Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Уваларга барган идем…
23.10.2014

Уваларга барган идем…

Кызыклы шәхесләр, тырыш татарлар белән яңа танышуларны һәрчак көтеп алабыз, чөнки һәр очрашу яңа караш, уй-фикерләр бүләк итә, үз көенә генә агучы тормышыбызга яңа сулыш өргән кебек була. 

Увага да нәкъ шундый ният белән юл тоттык. Безне күктән авыр-авыр болытлар артына яшеренгән ягымлы кояш тыйнак кына озата килде. Бер караганда йомшак мендәр сыман күпергән болытлар куерып, каралып, яңгыр яумакчы итте. Икенче мизгелдә бар караңгылык югалып, кояш елмайды.

Изге ният — изге сәгатьтә

Моннан берничә ел элек Увада гомер кичерүче милләттәш­ләребезнең Кизварь авылында Сабан туе уздырулары хакында язган идек. Фәрид Халитов, Дамир Хәйбрахманов, Кәбир Коняров биредә милли тормышны җанландыру юлларын эзләп, Ува татарларының милли-мәдәни автономиясен оештырырга теләк белдергәннәр иде. Әмма ниндидер сәбәпләр аркасында, милләттәшләребезнең бу теләк-омтылышлары сүрелеп, кабат милли тынлык-тынычлык урнашты. Эшмәкәр Кәбир Коняров та Мәскәүгә күченеп киткән. Тәүге оч­рашуыбыз төзелеш компаниясе директоры Дамир Госман улы Хәйбрахманов белән булды. Балалары белән чит илгә сәяхәткә җыенган чагы, юл мәшәкатьләре белән мәшгуль булса да, ул безне бик тә җылы каршылады һәм мәгънәле әңгәмә бүләк итте.
— Дамир Госманович, моннан берничә ел элек сез район хакимиятендә җаваплы хез­мәт башкара идегез. Ни өчен әлеге җылы кәнәфине ташлап, эшмәкәрлеккә күчәргә уй­ладыгыз? Каян килде бу тәвәк­кәллек?
— Дөресен генә әйткәндә, бертөрлелек арытты. Дәүләт хез­мәтендәге кешенең иреге чикләнә. Аннан соң, үземдә яңа сыйфатлар ачарга, тәрбияләргә ниятләдем, укырга кердем. Холкым ныклыгын сыныйсы кил­гәнгә, эшмәкәрлек белән шөгыльләнмәкче булдым. Үз ку­лың, үз көчең белән оешма төзү, коллектив туплау, түбәннән югарыга күтәрелү бик тә кызыклы.
— Увада милли тормыш ни дәрәҗәдә?
— 2010 елда Кизварь авылында Сабантуй уздырдык һәм милли-мәдәни автономия оештыру теләге кабынган иде. Ул чакта Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Ирек Шәрипов белән танышу да олы эшләргә рухландырды. Аның хәер-фатихасы белән Можга татарлары белән тыгыз элемтә булдырып, яхшы гына эшли дә башлаган идек. Ниһаять, быел Ува татарларының милли-мәдәни автономиясе рәсми рәвештә теркәлеп, үз эшен башлап җибәрергә тиеш. Планнар күп, уй-ниятләр бихисап.
— Димәк, сезне автономия рәи­се булуыгыз белән тәб­рикләргә була…
— Рәхмәт! Милли тормышка битараф булмасам да, бу җаваплы эшкә автономияне оеш­тыруга кагылышлы рәсми мәсьәләләрне хәл иткәнче генә дип вакытлыча алындым. Милләттәшләремнең ышанычларын аклый алган очракта, бәлки киләчәктә дә бу вазифаны башкарырмын. Анысын вакыт күрсәтер. Яшермим, бу эшне миннән дә яхшырак башкара алучылар бар, тик әлегә аларның тәвәккәллеге җитеп бетми.
— Ува татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе буларак, эшчәнлегегезне нидән башламакчы буласыз?
