Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Удмуртиядә тагын бер мәчет ачылды
3.06.2021

Удмуртиядә тагын бер мәчет ачылды

26 май көнне Воткинск татарлары яңа тарих битен ачты: шәһәрдә яңа төзелгән мәчет ачылды. Иман йортын ачу тантанасына Россия мөселманнары мөфтие – Тәлгать Таҗетдин килде.

Күпкатлы йортлар арасыннан мәчет манарасы якты кояш нурында балкып тора. Иман йорты тышкы матурлыгы белән игътибарны җәлеп итә. Ак төстәге диварлары да күңелләргә аклык-пакьлек өсти. Тәрәзәләре дә елмаеп тора. Мәчет ике катлы. Беренче катта хатын-кызлар өчен иркен урын. Өстәге катында ир-атлар гыйбадәт кылырга җыелачак. Барлыгы 450 кешене сыйдырачак зал. Мәчетнең эче дә искиткеч матур, зур зәвык белән эшләнгән. Бирегә гыйбадәт кылырга килүчеләр күңел тынычлыгы, җаннарына рәхәтлек тә алып китәр. Шушындый мәһабәт иман йортын булдыру турында дин кардәшләребез, мәчет әһелләре күптән хыялланган. Бу хыяллары Аллаһы Тәгалә һәм теләктәшлек белдерүчеләр ярдәме белән тормышка ашкан. Иман йорты тиз арада төзелгән. “Без 20 елдан артык шушы яңа бинаны салырга теләдек, “Ничек башкарып чыгыйк икән?” — дип киңәшләшеп йөрдек. Аллаһы Тәгалә әйтә бит: “Бөтен эшләрегез нияттән башлана”, — дип. Безнең ниятебез яңа, зур, заманча иман йорты салу иде. Һәм, Аллаһка шөкер, сораган өчен Аллаһы Тәгалә насыйп итте”, — диде Воткинск шәһәре мәчете имамы Мөхәммәтнур хәзрәт Ашрапов. Мәчет төзелеше 2018 елда башланса да, милләттәшебез Хәлил Баһаутдинов аның проектын 2012 елда ук булдырган. Әйтергә кирәк, милләттәшләребез берләшеп, берничә вариант эшләп караганнар. “Иске мәчетне калдырып, аны ныгытырга да уйладык башта. Тик уйлый торгач, менә шушы вариант бөтен кешегә дә: җитәкчеләргә дә, дин әһелләренә дә ошады”, — диде төзелешнең баш инженеры Рәшит Нуруллин.

Воткинск мәчетенең тарихы бай. Воткинск шәһәрендә завод төзелешенә 1757 елда мөселманнар да күпләп килә. Алар ислам дине кагыйдәләрен үтәү максатыннан мәчет булдыруны сорап җитәкчеләргә мөрәҗәгать итәләр. Биредә 1872 елда агачтан кечкенә генә гыйбадәт йорты салына. Шәһәрдә мөселманнар саны арту сәбәпле, 1898 елда мәчет төзүне сорап хат язалар, һәм 1901 елда мәчет ачыла. Ул Удмуртиядәге бердәнбер таштан салынган мәчет була.
Мәчет ачылу тантанасына әле вакыт бар иде. Инде бу вакыйганы түземсезлек белән көтеп торучы милләттәшләребез белән аралашабыз. Сәмха апа Төхвәтуллина муллалар нәселеннән. Воткинск шәһәренә, гаиләсе репрессияләнү сәбәпле, 1932 елда килеп урнашкан. Авырлыкларны күп үтәргә туры килгән. Әмма дин юлыннан тайпылмаганнар. Әтисе Вот-
кинск мәчетендә мулла булып торган. Сәмха апа үзе дә 1995 елда мәчеттә ачылган сабак­ларга йөреп, белемен тулыландырган. Биш вакыт намазын укып, уразалар тотып яши. “Әтием Гобәйдулла 1947 елда монда мулла булып сайланды. Иң авыр вакытлар иде. Мәдрәсә тәмамлаган кеше иде, бик белемле булды. Тик озак яши алмады. 1992 елда мәчеттә дини курслар башланды, без шунда дини белем алдык. Укытучылар Ижаудан килә иде”, — диде Сәмха апа. Әнисә апа Хәбирова да муллалар нәселеннән. Өлкән буын вәкилләре үткән гасырда мәчетне саклап калуга өлешләрен керткәннәр. Бүген оныклары бабалары эшен дәвам итә. Әнисә апа Хәбированың улы Айрат Рәшит улы — иман йортын торгызуга өлеш кертүчеләрнең берсе. Бүген аның күңеле канәгатьлек хисе белән тулы. “Бу — бөтен Вот­кинск мөселманнары, татарлары өчен зур шатлык. Без хәзер шәһәребез кунакларына шушы матур мәчетебезне күрсәтә алабыз”, — ди Айрат Хәбиров.

