Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


22.04.2020

Төрмә эте

Миңа әлеге хәлне Казан мәдәният һәм сәнгать институты укытучысы, безгә “Актерлык осталыгы” дәресләре бирүче Марсель ага Мөбарәков сөйләде. “Студент елларында колхозларга бәрәңге алышырга ярдәм итәргә бара идек. Шунда безне бер авылда фатирга әлеге апага урнаштырдылар. Безнең яшь чак, ул ялгыз, улы бар иде. Кайчакта шаярганбыздыр да инде, төртмәле сүзләр дә әйткәнбездер. Шул чакта ул безгә үзенең язмышын сөйләде. Әлеге язмыш безне — булачак яшь режиссерларны — шактый гына уйланырга мәҗбүр итте”, — диде ул.

Милә

Милә бүген иртә уянды. Башка сыерлар әле мыш-мыш килеп йок­лый. Улактагы кичтән калган башагын ашады, тоз ялап куйды, йотылып-йотылып су эчте. Тиздән хуҗабикәсе килер. Ул башкаларга караганда иртәрәк килә. Аны иркәли, аның белән сөйләшә. Шуңа күрә ферманың авыр ишекләре ачыл­ган саен ул керер дип көтеп тора. Хуҗабикә белән байтактан дуслар инде алар. Иткә алып китәбез дигәч тә, хуҗабикәсе каршы төшеп, аны җибәрми калды. Кечкенәдән үстерде ул аны, исемен дә ул кушты, шуңа да Гайшәгә ияләште ул. Ишек ачылды, Милә хуҗабикәсенә тавыш бирим дип, мөгрәп куйды. Тик ишектән ферма мөдире Мәхмүт килеп керде. “Ачы таң белән нишләп йөри икән?” — дип уйлап куйды Милә. Югыйсә, болай бер дә иртә килгәне юк. Үз-үзенә урын тапмагандай Мәхмүт, җил-җил атлап, ферма коридорларын урап чыкты. Аннан килеп, Милә янына тукталды. “Гайшә килгәнче килдем”, — дип авыз эченнән мыгырданып, Миләгә карап, кесәсеннән бау чыгарды…

Бригадир Хәйдәр

….Никтер колхоз бригадиры бу юлы чәчүлек орлыкка бару өчен Гайшәне алды. Әнисе дә: “Бар, бераз булса да, үзебезгә чәчәрлек орлык булыр”, — дип, кыстый-кыстый юлга чыгарды. Әнисенең сүзенә каршы килә алмады. Әнисе авыру, өйдә яңадан ике ач бала. Китте Гайшә бригадирга ияреп. Баруын да җайлы гына бардылар, орлыгы да булды. Кайтканда елга чыгасы бар. Яз булгач, боз шактый гына эри төшкән. Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма, диләр. Елганы чыгып җитәрәк, ат таеп китеп, чана ике боз арасына килеп кысылды. Чанада ике капчык бодай һәм Хәйдәр белән Гайшә. “Сикер!” — дип кычкырды Хәйдәр Гайшәгә. Гайшә аны-моны карамыйча сикерде һәм суга барып төште. Ул тырыша, тырыша ярга чыкты. Салкын су йөрәгенә үткән, ләкин күлмәк эчендәге кечкенә төенчеге исән иде, анда бераз бодай, әнә шул җылытты аны. Хәйдәр дә, ат та күренмәде. Ул өенә йөгерде. Исән-имин кайтуына әнисе дә, энеләре дә шатланды. Озак вакыт үтмәде, ишектән хәрби кием кигән кеше белән Хәйдәр килеп керде. Хәйдәр күзен дә йоммыйча: “Мине ул суга төртеп төшерде, үзе ат белән чапты”, — дип сөйләде. Калганын ул томан эчендә кебек кенә күз алдына китерә. Чөнки шул көнне үк үпкәсенә салкын тигереп авырый башлады. Ике капчык бодай, ат югалган өчен аны төрмәгә илтеп тыктылар.