— Халыкны йокыдан уятырга кирәк. Балаларга татар телен өйрәтү, рухи тәрбия бирү мәсьәләләре кискен тора. Яшьләрне туган төбәгебездә калырга җәлеп итәргә кирәк. Болай өметсез дә түгел кебек. Узган ел Можга татарлары белән берлектә концерт оештырган идек, милләттәшләребез җылы кабул итте. Дөрес, җыр-биюләрне ярата халкыбыз. Тик моның белән генә чикләнергә ярамаганлыгын аңлыйбыз. Киләсе елда, ниһаять, Сабантуй оештырырга ниятлибез. Бу яктан безгә Можга һәм Кече Пургада яшәүче милләттәшләребез үрнәк күрсәтә, аларның ярдәменә һәм тәҗрибәсенә таянабыз.
— Алда сезне зур эшләр көтә, өстәвенә төзелеш компаниясен, торак-коммуналь хез­мәтләр күрсәтүче оешманы җитәклисез. Тормыш ип­тәшегез моңа ничек карый? Гаиләгә, балаларга вакыт калмыйдыр бит.
— Минем өчен тормышта иң мөһиме — балалар. Кызым Альбина 10нчы сыйныфта укый, биатлон белән шөгыльләнә. Улым Артур 6нчы сыйныфта белем ала, футбол уйный. Аллага шөкер, уңышлары белән сөендереп торалар. Вакытымны, игътибарымны кызганмыйм аларга. Бер ярыш-бәйгеләрен дә калдырганым юк, иң тугры җанатарлары мин. Дини бәйрәмнәрдә бергәләп мәчеткә йөрибез. Тормыш иптәшем Динара — Игра кызы, Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә белем алганда танышып, кавыштык. Ул чит телләрне һәм бухгалтер эшен бик яхшы белә. Ижауда халыкара компаниядә эшли. Чит илләрдә еш була, хезмәт урынында бик хөрмәт итәләр үзен.
— Хатыныгыз сезгә караганда да гыйлемлерәк, акыллырак дип горурлану була инде бу. Гадәттә, ир-атлар үзләреннән акыллырак хатыннарны өнәп бетерми кебек. Аннан соң гаилә бизнесы отышлырактыр бит?
— Мин хатын-кызның урыны кухняда дип уйлаучы ирләр исемлегенә кермим. Хатынымны үз мөмкинлекләрен үстерүдән тыймыйм, комачауламыйм, бу юнәлештә аңа көчемнән килгән кадәр ярдәм итәргә тырышам. Әйткәнемчә, Динара халыкара югары дәрәҗәдәге белгеч. Минем кечкенә оешмада аңа кысан һәм күңелсез булыр иде, үз дәрәҗәсен киметүен теләмим. Иң мөһиме — без бер-беребезне аңлыйбыз.
— Шулай да сезнең ширкәтне кечкенә димәс идем. Әйтик, 2012 елда сезнең оешма төзелеш һәм монтажлау, проект ясау буенча 55 миллион сумнан артык күләмдә табыш ­алган. Сезнең оешманы Увада гына түгел, республикабызда да, Киров өлкәсендә, Пермь краенда да беләләр, үз итәләр.
— Артык мактап җибәрдегез, ахры. Кайда да үз эшенең осталары, чын белгечләр эшләргә тиеш. Әшнәлек белән эшкә урнашып, һөнәрдән ерак булганнарны яратмыйм. Яхшы хезмәткәрләрдән команда оештыра алуыма сөенәм.
— Күп кенә уңышлы эш­мәкәрләр тагы да югарырак үрләр яулау максатыннан чит җиргә китү ягын карый…
— Руслар: “Кайда тугансың, шунда кирәгең чыгар”, — диләрме әле?! Увада туып-үстем, биредә бик рәхәт миңа. Әти-әнием, туганнарым янәшәмдә. Мине күпләр беләләр, хөрмәт итәләр. Бары балаларымның мәнфәгатен кайгыртып кына бу адымга барырга туры килмәсә, һич кенә дә туган нигеземнән аерылып китәсем юк.

