Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Удмуртиядә — «Йолдызлар яңгыры»
3.12.2015

Удмуртиядә — «Йолдызлар яңгыры»

Быелгы җәй бик иртә килеп, җылы, якты кояш күңелләребезне иләсләндерде дә, әлеге рәхәтлектән ләззәтләнергә дә ирек бирмичә, тоташ яңгырларын коярга тотынды. Көзгә кадәр туктамады яңгырлар. Коеп яуганы — пыскып сибәләгәнгә, ләйсән яңгырлары яшенлегә алышынды… Һәм, ниһаять, көннәр кышка авышып, яңгырлар ак карга әйләнде генә дигәндә генә, менә сиңа, тагын яңгырлар — “Йолдызлар яңгыры” башланды! Әйе, ноябрь дәвамында “Йолдызлар яңгыры” фестивале кысаларында Удмуртия республикасының барлык төбәкләрендә дә сәләтле балалар, яшүсмерләр җыр, бию, нәфис сүз осталыгы буенча иҗади көч сынаштылар. Бәйге башта төбәкләрдә узып, 500гә якын катнашучыны үзенә җәлеп итте. Тәҗрибәле жюри тарафыннан аларның иң осталары сайланып алынганнан соң, 28 ноябрь көнне Халыклар дуслыгы йортында сайлап алу турларында жиңү яулаган коллективлар жыелды.
Быел бәйгенең финал өлешенә чыккан катнашучылар саны гы­на да 230га якын иде. Рес­публикабызның Глазов, Сарапул Можга, Якшур-Бодья, Алнаш, Балезино, Юкамен шәһәре һәм районнарыннан гына түгел, Татарстанның Әгерҗе шәһәреннән, Пермь краеның Чайковский шәһәреннән дә бәйгедә катнашучылар булуы фестивальне регионара күләмгә әверелдерде. “Йолдызлар яңгыры” фестивале барган көннәрдә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе “Күпмилләтле Удмуртия — этномәдәни сәяхәт” дип аталган проектны да тормышка ашырды. Әлеге проект кысаларында фестивальдә катнашкан балалар белән “Түгәрәк”, “Станцияләр” уеннары уздырылды. Балалар милли уеннарда катнаштылар, үзләрен тапкырлыкта сынадылар, татарча мультфильмнар карадылар, татар бию элементларын өйрәнделәр. Иң кечкенәләр гадәти булмаган аквагрим ясау остаханәсендә катнаш­тылар. Туган якны өйрәнү музейларына экскурсияләргә бардылар.
“Йолдызлар яңгыры” конкурсын оештыруда зур көч куйган, Ижауның «Асылъяр» ансамбле җитәкчесе Лариса Гайнетдинова: “Конкурслар — балаларга туган телне өйрәнүдә, үз сәнгатебез белән кызыксындыруда зур этәргеч ул. Быел жюри чыгышларга бәя биргәндә фольклор юнәлешендә эшләүчеләргә өстенлек бирде. Шулай ук баянга җырлаган һәм экспедицион материаллар буенча әзерләнгән үзенчәлекле номерлар аеруча игътибар үзәгендә булды ”, — ди. “Асылъяр” ансамбле әледән-әле төрле республика һәм Россия күләмендәге бәйгеләрдә беренче урыннарны алып килә. Бу фестивальдә ул бәйгедә катнашкан ансамбльләргә үзен үрнәк, өлге итеп күрсәтте дип әйтсәк тә һич арттыру булмас. Ул бәйгедә катнашкан ансамбльләргә үзен үрнәк, өлге итеп күрсәтте дип әйтсәк тә һич арттыру булмас.

