Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Удмуртиядә урып-җыю эшләре тәмамланып килә
16.09.2022

Удмуртиядә урып-җыю эшләре тәмамланып килә

13 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, республикада 315 мең гектар җирдән 837 мең тоннадан артык ашлык җыелып, амбарларга урнаштырылган. Бу гомуми планның 89%ын тәшкил итә. Узган елның шушы вакытына барлык урып-җыю эшләре тәмамланып, 496 231 тонна ашлык җыеп алынган булган. Удмуртия Республикасы Хөкүмәте вице-премьеры Ольга Абрамова: «Быел һава шартлары авыл хуҗалыгы өчен иң яхшылардан булды дип әйтергә кирәк. Кыш көне кар күп явып, чәчү эшләрен туфрак дымлы вакытта тәмамладык. Яңгыр да вакытында явып, көннәрнең кызу торуы да авыл хуҗалыгы өчен файдага булды. Бер гектардан якынча 28,7 ц уңыш алу соңгы елларда булмаган иде. Узган ел бу сан 17,5 центнерны тәшкил итте. Әлбәттә, быелгы урып-җыю эшләренең шундый зур күрсәткечләр белән төгәлләнеп килүе – сөенечле хәл», – ди.
Иң күп уңыш җыючылар — Можга, Алнаш, Сарапул, Вавож районнары. Алнаш районында инде кукуруз уңышын җыюга да керешкәннәр.
Районнарда урып-җыю эшләре белән беррәттән, терлек азыгы әзерләү буенча да эш алып барыла. Шартлыча бер баш мөгезле эре терлеккә 28,5 центнер азык әзерләнгән. Шулай ук уҗым культураларын чәчү дә дәвам итә.