Марат Бәхтиев: “Миндә татар каны ага”

Юл кешесенең юлда бу­луы хәерле дип, аларга хә­веф-хә­тәрсез сәяхәт теләп, әңгәмәдәшем белән саубуллаштым. Ува үзе артык зур булмаса да, татар эшмәкәрләренә бик бай төбәк булып чыкты.
Марат Рамил улы Бәхтиев — “Удмуртиядә 2013 елның иң яхшы эшмәкәре” дип танылган. Эшмәкәрлеккә сәүдә аша килгән. Бүгенге көндә ул Увада кафелар тота. Украин рухы белән сугарылган һәм украин ашлары белән сыйлаучы кафеда без дә булдык. Гадәттә, поселок чите, юл уңаенда урнашкан ашханә-кафеларда үтеп барышлый керүчеләр, сәрхүшләр туклана. Әмма “Тарас Бульба”да башка хәл күзәтелә. Бирегә килүчеләрнең күбесе җитәкчеләр, эшмәкәрләр булуы күзгә ташланды. Төшке ашны алар милләттәшебез кафесында ашарга күнеккәннәр икән. Чыннан да, биредә һәр савыт-саба, һәр җиһаз зәвык белән украина халкы рухына тәңгәлләштереп сайланган, эшләнгән. Официантлар да милли киемнән. Милләттәшемнән ни өчен нәкъ менә украина кухнясына өстенлек бирүе белән кызыксындым. “Мин Увада туганмын, тик 3 яшемдә, әтием вафат булгач, әнием белән Украинага күченеп киттек. 12 ел шунда яшәдек. Күп вакыт мин үземне украин милләтеннән дип исәпләп йөрдем. Туган җиремә әйләнеп кайткач, ничектер көтмәгәндә: “Юк, мин бит татар. Миндә татар каны ага”, — дигән фикергә килдем. Мине беренче күрүдә, гадәттә, төрек, испан, итальян егете дип әйтәләр. Әмма мин татармын! Ни кызганыч, туган телемдә аралаша алмыйм. Әмма үз алдыма шушы елда татар телен үзләштерергә дигән максат куйдым”, — дип, сүз башлады Марат. “Мин кемгәдер буйсынып эшли торганнардан түгел. Үз ирегем кадерле. Әйе, табыш та ул кадәр үк мөһим түгел, ә ирегем кыйммәт. Чит илләргә сәяхәт кылырга яратам. Кайбер эшмәкәрләр төсле сәясәткә дә тыкшынмыйм, чөнки икътисадта үземне яхшы хис итәм”, — дип дәвам итте яңа танышым. Ә мин, үз чиратымда, Увадагы милли тормышка карата фикерләре белән кызыксындым. “Милли хәрәкәт дигәч тә, минем күзалдына чәй табыны артына җыелган әби-бабайлар килеп баса. Чөнки бездә милли тормыш әлегә шулайрак оештырылган. Шуңа да ул миңа кызык түгел. Әйтик, татар телен өйрәнү курслары булса, мин анда бик теләп йөрер идем. Хәтта матди ярдәм күрсәтүдән дә баш тарт­мас идем. Яшьләрне җәлеп итәрдәй, кызыклы проектлар кирәк. Әби-бабайларга чәй эчереп кенә ерак барып булмый”, — диде яшь эшмәкәр. Әйе, хәзерге заман тик торганнарны, пошмас­ларны яратмый. Хәрәкәттә булучылар отышлы. Марат Бәхтиев та Ижауда төзелеш базарында көндәшлек булдырмакчы. Хәзерге вакытта шәхси йорт­лар төзү белән шөгыльләнүче оешма ачу мәшәкатьләре белән янып-көеп йөри. Үҗәт, җитди милләттәшебезгә уңышлар телибез. Иманым камил, ул бу өлкәдә дә сынатмас.

Җир кешесе

Кызыклы очрашуларга гаять бай булып хәтердә сакланыр бу сәяхәт. Увадан 33 км ераклыкта урнашкан Кизварь авылында да булырга өлгердек. Биредә безне элекке танышым — «Авангард колхозы» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе, милләттәшебез Фәрит Халитов каршы алды. Тәүге очрашуда ук мин аны җор телле, ачык күңелле, тынгысыз җитәкче буларак исемдә калдырган идем. Рус, татар, удмурт телләрендә иркен аралашуы белән ихтирамга лаек. Җир кешесе, үз вазифаларын намус белән башкаручы булдыклы җитәкче авыл халкы проблемалары белән якыннан таныш. Увада һәм якын-тирә авылларда Фәрит Муллагали улын белмәгәннәр сирәк. 2007 елдан башлап әлеге хуҗалыкны җитәкли.
Аллы-гөлле чәчәкләр, төрле матур сыннар белән бизәлгән терлекчелек фермасын моңа кадәр күргәнем юк иде. Биредәге матурлыкны күреп исем китте. Төзелеш эшләренең кызган мәленә туры килдек.