Чайковский шәһәреннән килгән «Йолдызлар» коллективы берничә номинация буенча дәрәҗәле урыннар яулады. Ансамбль җитәкчесе Юлия Артемьева: “Сезнең республикада мондый әһәмиятле конкурслар узуы, татар халкы өчен зур бәхет бит ул. Балалар үз телләрендә сәләтләрен күрсәтү мөмкинлегенә ия. Бездә мондый конкурслар узмый”, — дип фикерләре белән уртаклашты.
Фестивальнең гала-концерт өлеше чын-чыннан могҗиза, йолдызлар яңгыры. Бирегә бәйгедә катнашып 1-3 урыннар алган балалар һәм яшүсмерләрнең иң уңышлы чыгышлары сайланып алынган иде. Чыгыш ясаучыларны һәм аларның җитәкчеләрен “Шатлык” халык ансамбле солисты, жюри әгъзасы Таңсылу Бәйрәмголова, Удмуртия татарларының милли мәдәни автономиясе рәисе, жюри әгъзасы Рәмзия Габбасова һәм Халыклар дуслыгы йортының директор урынбасары Татьяна Федорова котладылар. Бу урында Татьяна Федорованың: “Әлеге бәйгедә җиңүче бер — ул татар милләте. Фестиваль шушы кадәр яшь буын вәкилләрен үзенә җәлеп итә алган икән, димәк аның киләчәге зур, өметле”, — дигән сүзләренә аңлатма бирү артык булыр
Рәмзия Габбасова: “Фестиваль үз максатларына иреште дип саныйм. Һәрбер районнан да чыгыш ясаучылар бик җитди әзерләнгәннәр иде. Балаларның төрле жанрларда чыгыш ясаулары, фестиваль куйган таләпләргә җавап бирүләре сөенечле күренеш. Жюри әгъзаларына иң-иңнәрне сайлап алуы җиңел булмады. Барсына да алдынгы урыннар бирергә була.
Костюмнарның берсеннән-берсе зәвыклы, милли булуы бәйгенең асыл бизәге иде. Катнашучылар репертуар сайлауда да оттырмаганнар. Монда балаларның укытучылары, тәрбиячеләре, ансамбль җитәкчеләре һәм әти-әниләренең өлеше зур. Рәхмәт аларга. Ике проектның да Милли сәясәт министрлыгының матди ярдәме, халыклар дуслыгы йорты белгечләре катнашында тормышка ашырылуы куелган максатларга ирешүенә китерде. Глазовта , Можга, Ижауда да бәйге бәйрәмгә әверелде.
“Йолдызлар яңгыры” фестивален “Күпмилләтле Удмуртиягә этно-мәдәни сәяхәт дигән тагын бер проект белән кушып уздыру фестивальнең дәрәҗәсен күтәрүгә сәбәпче булды. Глазов, Ижауда урнашкан туган якны өйрәнү музейларына, Можга районынының Зур Сибы авылы музейларында сәяхәт итү үзе бер онытылмас вакыйгага әверелде. Нәтиҗәдә балалар үз сәләтләрен генә күрсәтеп калмады, Удмуртиядә яшәүче башка милләт халыклары, аларның мәдәнияте, тормышы, киемнәре һәм тарихы белән кыскача таныштылар.
Фестивальнең сайлап алу турларында шулай ук остаханәләр оештырылды. Анда катнашып, балалар татар бию элементларын өйрәнделәр, татар халык әкиятләре геройлары белән танышып, аларны рәсемгә төшерделәр, Удмурт халык ризыгы “Табани” пешерергә өйрәнделәр. Болар берсе дә балалар күңелендә эзсез калмагандыр.
