Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Удмуртиядә кайгы
20.07.2015

Удмуртиядә кайгы

Бүгенге көндә улларын ил чикләрен сакларга җибәргән аналарны бер сорау борчый: “Исән кайтырмы?” Югыйсә сугышка, ут эченә дә җибәрмибез үзләрен. Чечнядагы, Әфганстандагы кан коешлар инде күптән куркыныч бер төш булып артта калса да, без кичә парта арасында утырган, бүген биленә солдат каешы буган улларыбыз өчен туктаусыз хафада. Хафаланырга нигез дә бар.

12 июльдә Омский янындагы “Светлый” поселогында һава десанты гаскәрләре уку-укыту үзәгенең дүрт катлы казармасы ишелде. Нәтиҗәдә казармадагы 337 солдатның 45 е хәрабәләр астында кала. 23 хәрби хезмәткәр һәлак булды, курсантларның бер өлеше авыр яралар алып, бүгенге көндә госпитальләрдә дәваланалар. Үлү­челәр арасында Удмуртиядән өч хәрби хезмәткәр бар, тагын өчесе бүгенге көндә госпитальдә.

“Удмуртиядә яшәүчеләр Омск шәһәрендә булган хәлне бик авыр кичерәләр. Бер атна элек хәрби бүлеккә килеп, 11 июльдә хәрби ант иткән егетләребез бүген инде безнең арада юк. Без һәлак булучыларның әти-әниләренең, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз, республика үз чиратында аларга төрле яктан ярдәм күрсәтәчәк”, — диде кайгы уртаклашып, Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев. Зур югалту кичергән гаиләләргә ярдәм күрсәтү белән төбәкнең хәрби комиссары Александр Комлев шөгыльләнә.
Селты авылыннан Сергей Вахрушев 22 июньдә хәрби хезмәткә алынган. Кечкенәдән үк десантчы булырга хыялланган ул. Әнисе әйтүенчә, хәрби комиссариатта Сергей әлеге хәрби бүлеккә алуларын үзе сораган. Армиядән хезмәт итеп кайткач: “Эшкә урнашам, өйләнәм”, — дип хыялланган булган.
Валерий Ломаев Ижау шәһәреннән. “Тормышны ярата иде, һәрвакыт шат күңелле булды. Фаҗига булыр алдыннан бер-ике сәгать алдан гына “В контакте” социаль челтәрендә аралаштык. Валерий үзенең өйгә кайтасы килгәнен, сагынганын язды. Казарма ишелгәндә, Валерий 3нче катта булган. Аны өемнәр арасыннан бергә хезмәт иткән иптәшләре казып алган, ул вакытта исән булса да, госпитальдә авыр яралардан аңына килмичә вафат булган”, — дип сөйли икетуган абыйсы. Валерийның сеңелесе бар, әнисе йөкле икән. Бүген аның сәламәтлеге өчен дә борчылалар.
Өченче һәлак булган егет Эдуард Решетников Можга шәһәреннән. 11 июльдә ул да иптәшләре белән хәрби ант кабул иткән булган.
Бүгенге көндә госпитальдә дәваланучы Игра поселогыннан 18 яшьлек Дмитрий Тулбаевның армия сафында хезмәт итү теләге көчле була. Ул техникумдагы укуын өзеп, армия сафларына үзе теләп китә. Кече Пурга районыннан Дмитрий Шалаев, Кизнер районыннан Антон Андриановлар да госпитальдә.
Үз чыгышында Россия Саклау министрлыгының вәкиле генерал-майор Игорь Конашенков “Һәлак булган егетләрнең гаиләләренә 5,8 миллион сум күләмендә акча түләнәчәк”, — диде. Җимерелгән казарма өчен җавап та бирерләр, әти-әниләренә акчалата ярдәм дә итәрләр, ләкин бу егетләрнең гомерләрен кайтарып булмый шул. Ә бит һәлак булган балалар, кемнеңдер газизе, йөрәк парәсе, шатлыгы-юанычы. Инде менә кайгысы да… Гомер буена бетмәслек кайгысы.

Рәфилә Рәсүлева.