Удмуртиядә – «ДаУР!»
Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречалов билгеләп үткәнчә, “ДаУР” проекты командасы берничә ай дәвамында уникаль музейлар, табигый һәйкәлләр һәм республиканың башка истәлекле урыннары турында мәгълүмат туплады. Удмуртия халкыннан 350дән артык тәкъдим килде һәм, аларга нигезләнеп, интерактив туристик карталар эшләнде.
«Мин дә квестта катнашачакмын! Глазов шәһәрендәге Спас-Преображенский кафедраль соборында булдым. Ул шәһәрнең истәлекле урыннарының берсе булып тора», — дип билгеләп үтте Александр Бречалов.
«ДаУР!» квест — туган якны өйрәнү өчен оештырылган. Биредә махсус биремнәрне мөстәкыйль рәвештә башкару күздә тотыла. Әлеге проектның беренче этабында сәяхәтчеләр халык сайлаган «Удмуртиянең 100 урыны» буенча узачак. Картада алар кызыл флажок белән билгеләнгән. Биремне үтәү өчен, мөмкин кадәр күбрәк ноктага барып, фотога төшәргә һәм аны ВКонтакте яки Инстаграм социаль челтәрләрендә урнаштырырга кирәк.
Постта түбәндәгеләрне күрсәтү мөһим: «Участвую/-ем в #КвестДаУР @daur_100.
Моннан тыш, проектның хештегларын күрсәтергә кирәк: #КвестДаУР #Удмуртия100.
Конкурста 18 яшьтән катнашырга була.
Квестның үткәрелү вакыты:
* 2020 елның 30 июле – квестның старты;
* 30 июль -11 октябрь – квест үтү һәм гаризалар кабул ителү;
* 11-26 октябрь – нәтиҗәләр ясау;
Квестта катнашучылар өчен контроль нокталар билгеләнә. Квестта иң күп ноктаны җыйган кеше җиңүче булачак!
• 1 дәрәҗә — 25 нокта
• 2 дәрәҗә — 50 нокта
• 3 дәрәҗә — 75 нокта
• 4 дәрәҗә — 100 нокта
2020 елның 4 ноябрендә – Удмуртиягә 100 ел тулу көнендә – квест җиңүчеләренә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр биреләчәк.