Ә бәйгедә катнашучыларга килгәндә, Глазовта яшь башкаручыларның фонограммага түгел, уен коралларына җырлавы игътибарны яулады. Можгалыларның милли мәдәниятебезне заманчарак төсмерләр белән күрсәтүе таң калдырды. Кайсы төбәкне генә алсаң да, сәләтле балаларның күп булуы күзгә ташланды. Ә Ижау шәһәренә килгәндә, 107 балалар бакчасына, 10нчы мәктәпкә, “Спартак” халык иҗаты йорты каршында эшләп килгән “Чулпан” вокаль студиясенә, “Бәхет”, “Шатлык” ансамбльләренә рәхмәт әйтәсем килә. Башка Ижау мәктәпләреннән катнашучылар булмавы милли тәрбия эшенең тиешле дәрәҗәдә алып барылмавы турында сөйли. Соңгы вакытта укытучылардан: “Татар сыйныфлары ачылмый, без факультатив рәвешендә эшлибез”, — дигән сүзне ишетәбез. Факультативлар эшчәнлеге нәкъ милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне өйрәнүдән гыйбарәт. Аларның эше нәкъ шушы фестивальдә чагылыш табарга тиеш иде. Бу безне борчуга салды”.
Таңсылу Бәйрәмголова: “Бәйгенең барлык этапларын да күреп, катнашып, һәр төбәктә чыгышларны карап, бәя бирергә туры килде. Дүрт атнаның буе шимбә көнен фестивальгә багышларга туры килсә дә, һич арыганлык тоймадым. Бәйрәмчә тойгылар, көч, дәрт, ялкынлы хисләр алдым. Төбәкләрдәге иҗат коллективлары белән таныштык. Аларның армый-талмый эшләүче җитәкчеләре белән аралаштык. Әлеге фестиваль иҗат төркемнәренә, сәхнә тормышы белән үзен бәйләргә теләгәннәргә киләчәккә юл күрсәтү, үзләрен сынау, чагыштырып карау, тәҗрибә туплау өчен бик мөһим, бик кирәкле дип саныйм.
Чыгышлар турында әйткәндә, күз явын алырлык милли киемнәр, бай, эчтәлекле репертуар күзгә ташлана. Болар белән бергә җитешсез яклар да юк түгел. Күпчелек балалар микрофон белән эшли белми. Күрәсең, ансамбльләрнең мөмкинлеге булмаганлыктан, чыгыш ясаучыларның күпчелеге Интернеттан алынган фонограммаларга җырлый. Музыка алар тонында булмаганлыктан, тиешенчә ачылып җырлый алмаучылар булды. Чыгышлар барышында уен кораллары кулланылмады дияргә була. Бары тик “Асылъяр” ансамбле генә уен коралларын күрсәтте. Жюрида утыручыларга, иң-иңнәрне сайлап алу бик җиңел булмады. Кайбер балалар һөнәри белемле белгечләр тарафыннан, ә кайсы бала үзлегеннән генә әзерләнгән булуы да күренеп тора. Кайсы ансамбль үзенең массасы белән ала. Кайсы ансамбльдә 1-2 кеше генә була. Яшь зурлыкларына карап бик үк дөрес бүленеп бәяләнмәве дә кыенлык тудырды. 10 яшьлек бала белән 14 яшьлек баланы да берничек тә бер үк калыпларга салып бәяләп булмый. Без, жюри әгъзалары, һәр чыгыш ясаучыга объектив бәя бирергә, һәр жюри әгъзасының фикеренә колак салып, киңәшләшеп сайларга тырыштык.
Тамашачылар да: “ Мондый бәйгеләр бик кирәк, алар мәдәниятне җанландырып, уятып җибәрә”, — дигән фикерләрен җиткерделәр.
Җиңүчеләр:
“Вокал-соло” номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исемен 5 — 9 яшьлекләр арасында Ильяс Бадретдинова (Ижау), 10 -14 яшьлекләр арасында — Рөстәм Егоров (Ижау), 15 — 17 яшьлекләр арасында Айдар Абашев (Засеково) яулады.