Атчы Фаиз

Авылга кайтып урнашкач, Гайшәгә кырын караучылар шактый булды. “Төрмә эте” дигән кушаматны ишетергә җиңел булмады аңа. Ләкин, күрәсең, төрмә аны ныгыткан, чыныктырган иде. Ул тирә-яктагыларга игътибар итмәскә өйрәнде. Хәйдәрне авылдан күчеп киткән диделәр. “Күчеп китүе дә әйбәт”, — дип уйлады ул. Үч алу хисе булмаса да, күңелендә нәфрәт иде. Әнисе дә, энеләре дә ачлыктан вафат булганнар. Авылда фермадан башка хезмәт куяр урын юк. Көннәре шул фермада үтә башлады. Утыз сыер аның өчен әти-әни дә, туган да, сөйгән яр да иде. Бераз вакыт үткәч, авыл халкы да аңа өйрәнде. Эшкә нык иде ул. Ирләр эшли алмаслык эшләрне дә ялт иттереп куя иде. Гайшәнең йөрәге генә тимер түгел иде шул. Ул төннәрен буш караватта мендәр кочаклап елап уздырды, өзгәләнде. Фермада ир-атлар шактый. Арада мыс­кыллы сүзләр әйтүчесе дә, кул белән кагылырга теләүчеләр дә бар. Ләкин аларны шул “Төрмә эте” дигән кушамат кына куркыта. Чөнки бер-икесенә Гайшәнең саллы гына кулы төшкәне бар. Атчы Фаиз гына ул ир-атларга кысылмый. Тып-тын гына үз эшен эшли дә, өенә кайтып китә. Өйдә — авыру әнисе. Әнисенең инде үзе исән чакта аны башлы-күзле итәсе килә. Төскә-биткә башкалардан әллә ни аерылып тормаган Фаизның үзенең дә өйләнәсе килә дә соң. “Тик мин кемгә кирәк?” — дип уйлый ул. Фермада эшләүче хатын-кызларның барсының да ирләре бар. Хатын-кыз сыйфаты булмаган шул бер Гайшә бар инде. Кайсы көнне юллары бергә туры килсә, утыртып кайта ул аны. Икесе дә сөйләшмиләр. Гайшә белән сөйләшерлек тә түгел. Аның телендә гел сүгенү сүзе генә. Ул сыерлары белән генә ягымлы сөйләшә. Җайсыз сүз әйтсәң, ипи шүрлегеңә менеп төшәргә дә күп сорамый. Шулай да бергә кайтып йөри торгач, бер-берсенә ияләшеп киткәндәй булдылар. Гайшә дә йомшаграк сөйләшә башлады. Фаизга да Гайшә матур, тәртипле кебек күренде. “Әллә миңа кияүгә чыгасыңмы соң?” — диде ул эштән кайтканда беркөнне. Гайшә ике уйлап тормады: “Әниең янына бармыйм, үзең күчеп килсәң кил”, — диде коры гына. Фаиз мондый борылышны көтмәгән иде. Дәшми генә өенә кайтып җитте. Әнисенең дәшүенә дә җавап кайтармады. Ничек авыру әнисен ташлап, Гайшәгә йортка керсен инде ул? Төне буе керфек тә какмыйча уйланып чыкты. Иртән әнисе нидер сизенгәндәй үзе сүз башлады. “Улым, авылда сине Гайшә белән чуала дип сөйлиләр. Әгәр ниятең бар икән, мин риза. Мин дип картаеп барасың. Күч Гайшәгә, мине дә ташламассыз, Алла боерса”, — диде. Әнисенең әлеге сүзе бөтен эшне хәл итте дә куйды. Фаиз иртән иртүк, ат арбасына бераз әйберләрен төяп, Гайшәгә китте. Гайшә аны исе китмичә генә, шулай булырга тиеш кебек каршы алды. “Башта ук әйтеп куям. Мине төрмәгә барып кергән беренче көндә үк шундагы өч каравылчы көчләде, шуңа күрә миннән хатын-кыз назы булмаса, ачуланма. Мин бөтен ирләргә нәфрәтле”, — диде. “Өйрәнербез бер-беребезгә, җайлашырбыз”, — диде Фаиз.
Тормыш башланып китте. Гайшә дә назлы хатынга әйләнде. Икесе дә эшлиләр, әниләрен дә ташламыйлар. Тиздән уллары да дөньяга аваз салды.
Уллары бар, яшәргә дә яшәргә югыйсә. Фаиз үз күңеленә нәрсә булганын аңламады. Йокларга яткач, аны кочарга үрелүе була, күз алдына Гайшәне кинодагыча көчләүләре күз алдына килә. Гайшәне күрә алмый, ниндидер җирәнгеч кебек тоела башлый ул аңа. Ул әкренләп аннан читләшә башлады. Гайшә үзе дә моны сизә иде. Шулай да беренче булып сүз башларга йөрәге җитмәде. Фаиз алга таба болай яшәп булмаячагын аңлап, бөтен көчен җыеп сөйләшергә булды. Нинди усал Гайшә дә аның сөйләгәнен тып-тын гына тыңлап торды һәм аңлады. “Мин синең белән алга таба бер өйдә яши алмаячакмын, сиңа кагылуым була, җенем котыра башлый. Кайчакларда буып үтерәсем килә. Кеше калдыгы кебек тоеласың миңа. Ул гына түгел, минем сиңа ирлек хисләрем дә юк, мин сине яратмыйм…” — диде Фаиз һәм кире ялгыз калган туган йортына кайтып китте. Улын кочаклап, Гайшә озак елады.

