Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Удмуртиядә үзенчәлекле чемпионат
24.08.2017

Удмуртиядә үзенчәлекле чемпионат

12-13 августта Ижауда беренче тапкыр спидкубинг – билгеләнгән вакыт эчендә механик башваткычларны җыю буенча “UDMURTIA OPEN 2017” чемпионаты үтте. Аны Ижау Шәһәр думасы каршында эшләп килүче Яшьләр парламенты оештырды.
Әлеге башваткычларның иң киң таралганы – Рубик кубигы. Аны 1974 елда венгр скульп­торы һәм архитектура профессоры Эрне Рубик уйлап таба. Пластмасса куб формасындагы әлеге башваткыч бүгенге көнгә кадәр үз актуальлеген югалтмый. Ижауда узган чемпионат кубик Рубикны яратучыларны бергә туплады.

Чемпионатта барлыгы 10 дисциплина тәкъдим ителде, барлыгы илледән артык кеше катнашты. Алар 2×2 – 5×5 кубикларны, скваер-1, скьюб, пирамидка, мегаминск башваткычларын, кубик Рубикны бер кул белән һәм берничә алым белән җыеп карап, үз җитезлекләрен сынадылар. Катнашучыларның күбесе Ижау, Вот­кинск, Сарапул шәһәрләреннән, Ува поселогыннан иде. Шулай ук чемпионатта Нефтекама, Казан, Чаллы, Пермь, Чиләбе шәһәрләреннән һәм Уруссу поселогыннан килгән спидкуберлар катнашты. Ярышның төп арбитры – “World Cube Association” делегаты Илья Терешко иде. Ул тумышы белән Брест шәһәреннән, хәзер Петербургта яши.

Күпләр мондый чемпионатта беренче тапкыр катнаштылар. Ярышлардан соң аларның барысы да әлеге спорт төренә кагылышлы халыкара сайтта үзләренең шәхси битләренә ия булачаклар.

Чемпионатта Казан кунаклары һәр дисциплинада да катнашып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, күпләргә үрнәк булдылар. Шулай да төп дисциплина 3×3 формасындагы кубик Рубикны җыюда Ижау егете, МГУ студентына тиңнәр булмады.
Удмуртиядән тагын бер призер, чемпионатны оештыручыларның берсе – Тимур Хәсәнов. Ул пирамидка баш­ваткычын һәм 2×2 кубик Рубикны җыеп өченче урынны алды. “Кубик Рубикны тиз җыю өчен үзенең алымнары бар. Мин аларны ярыш барышында кулландым. Гомумән, чемпионат бик ошады. Күпме тәҗрибә тупладык, яңа дуслар таптым”, — диде ул.

“Киберспортны быел спорт дип кабул итә башладылар. Шуңа күрә без бу юнәлештә киң кырлы эш алып барабыз. Кубик Рубик — бик кызыклы уен. Бу үткәннәргә кайту дигән сүз дә әле. Бүгенге заманда яшьләр компьютер артында гына утырмыйча, үзләренә кызыклы шөгыльләр дә табалар, кубик Рубик кебек уеннар уйнап, интеллектларын арттыралар икән, без моңа сөенәбез генә. Аларга һәрьяклап яр­дәм итәргә тырышабыз”, — диде Ижау Шәһәр думасы каршында эшләп килүче яшьләр парламенты вәкиле Артур Сәлимгәрәев.

Ярышлар Халыклар дуслыгы йортында бик җылы мохиттә узды. Катнашучыларның барысы да оештыручылардан киләсе чемпионатның кайчан узачагы турында белеште.

Эльвира Вахитова.