Удмуртиядә — ифтарлар
Коронавирус аркасында, узган елда Рамазан аен зур чикләүләр белән уздырырга туры килгән иде. Дөрес, быел да Аллаһ йортларында күпләп җыелырга рөхсәт итмиләр, дистанцияне дә саклыйсы. Республика күләмендә изге ай ничек уза икән? Шул турыда сораштырдык.
Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин (Ижау шәһәре): “Билгеле булганча, быел Ижау мәчетләрендә ифтарлар уздырылмый. Ләкин ураза тотучыларга ифтарларны тарату каралган. Үзәк һәм “Иман нуры” мәчетеннән көн саен — 300, Җәмигъ мәчетеннән 350 кешегә әзер ризык таратыла. Аллаһ йортлары тәравих намазлары өчен ачык. Дин кардәшләребез ураза тоталар, изге гамәлләр кылырга тырышалар. Аллаһы Тәгалә кабул итсен!”
Илмир хәзрәт Касимов (Кистем авылы): “Узган ел ифтарлар уздырырга ярамагач, халык бу гадәттән читләшер инде дип курыккан идем. Тик, Аллаһка шөкер, быел өйләрдә бик теләп, тагы да дәртләнеп, куанып үткәрәләр. Бер тапкыр мәчеттә дә узды. Иман йортында көн саен тәравих намазлары үткәрелә, халык теләп килә”.
Әхмәт хәзрәт Халиков (Сарапул шәһәренең «Элеконд» районы мәчете имамы): “Шәһәребездә бары тик «Элеконд» районы мәчетендә генә ифтарлар уздырыла. Көн саен булмаса да, атнага 2-3 тапкыр үткәрергә тырышабыз. Әлбәттә, барлык саклык чаралары да үтәлә. Халыкның җыеласы, җәмәгать белән очрашасы килә. Өлкәннәр дә, яшьләр дә йөриләр. Мәчеттә вәгазьләр укыла, тәравихка киләләр”.
Рамилә Хөрмәтова (Можга шәһәре): “Аллаһка шөкер, быел да Рамазан аен каршыларга насыйп булды. Узган ел мәчетләрдә генә түгел, хәтта өйләрдә дә ифтарлар уздыру тыелган иде. Махсус савытларга салынган әзер ризыкны тутырып, йортлар буенча тараттылар. Шәһәребез зур булмагач, быел безнең мәчеттә һәм мөселман үзәгендә ифтарлар уздырырга рөхсәт иттеләр. Кешеләр күп җыелмаска, ара ераклыгы сакланырга, башка саклык таләпләре дә үтәлергә тиеш. Бу кагыйдәләрне үтәргә тырышабыз. Ә бик өлкән яшьтәге ураза тотучы дин кардәшләребезгә ризыкны өйләренә алып барып бирү оештырылган.
Элек, әле бу авыру килеп чыкканчы, мәчетебез ифтарларда халык белән тула иде. Тәравихка калучылар саны да күп иде. Хәзер инде ифтарларга бары күбрәк яшьләр килә. Шулай да бер-беребез белән аралаша, күрешә алуыбызга сөенәбез. Тәравих намазына кадәр вәгазь сөйләнелә, Коръән укыйбыз. Аллаһка шөкер, бик күңелле уза. Киләсе елларда бу авыру чигенеп, тагы да күбрәк кеше җәмәгать белән авыз ачып, Коръән сүзләре ишетә алыр, дип ышанабыз”.