Биредә тырыш кешеләрнең эшләве, яшәве ерактан ук күренеп тора. “Без, нигездә, мөгезле эре терлек үрчетү белән шөгыльләнәбез. Терлекчелек хуҗалыкларының лейкоздан интегүе сер түгел. Эшли башлаган дәвердә төп көчебезне әлеге авырудан арынуга юнәлттек һәм 2 ел эчендә бөтенләй юк иттек. Токымлы терлек үрчетү белән күптәннән шөгыльләнсәк тә, 2013 елда гына племярепродуктор статусын алдык. Бу юнәлешнең потенциалы зур. Кара-чуар токымлы үгезбозаулар үрчетеп сата башладык, төгәлрәге барлык терлекнең 10%ын сатуга чыгарырга тиешбез. Токымлы терлеккә үзгә тәрбия дә кирәк. Тәүлеккә уртача алганда авырлыклары 784 граммга арта. Әлеге токымлы терлекнең ите аеруча тәмлеләрдән исәпләнә,. Бер баш бәясе 100 мең сум. Узган елда 52 баш, быел 55не саттык. Татарстан, Башкортстан, Самара фермерлары белән хезмәттәшлек итәбез. Республикабызда да кара-чуар токымлы терлеккә ихтыяҗ зур. Сөт тә җитештерәбез, чөнки сөт булса, акча да була. 500дән артык сыер-тана тотабыз. 2013 елгы күрсәткечләргә килгәндә, елына 1 сыердан 6300 литр сөт сауганбыз. Төрле чаклар булды, анысы. 2010 елда Петропавловодагы тана фермасының түбәсе ишелеп, зур чыгымнар тоттык, баш санын югалттык. Шуңа күрә хәзер фермаларыбызны яңартабыз, төзекләндерәбез, ныгытабыз. Моннан тыш, 3000 гектар тирәсе чәчү җирләре тотабыз. Бөртекле культуралар белән бергә терлек азыгы да әзерлибез. Быел һава торышы үз төзәтмәләрен кертте. Уңышны югалтмый гына җыеп алу җиңелдән булмады. 4 комбайнның өчесе генә эшли, 3000 гектар чамасы мәйданны 3 берәмлек техника белән генә эшкәртү авыррак. Өстәвенә, җыеп алган бөртекле культураларны киптерү мәсьәләсе дә туды. Элек безнең утын ягып җылытылучы бер генә киптергечебез эшләсә, быел газ белән эшли, замана таләпләренә җавап бирә торганын куйдык. Уңышны саклап калуда ярдәме сизелерлек булды. Кизварь, Петропавлово, Лалыз авылларын берләштерүче “Авангард колхозы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында 100дән артык кеше эшли. Бүгенге көндә уртача хезмәт хакы 13000 сум тирәсе. Хезмәт хакы фонды 21 миллион сум чамасы. Хезмәт сөюче кешенең хөрмәте дә бар. Республика Хөкүмәтенең ярдәмен тоеп эшлибез, төрле субсидияләр алабыз.”, — дип сөйләде Фәрит Халитов.

Милләттәшебез җитәкләгән хуҗалык Ува районында берничә ел рәттән алдынгылар рәтендә бара, агымдагы елның беренче яртыеллыгында икътисади күрсәткечләр буенча республикабызда өченче урынга чыккан. Фәрит Халитов УР Хөкүмәтенең Мактау грамотасы белән дә бүләкләнгән. “Шәһәрне яратмыйм мин, һавасы да, суы да шифасыз. Авылга җитәме соң?” — ди ул уены-чыны белән бергә.

Тәвәкәллек кирәк

Кизварь авылында татарлар Бөек Ватан сугышы елларында килеп төпләнгәннәр. Күбесе Татарстанның Кукмара районыннан килгән итекчеләр булган. Ул чакларда биредә татар гаиләләре саны биш дистәдән артып киткән. Бүген исә милләттәшләребез бармак белән генә санарлык. Күбесе өлкән яшьтә, яшьләр яхшы тормыш эзләп калага күченеп беткәннәр. 36 ел бергә гомер кичерүче Рәйсә һәм Шамил Сабировлар авылларында милли рухның югалуына ихластан борчуларын белдерделәр. “Элек бик күңелле итеп сабантуйлары уза иде. Милли бәйрәмебезгә халык күп җыела иде. Соңгы елларда бу матур гадәт онытылды. Оештыручылар юк. Әле ярый, татарлыгыбызны бөтенләй онытмас өчен “Яңарыш” газетасы бар. Чыга башлаган көненнән башлап, бер санын калдырмый язылып, рәхәтләнеп укып барабыз. Соңгы елларда ТНВ каналы да күрсәтә башлады. Татар концертларын, тапшыруыларын бик яратып карыйбыз. Юкса, бөтенләй ямансулар идек. Элегрәк Увада да милли чаралар уза торган иде. Бик дәртләнеп йөрдек, милләттәшләребез белән туган телебездә аралашу үзе бер рәхәт бит ул. Мәчеткә Увага йөрибез, үзебездә татар зираты бар. Бездә татарлар руслашып беттеләр инде. Милли хәрәкәтне торгызып, җанландырып җибәрүчеләр кирәк шул. Һәркемнең үз мәшәкате, ыгы-зыгылы заманда яшибез бит. Милли чараларда бик теләп катнашыр идек”, — дигән уй-теләкләрен дә җиткерде алар. Чыннан да, кайчандыр авылга нигез салган милләттәшләребез бүген биредә үзләрен ятимләнеп калган кебек хис итәләр. Ә без, үз чиратыбызда, Ува татарларының милли-мәдәни автономиясе кәгазьдә генә түгел, ә гамәлдә дә оешып, тырыш, тәвәккәл, әйдәп баручы татарларны берләштереп, милли хәрәкәт яңа югарылыкка күтәрелер, миллилеккә сусаган җаннар дәваланыр, дигән теләктә кайтыр юлга кузгалдык.

Альбина Шәйхетдинова.