Мәхмүт

Озак та үтмәде фермага яңа яшь мөдир Мәхмүт килде. Гаиләсе белән каяндыр күчеп кайткан икән. Беренче көннән үк Гайшәгә ихтирам белән дәшә башлады. Ничектер дуслашып та киттеләр, бу дус­лашу соңрак мәхәббәткә әйләнде. Югыйсә Мәхмүтнең курчак кебек хатыны, алмадай ике кечкенә кызы да бар. Нәрсә тапты ул үзеннән шактый өлкән булган Гайшәдә? Алар берсен-берсе яратып, сөеп туя алмадылар. Авылда гайбәт тарал­ды. Ләкин алар аңа игътибар бирмәделәр. Ул аның гаиләсе белән дә, каян күчеп кайтуы белән дә кызыксынмады. Аның өчен дөнь­яда бары тик Мәхмүт кенә бар иде. Сабан туе җитте. Гайшә дә, улын җитәкләп, Сабантуйга чыкты. Улы әтисен күрү белән аның янына чапты. Шул чакта Гайшә мәйданнан аңа каршы килгән Мәхмүт гаиләсен күреп алды. Мәхмүт кечкенә кызын күтәргән, бер кулы белән хатынын кочаклаган, икенче кызлары Мәхмүтнең чалбарына тотынган. Йөзләрендә нур балкый, көлешәләр. Гайшәнең йөрәге шул чакта дөп-дөп тибә башлады. Әллә нәрсә булды аңа. Йөгереп өенә кайтып китте. “Мин нинди гаиләне бозам икән бит!” — дип уйлады ул. Чәчләрен йолка-йолка үкседе. Икенче көнне иртән Мәхмүт белән араны өзде. Ләкин Мәхмүт алай гына туктарга теләмәде. Өенә килеп интектерде. Фермадан кайтармыйча, күп тапкырлар ялынды. Шулай да бераз­дан тынгандай булды. Мәхмүтне бик нык яратса да, үз-үзен тыярга көч тапты Гайшә.

Бүген соңрак уянды Гайшә. Кичтән буй җиткән улы соң кайтты. Шуңа күрә йоклый алмыйча ятты. Аның өчен дә борчыла Гайшә. Яшүсмер вакытында малайлар белән мотоцикл урлап, өч ел колониядә утырып кайтты аның улы. Шуңа да аның язмышы өчен күңеле сыкрый. Гайшә өйдәге эшләрен бераз бетергәч, фермага юл тотты. “Милә югалткандыр инде мине”, — дип уйлады ул. Ашыгып ферма ишеген ачып: “Милә, Милә”, — дип кычкырып керде. Милә тавыш бирмәде. Гайшәнең күзе Милә янындагы су торбасына төште. Торбада муенына бау уралган Мәхмүт асылынып тора иде. Миләсен кочак­лап, асылынган Мәхмүткә текәлеп озак басып торды ул. Милә аның хәлен аңлардай бердәнбер җан иясе иде бу минутларда. Төрмәдә үзеннән өлкән Миля исемле рус хатыны белән танышкан иде ул. Миля аны үз канаты астына алып, шактый гына бәла-казалардан саклап калды. Шуңа да шушы исем белән атады ул аны. Кинәт Мәхмүтнең йөзе кемнедер хәтерләткәндәй булды. Ник элек бу чалымнарга игътибар итмәде икән ул? Кем төсмере соң бу йөздә? Фермага эшкә килүчеләрнең: “Теге төрмә эте Хәйдәр малае Мәхмүтнең башына җиткән икән”, — дигән сүзләренә генә айнып китте…

Рәфилә Рәсүлева.