Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Төрек галиме — Удмуртиядә
6.12.2012

Төрек галиме — Удмуртиядә

Төркиянең Истанбул университетында төрек теле һәм әдәбияты укытучысы, галим Хәлил Ачигузле Ижаудакунакта булды.

Аның белән бергә тәрҗемәче, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Фәридә Инсаф кызы Таһирова да килгән иде. Хәлил Ачигузле күп телләр белә, соңгы вакытта фин-угор телләре белән кызыксына, мари телен өйрәнә башлаган. Галимнәрнең фин-угор һәм төрки телләре арасындагы уртаклыклар, багланышлар турындагы хезмәтләре белән танышкач, үзенең дә килеп күрәсе, алар белән элемтәләр урнаштыру теләге туган. Аны чакыручы һәм кабул итүче фин-угор фәнни-гыйльми үзәге булды. Очрашу әлеге үзәк урнашкан Удмурт дәүләт университетында башланды. Анда удмурт галимнәре белән түгәрәк өстәл артында эшлекле сөйләшү, фикер алышу булды. Гыйльми хезмәтләре таныш булган галимнәрне Хәлил әфәнде игътибар белән тыңлады, аларның сорауларына җавап бирде. Бу очрашудан барсы да канәгать калдылар. Аннан соң кунаклар Риф Насыйбуллин җитәкчелегендә эшләүче лингвистик лабораториядә булдылар, фән буенча проректор Игорь Меньшиков белән сөйләштеләр. Әңгәмә вакытында үзара элемтәләрне ныгыту, Истанбул һәм Удмурт дәүләт университеты студентларын алмашып укыту, һәр ике як телләрен өйрәнү турында сүз барды. Игорь Меньшиков ябылган татар бүлеген яңадан ачу, укытуны татар-төрек телләрен тирәнтен өйрәнү юнәлешендә дәвам итү кирәклеге турындагы фикерләрне яңгыратты. Хәлил Ачигузле Удмуртиягә тагын килергә, эшне ахырына кадәр җиткерү өчен көчен дә, вакытын да кызганмаска сүз бирде. “Казанда Төркия вәкиллеге ачылачак, аның да ярдәменә таянырга булыр”, — диде ул.

Көннең икенче яртысында Удмуртия республикасының социаль-педагогия көллиятендә укытучылар һәм студентлар белән очрашу булды. Егетләр-кызлар кунакларны ишек төбендә үк милли киемнәрдән, кулларына чәкчәк тотып, татар, рус, удмурт телендә сәламләп каршы алдылар. Очрашуда сорауларга җаваплар бирү, өч телдә башкарылган җыр-биюләр белән үрелеп барды. Кунаклар “Татар халкы тарихын, телен, мәдәниятен өйрәнү клубы” әзерләгән презентация, студентлар эшен туплаган сынлы сәнгать музеен зур соклану белән карадылар.

Чәй өстәле янында татар чәкчәге, удмурт пәрәмәчләре белән сыйланганда галим очрашу кичәсеннән канәгать калуын, яшьләр арасында арыганлыклары онытылуын, зур тәэсирләр белән китүен белдерде. Көллият мөдире Лилия Кожина белән киләчәктә дә элемтәләр өзелмәвен теләделәр, төрек телен өйрәнү буенча планнар кордылар.

Хәлил Ачигузле татар әдәбияты белән күптәннән таныш. “Гаяз Исхакыйның кызы Сәгадәт – минем укытучым булды”, — диде ул.

Гаяз Исхакый гомеренең байтак өлеше Төркиядә узган. Монда да аның әдәби иҗаты, иҗтимагый эшчәнлеге белән үрелеп барган. Истанбул теге яки бу сәбәпләр аркасында туган ил туфракларын ташлап киткән Йосыф Акчура, Садри Максуди, Исмәгыйль Гаспралы, Гаяз Исхакый кебек зыялыларны үзенә сыендырган. Ататөрек идарәсе дәверенә туры килгән бу чор Төркия тарихында төркичелек идеологиясенең җәелүе һәм үсеш алуы белән үзенчәлекле булган. Милләттәшебез Йосыф Акчура нигезләгән “Төрек йорты” журналы 1911-1931 елларда нәшер ителгән, ул 32 битлек булган. Гаяз Исхакый үзенең кыю мәкаләләрен журналда бастырган. Мөһәҗирлектә яшәгәндә язган “Төрек йорты”нда урын алган “Гарәп һәм латин әлифбаларын чагыштыру” мәкаләсендә гарәп язуын өйрәнүнең халкыбыз өчен аеруча кирәклегенә басым ясаган. Гарәп язуын белү — төрки халыкларның бердәмлеген саклап калырга ярдәм итәчәк, балаларга Ислам динен оныттырмас өчен дә, тарихыбызны нигезле өйрәнү өчен дә гарәп язуын белү кирәк, дигән ул. Мәшһүр әдип, галим, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның кабере дә Төркиядә Әнкара зиратында. Аның иҗатын Истанбул университетында бүген дә җентекләп өйрәнәләр, күп кенә фәнни хезмәтләр язалар икән. Шуңадырмы, Истанбул университеты галимен мин Гаяз Исхакыйның дәвамчысы, аның васыятен тормышка ашырырга килүче, ябылган татар бүлекләрен торгызучы һәм киләчәккә өмет уятучы кебек күрдем. Шулай гына була күрсен иде!

 

Вәсилә Хәкимова, Ижау шәһәре