“Вокаль ансамль” номинациясе җиңүчеләре: 10 -14 яшьлекләр арасында “Асылъяр” ансамбле (Артур Гайнетдинов һәм Алмаз Бәдретдинов дуэты) (Ижау), 15 17 яшьлекләр арасында “Асылъяр” ансамбле (Диләрә Шәрипова һәм Алсу Мөхәмәтҗанова дуэты) (Ижау).

“Нәфис сүз-соло” номинациясендә беренче урынга 10 -14 яшьлекләр арасыннан Салават Корбанов (Можга) чыкты.

“Нәфис сүз-ансамбль номинациясе буенча 5 — 9 яшьлекләр арасында 1 дәрәҗә лауреат исеменә Хәмидә Касимова (Кистем), 15 — 17 яшьлекләр арасында Диана Касимова, Айриса Тютина, Розалия Журавлева (Кистем) ия булды.
чыкты.

“Хореография- соло” номинациясендә 10 -14 яшьлекләр арасында 1 дәрәҗә лауреат исеменә Полина Коршунова (Можга), 15 — 17 яшьлекләр арасында Зәйнәп Касимова (Глазов) лаек булды.

“Хореография — ансамбль” номинациясендә 5 — 9 яшьлекләр арасында беренче урынга “Йолдызчык” (Можга), 10 — 14 яшьлекләр арасында “Искорки” ансамбле (Можга), 15 — 17 яшьлекләр арасында “Карусель” хореография студиясе чыкты.

Чайковский шәһәреннән килгән «Йолдызлар» коллективы бер­ничә номинация буенча дәрәҗәле урыннар яулады. Ансамбль җитәкчесе Юлия Артемьева: “Сезнең республикада мондый әһәмиятле конкурслар узуы, татар халкы өчен зур бәхет бит ул. Балалар үз телләрендә сәләтләрен күрсәтү мөмкинлегенә ия. Бездә мондый конкурс­лар узмый”, — дип фикерләре белән уртаклашты.

