Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Удмуртиядә салкын һава торышы көтелә
20.02.2021

Удмуртиядә салкын һава торышы көтелә

Акртик һава үтеп керү сәбәпле, Удмуртия җирлегендә  салкын һава торышы саклана. Синоптиклар 23 февраль  иң суык көн  булачак, дип фаразлыйлар. Бәйрәм көнне һава температурасы  урыны белән -38..-39°С ка кадәр түбәнәергә мөмкин.

21 февральгә каршы төндә -27..-32°С булачак,  көндез -14..-19°С.

23 февральдә көндез һава температурасы  -20..-25°Ска  җитәчәк. Көчле җил чыгу сәбәпле, бәйрәм көне тагы да салкын булып тоелачак.

Ял көннәрендә явым-төшем булуы көтелми. Юлларда бозлавык саклана.

Удмуртия гидрометеоүзәге фаразларына караганда, алдагы атна башында салкын һава торышы сакланачак. Шулай да көннәр бераз җылыныр дип көтелә.