Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Удмуртиягә «Кырым язы» килде
21.03.2019

Удмуртиягә «Кырым язы» килде

Кырым 2014 елдагы референдум нәтиҗәләре буенча Россия составына керде. Ул вакытта ярымутрауда яшәүчеләрнең 96,77% ы һәм Севастополь халкының 95,6% ы Россия Федерациясенә кушылу яклы булган иде. 18 мартта Кремльдә Кырым Республикасын һәм Севастополь шәһәрен Россия составына кертү турындагы килешүгә кул куелды.
Бу көн илебездә ел саен матур вакыйга буларак билгеләп үтелә. Быел, түгәрәк дата буларак, әлеге көнгә аеруча зур игътибар бирелде. Узган якшәмбедә Ижауның Киров исемендәге паркында да «Кырым язы» фестивале булып узды.

«Биш ел элек ярымутрауда яшәүчеләр Россия дәүләтенә кушылдылар. Вакыт бер урында тормый, ярымутрау да үзгәрә. Узган ел Кырым күпере ачылды. Без йөрәк кушуы буенча гына түгел, географик яктан да якынлаштык. Кырымга ял итәргә барабыз. Ике рес­публикада яшәүче гаиләләр үзара дус­лашып, аралашып яши башлады. Узган ел республикалар арасында кунакка йөрешүчеләр саны 20 меңгә якын кешене тәшкил иткән. Кырымда дүрт меңгә якын кешедән торган Удмуртия җәмгыяте бар. Шушы көннәрдә ярымутрауда әдәби фестиваль булып узды, анда Кырым һәм Удмуртия әдәби оешмалары форумы вәкилләре катнашты. Шагыйрьләр, прозаиклар шигырьләр һәм җырлар башкардылар, иҗади тәҗрибә уртаклаштылар, мәдәният, иҗат мәсьәләләре турында фикер алышулар оештырылды. Бүген Кырым монда!» — диде бәйрәмне алып баручы.
Фестивальне оештыручыларпаркта көньяк курорт шәһә-рендәге мохитне тудырырга, яз кәефе белән тулыландырырга тырыштылар. Үзәк аллеяда интерактив мәйданчыклар урнашкан иде. Бәйрәм кунаклары символик «Кырым күпере» аша узып, кызыну өчен ятаклар урнашкан (шезлонг) Кырым пляжына эләкте. Бу күренеш Ижау халкын һәм башкала кунакларын Кырым атмосферасына алып кереп китә иде. Биредә көнне күренекле кешеләр белән очрашырга һәм кырым ашларын татып карарга да мөмкинлек булды. Халык күңелле концерт программасын карады, фотога төште, рәхәтләнеп биеде, аралашты һәм бәйрәмгә чын күңелдән шатландылар. Тамашачылар флешмобта һәм Кырым турында викторинада катнаштылар, «Эктоника» төркеме, Богдан Анфиногенов, Арина Петрова, Александра Муканова чыгышларын һәм «Ритмикон» барабанчылар тамашасын көчле алкышлар белән каршы алдылар.

“Кырым язы” фестиваленең махсус кунагы — җырчы Виктория Дайнеконың килүе чарага тагын да ямь өстәде. Чараны оештыручыларның максаты тамашачыларга язгы бәйрәм кәефе бүләк итү генә түгел, туган илгә карата мәхәббәт, патриотлык хисләре тудыру иде. Бәйрәмгә килгән һәр кешегә Россия флаглары таратылды. Тик тамашачылар кулларындагы флаг­ларны горур болгап, бии-бии концерт карасалар да, күпмедер вакыттан әлеге флагларның аяк астында пычракта тапталып ятуы күңелне кырды. «Халык бәйрәмгә чираттагы күңел ачу, җыр тыңлап, кәеф-сафа кору итеп кенә карый, аның мәгънәсен, асылын аңламый”, — дигән фикердә калдым үзем. Югыйсә, дәүләт символы булган флаглар аяк астында аунап ятмас иде бит. Элек моның өчен җаваплылыкка тарткан булырлар иде. Ни теләсәк шуны эшләүче, үзебезне бик иркен, битараф тотучы буын без, хәзерге заман кешеләре.

Элмира Нигъмәтҗан.