Воткинск татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рафаил Фәтхуллин — ига­нәче дә, мәчет әһелләре белән даими элем­тәдә торучы да. Ул: “Шәһәрдә мәчет салу халык ярдәмендә башкарылып чыкты”, — дип, һәрберсенә рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Шә­һәр хакимиятендә: “Бу мәчетне нинди акчага җиткердегез?” – дип сорадылар. Аллаһ йорты халык көче белән салынды”, — дип, горурланып җавап бирдем”, — диде ул.
Воткинск шәһәрендә гомер итүче һәм күңелендә иман нуры булган һәр кеше әлеге төзелешкә булдыра алган кадәр ярдәм иткән.
Мәчет ачылу тантанасына мөхтәрәм кунаклар килгән иде. Аларны дин кардәш­ләребезнең бердәмлеге, җитезлеге, теләк­тәшлеге сокландырган. “Шушындый гамәлләр халыкны берләштерә, шулай ук дини кон­фессияләрнең татулыгын, милләтара дуслыкны да ныгыта”, — диде Милли сәясәт министры Лариса Буранова.
Воткинск шәһәре башлыгы Алексей Заметаев әлеге вакыйга белән котлап: “Мәчет шәһәрне бизәп кенә калмас, ул белем би­рү, тәрбия учагы булыр”, — диде. Удмуртия татар­ларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова да мәчет дини белем бирү белән беррәттән туган телебезне саклап калу юнәлешендә дә эшләсен иде диген теләген җиткерде. Татар иҗтимагый рәисе Илсур Миңнемуллин белән алар мәчеткә истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Әлеге вакыйгада катнашучы иң олы кунак – Россиянең баш Мөфтие Тәлгать Таҗетдин. Мөфти чыгышы дини йолаларыбыз, дуслык, татулык, бердәмлеккә багышланды. Шулай ук Тәлгать Таҗетдин дөньядагы сәяси вакыйгаларның да мөселманнар тормышына йогынтысы булуын җиткерде. Шуңа да уяу­лыкны югалтмаска, динебезгә кагылган төрле тискәре юнәлешләргә киртә куярга, дини йолаларыбызны Коръән һәм хәдисләргә нигезләнеп, төгәл үтәргә чакырды. Респуб­ликада үткән гасырның 90 нчы елларында мәчетләр төзелеше эшен башлаган Удмуртия мөфтие Габдулла хәзрәтнең, бүген аның эшен дәвам итүче Фаиз хәзрәтнең һәм район мәчетләре имамнары эшен югары бәяләде. “Удмуртиядә динебезне саклардай белемле хәзрәтләр бар. Кайчандыр республикада берничә генә мәчет иде, хәзер аларның саны 30 дан артык. Дус һәм тату яшәргә язсын”, — диде баш мөфти. Ул Воткинск шәһәр мәчете төзелешендә актив катнашкан кешеләргә бүләкләр дә тапшырды. “Бердәмлек” медаленә Николай Колесников һәм Таһир Шакиров (кызганычка каршы, ул арабызда юк инде) ия булды. Россия мөселманнарның Үзәк диния нәзарәтенең Рәхмәт хатларын Рәшит Нуруллин, Айрат Хәбиров, Шамил Нуруллинга тапшырды. Шулай ук Воткинск мәчетендә Россия мөселманнары нәзарәтенең әләме дә сак­ланачак.
Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин өчен Воткинск мәчете бик истәлекле. Ул Кагирә шәһәренең Әл-Әзһәр университетын тә­мам­лаганнан соң, бире­дә прак­тика үткән. “Ул ва­кыттагы абзыйларны хә­терлим әле, Аллаһка шө­кер. Хәзер мәчетләрнең күпләп ачылуына бик куанам”, — ди. Тәлгать Таҗетдин шул ук вакытта белем би­рүдә яңа алымнар кулла­нып, сабакларның да сый­фатын күтәрергә ки­рәк­­легенә басым ясады. “Имамнарның армый-талмый хезмәт итүләре кирәк. Иманлы, намаз укыган, кыямәт көненә ышанган, мохтаҗларга ярдәм иткән кешеләр Аллаһ йортлары салалар. Оныкларыбыз да, балаларыбыз да шушы мәчетләргә йөрерләр. Бөтен үпкәләрне, ачуларны онытып, бер милләт булып, дус-тату яшәргә тырышыйк. Монда башка дин вәкилләре дә бар. Алар белән дә дус-тату яшәргә кирәк. Аллаһ бер. Тел белән түгел, эш белән күрсәтергә кирәк”, — диде Тәлгать Таҗетдин.
Мәчет ачылу тантанасына республика мә­четләре имамнары, мөфтияттән вәкилләр дә килгән иде. Воткинск шәһәрендә мәчет ачылу — Удмуртия мөфтиятендә яңа тарих бите ачылу ул. Димәк, дини йолаларыбыз дәвам ителәчәк. Үсеп килүче буын яңа мәчетләргә килеп белем тупласын иде. “Хәзер безнең мәчетләребезгә карасак, анда намазлар укыла, дәресләргә йөриләр. Аллаһ йортына картлар да, яшьләр дә, балалар да килә. Әле генә Шәфи авылында мәчет ачкан идек, хәзер Воткинскида иман йорты ачылды. Шунда гыйбадәт кылырга, тәрбия алырга Аллаһы Тәгалә насыйп итсен”, — диде Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин.
Яшьләрнең ислам дине нигезләрен өй­рәнеп, ата-бабаларыбыздан калган йолалар­ны, гореф-гадәтләрне дәвам итәчәгенә ышаныч зур. Соңгы елларда динебез белән кызыксынучылар саны артуын да билгели имам­нар. Милләттәшләребез дә кечкенәдән әби-бабаларыннан алган белемнәрен тулыландырырга ниятли. Манаралардан һәр көн тиешле вакытта азан яңгырасын. Һәр мөселман күңеленә шифа булып яткан бу тавыш мәчетләргә тагын да күбрәк кешеләрне җәлеп итсен.

Хәмидә Гайфуллина.