Баш бит - Дин һәм әхлак - Удмуртиядә — ифтарлар
14.06.2017
Удмуртиядә — ифтарлар
Һәр елдагыча быел да Удмуртиянең мәхәллә булган һәр шәһәр-районнарында ифтарлар гөрли. Аллага шөкер, Рамазан аенда мәчетләребез тулы, авыз ачтырырга теләүчеләр саны да артканнан-арта. Дин кардәшләребез өйләрендә дә ифтар ашлары уздыралар, изге эшләрдә ярышалар. “Монда һәркем бер-берсе белән исәнләшә, һәркем туганнардай кабул ителә. Мәчеттә байлар да, ярлылар да юк — барысы да бертигез. Ифтар ашларында катнашу — йөрәккә, күңелгә сихәт бирә”, — дип яза Сарапул шәһәреннән Асия Әхмәдиева. Ифтар ашларыннан фотосурәтләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.