Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Удмуртиянең иҗат коллективлары Яңа ел бүләге алдылар
15.01.2015

Удмуртиянең иҗат коллективлары Яңа ел бүләге алдылар

2-1-15Узып киткән елның соңгы көнендә Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев Удмуртия Ресбуликасының иҗат коллективларына яңа автотранспорт бирү тантанасында катнашты.

Әлеге тармакның автопаркы өч автобус, бер мик­роавтобус һәм җиңел автомобиль белән тулыландырылды. Яңа автотранспорт Удмуртия Рес­публикасы Хөкүмәте һәм “Роснефть” нефть ком­­паниясе белән ки­лешү нигезендә алынган. 2014 елда Уд­муртия Республикасының мә­-
дә­ният оешмаларының материаль-техник базасы шактый күләмдә яхшыртылды. Күп кенә оеш­малар уен кораллары, сәхнә костюмнары белән тулыландырылды, авыл мәдәният йортлары төзекләндерелде. Удмуртия Башлыгы Алек­­­сандр Соловьев Мәс­кәүдә Удмуртия елын ачу чарасында иҗат коллективларының чы­гышын югары бәяләде һәм алга таба да мәдәният өлкәсенә булышуны дәвам итәчәкләрен белдерде.