күзәтелә.

Елның елында без балалар күбрәк тусын өчен яшәү шартларын яхшырту өстендә эшлибез, барлык яшь гаиләләрне борчыган мәсьәләләрне хәл итәргә омтылабыз. Быел исә соңгы 20 ел эчендә туучылар саны буенча рекорд куелды дияргә була. Ул саннар хәтта 1990 елдан да югарырак. Шулай ук агымдагы елда гаиләләрдә икенче, өченче балалар туу очраклары да артты, — ди регионыбыз башлыгы. — Республикабызда үлүчеләр саны да, башка елларга караганда, чагыштырмача кимрәк”.

Моннан тыш Идел буе федераль округында Удмуртия республикасы нәниләрне балалар бакчасы белән тәэмин итү буенча да иң югары урында. Россия Президенты куйган илдәге 1000 җимерек хәлдәге мәктәпләрдән арыну бурычы да уңышлы хәл ителә. Соңгы ун ел эчендә генә дә 100 яңа мәктәп җиткерелде. Әгәр агымдагы елга нәтиҗә ясасак, Россиядә быел 63 яңа мәктәп төзелгән, аларның 5се Удмуртиядә.

“Боларның барысын да без балаларны кайгыртып эшлибез. Ата-ана баласын балалар бакчасына урнаштыра алуына, аннары заманча мәктәптә белем алырга, яңа спорт залында, бассейннарда, түбә астындагы шугалакта, чаңгы базаларында һәм стадионнарда шөгыльләнергә, төрле юнәлештә үстерергә мөмкинлекләр тудырылуына ышаныч белән караганда, алар, икенче, өченче бала табудан курыкмаячак. Безнең төп максатыбыз шушы”, — дигән фикерне җиткерде Удмуртия башлыгы.