Фестивальнең гала-концерт өлеше — чын-чыннан могҗиза, йолдызлар яңгыры. Бирегә сайлап алу турларында 1-3 урыннар алган балалар һәм яшүсмерләр сайланып алынган иде. Чыгыш ясаучыларны һәм аларның җитәкчеләрен “Шатлык” халык ансамбле солисты, жюри әгъзасы Таңсылу Бәйрәмголова, Удмуртия татар­ларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова һәм Халыклар дуслыгы йортының директор урынбасары Татьяна Федорова котладылар. Бу урында Татьяна Федорованың: “Әлеге бәйгедә җиңүче бер — ул татар милләте. Фестиваль шушы кадәр яшь буын вәкилләрен үзенә җәлеп итә алган икән, димәк, аның киләчәге зур, өметле”, — дигән сүзләренә аңлатма бирү артык булыр
Рәмзия Габбасова: “Фестиваль үз максатларына иреште дип саныйм. Һәрбер районнан да чыгыш ясаучылар бик җитди әзерләнгәннәр иде. Балаларның төрле жанрларда чыгыш ясаулары, фестиваль куйган таләпләргә җавап бирүләре сөенечле күренеш. Жюри әгъзаларына иң-иңнәрне сайлап алуы җиңел булмады. Барсына да алдынгы урыннар бирергә була.
Костюмнарның берсеннән-берсе зәвык­лы, милли булуы бәйгенең асыл бизәге иде. Катнашучылар репертуар сайлауда да оттырмаганнар. Монда балаларның укытучылары, тәрбиячеләре, ансамбль җитәкчеләре һәм әти-әниләренең өлеше зур. Рәхмәт аларга. Ике проектның да Милли сәясәт министрлыгының матди ярдәме, халыклар дуслыгы йорты белгечләре катнашында тормышка ашырылуы куелган максатларга ирешүгә китерде. Глазовта, Можгада, Ижауда да бәйге бәйрәмгә әверелде.
“Йолдызлар яңгыры” фестивален “Күпмилләтле Удмуртия (этномәдәни сәяхәт)” дигән тагын бер проект белән кушып уздыру фестивальнең дәрәҗәсен күтәрүгә сәбәпче булды. Глазов, Ижауда урнашкан туган якны өйрәнү музейларына, Можга районынының Зур Сибы авылына сәяхәт итү үзе бер онытылмас вакыйгага әверелде. Нәтиҗәдә балалар үз сәләтләрен генә күрсәтеп калмады, Удмуртиядә яшәүче башка милләт халыклары, аларның мәдәнияте, тормышы, киемнәре һәм тарихы белән кыскача таныштылар.
Фестивальнең сайлап алу турларында шулай ук остаханәләр оештырылды. Анда катнашып, балалар татар бию элементларын өйрәнделәр, татар халык әкиятләре геройлары белән танышып, аларны рәсемгә төшерделәр, Удмурт халык ризыгы “Табани” пешерергә өйрәнделәр. Болар берсе дә балалар күңелендә эзсез калмагандыр.
Ә бәйгедә катнашучыларга килгәндә, Глазовта яшь башкаручыларның фонограммага түгел, уен коралларына җырлавы игътибарны яулады. Можгалыларның милли мәдәниятебезне заманчарак төсмерләр белән күрсәтүе таң калдырды. Кайсы төбәкне генә алсаң да, сәләтле балаларның күп булуы күзгә ташланды. Ә Ижау шәһәренә килгәндә, 107 балалар бакчасына, 10нчы мәктәпкә, “Спартак” халык иҗаты йорты каршында эшләп килгән “Чулпан” вокал студиясенә, “Бәхет”, “Шатлык” ансамбльләренә рәхмәт әйтәсем килә. Ижауның башка мәктәпләреннән катнашучылар булмавы милли тәрбия эшенең тиешле дәрәҗәдә алып барылмавы турында сөйли. Соңгы вакытта укытучылардан: “Татар сыйныфлары ачылмый, без факультатив рәвешендә эшлибез”, — дигән сүзне ишетәбез. Факультативлар эшчәнлеге милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне өйрәнүдән гыйбарәт. Аларның эше нәкъ шушы фестивальдә чагылыш табарга тиеш иде. Бу безне борчуга салды”.
Таңсылу Бәйрәмголова: “Бәйгенең барлык этапларын да күреп, катнашып, һәр төбәктә чыгышларны карап, бәя бирергә туры килде. Дүрт атнаның һәр шимбә көнен фестивальгә багышларга туры килсә дә, һич арыганлык тоймадым. Бәйрәмчә тойгылар, көч, дәрт, ялкынлы хисләр алдым. Төбәкләрдәге иҗат коллективлары белән таныштык. Аларның армый-талмый эшләүче җитәкчеләре белән аралаштык. Әлеге фестиваль иҗат төркемнәренә, сәхнә тормышы белән үзен бәйләргә теләгәннәргә киләчәккә юл күрсәтү, үзләрен сынау, чагыштырып карау, тәҗрибә туплау өчен бик мөһим, бик кирәкле дип саныйм.
Чыгышлар турында әйткәндә, күз явын алырлык милли киемнәр, бай, эчтәлекле репертуар күзгә ташлана. Болар белән бергә җитешсез яклар да юк түгел. Күпчелек балалар микрофон белән эшли белми. Күрәсең, ансамбльләрнең мөмкинлеге булмаганлыктан, чыгыш ясаучыларның күпчелеге Интернеттан алынган фонограммаларга җырлый. Музыка алар тонында булмаганлыктан, тиешенчә ачылып җырлый алмаучылар булды. Жюрида утыручыларга иң-иңнәрне сайлап алу җиңел булмады. Кайбер балалар һөнәри белемле белгечләр тарафыннан, ә кайсы баланың үзлегеннән генә әзерләнгән булуы да күренеп тора. Кайсы ансамбль үзенең күмәклеге белән ала. Кайсы ансамбльдә 1-2 кеше генә. 10 яшьлек бала белән 14 яшьлек баланы берничек тә бер үк калыпларга салып бәяләп булмый. Без, жюри әгъзалары, һәр чыгыш ясаучыга объектив бәя бирергә, һәр жюри әгъзасының фикеренә колак салып, киңәшләшеп сайларга тырыштык”.
Тамашачылар да: “Мондый бәйгеләр бик кирәк, алар мәдәниятне җанландырып, уятып җибәрә”, — дигән фикерләрен җиткерделәр.

Элмира Нигъмәтҗан.