Удмуртиядә — дини укулар
Октябрьнең беренче якшәмбесеннән республикада дини укулар башланды. Удмуртиядә мәхәллә булган һәр җирдә дә гарәп графикасына, Коръән укырга, Ислам дине нигезләренә өйрәтәләр.
Ижауда дини укулар өч мәчеттә дә гөрли. Дини дәресләр буенча Удмуртия мөфтие урынбасары Ильяс хәзрәт Сабирҗанов: “Җәмигъ мәчетендә өлкәннәр һәм балалар өчен барлыгы 19 төркем оештырылды. Аларга якынча 320 кеше йөри. “Иман нуры” мәчетендә 9 төркемдә 90 кеше Ислам дине нигезләренә өйрәнә. Үзәк мәчеттә — 6 төркем, укучылар саны якынча 200 кеше”, — диде.
Воткинск шәһәрендә дәресләр атнага 5 көн оештырыла. Шуның өч көнендә балалар, ике көн — өлкәннәр дини гыйлем алалар. “Дәресләргә 20-30 кеше йөри”, — дип сөйләде Воткинск шәһәре имамы Мөхәммәтнур хәзрәт Әшрәпов.
Сарапулның Җәмигъ мәчетендә 5 төркемдә кырыктан артык кеше шөгыльләнә. Алар арасында балалар да бар.
Быел Глазов шәһәре мәчетендә дә теләгән кеше гыйлемен артыра ала. Иман йорты рәсми төстә ачылмаса да, биредә “Минем иманлы гаилә” дигән клуб оештырылган. Атнага бер тапкыр үткәрелә торган дәресләргә алтмышка якын дин кардәшебез йөри икән. “Элек Глазовта Аллаһ йорты булмаган. Халык дингә, Ислам нигезләрен өйрәнүгә бик сусаган. “Минем иманлы гаилә” клубында төрле дини чаралар, лекцияләр үткәрербез дип күздә тотыла. Дәресләрнең темасын дин кардәшләребезне борчыган темаларга нигезләнеп оештырачакбыз. Инде Хаҗ турында, Исламда – террорчылык дигән ткмага дәресләр узды”, — диде төньяк районнардагы мәчетләр буенча баш имам хатыйб Илмир хәзрәт Касимов. Шулай ук Балезино районының Паюра, Әхмәди авылларында да дини дәресләр оештырылган.
Динебездә гыйлем алу бишектән башлап ләхеткә кадәр фарыз. Ижауда гына түгел, башкаладан читтә яшәүче милләттәшләребез, дин кардәшләребезнең дә елдан-ел динебезгә ныграк тартылулары, дәресләргә яшьләрнең, балаларның күпләп йөрүе – сөенечле күренеш. Киләсе елларда да, мәчетләребез шулай тулып торсын, иншәАллаһ.
Эльвира Хуҗина.
*
Ислам нигезләренә өйрәнәләр
Можга мәдрәсәсендә яңа уку елы 2 октябрьдә башланып китте.
Остаз Әлфия Газизуллина: “Без ел саен уку программасына үзгәрешләр кертергә тырышабыз. Быел Фикха әлифбасы нигезендә укытачакбыз. Ислам кануннары анда бик яхшы аңлатылган. Балалар өчен дәресләрдә театр элементлары кертергә уйлыйбыз, уен формасында булганда алар материалны җиңелрәк үзләштерәләр”, — дип, еллык эш планы белән таныштырды.
52 яшьлек Рәмилә Гарифуллина мәчет каршындагы мәдрәсәдә быел 3 нче елын укыячак. “Мин мәдрәсәгә 50 яшемдә килдем. Монда йөри башлаганнан бирле, мин тормышка бөтенләй икенче төрле карыйм. Чөнки мөгаллимнәр безне гарәп теленә, Коръән укырга гына түгел, әхлак, тәрбия, тормыш асылы турында да күп сөйлиләр”, — дип билгеләде.
Мөгаллимәләребез әйтүенчә, Можгада дини белем алырга теләүчеләр саны артканнан-арта. Узган ел Үзәк мәчет мәдрәсәсендә 15 төркем эшләгән, шуларда 70кә якын шәкерт укыган. Бишесенә төрле яшьтәге балалар йөргән.
“Укуларны атнаның һәр көнендә диярлек оештырачакбыз, мәсәлән, яшьләр эш көннәрендә йөрергә телиләр, аны да күздә тоттык. Шулай да күпчелек сабаклар якшәмбе көнне булачак”,- диде Зөлфия апа Габтнурова.
Күп еллар инде халыкка уңайлы булсын өчен дини укулар шәһәрнең районнарында да оештырыла. Быел алар Восточный бистәсендә һәм Октябрь клубында да дәвам ителә. Аларда барлыгы 10 остаз дини белем бирәчәк.
Мансура Фәхретдинова: «Минем бигрәк тә Пыяла заводы, Дубитель микрорайоннары, Кызыл бистә халкына мөрәҗәгать итәсем килә. 2 ел элек халык соравы буенча тырышып алынган Октябрьская урамындагы бүлмә буш тормасын иде. Кызыксындырган сорауларыгыз белән һәр көнне килә аласыз. Ел дәвамында дини мәҗлесләр, гаиләләр белән очрашулар да үткәрергә уйлыйбыз”.
Эльвира Насыйбуллина, Можга шәһәре.