Төпчекләр көне
Күптән түгел Камбарка районы Кама авылы клубында «Төпчекләр көне» уздырылды. Бу чара инде 15 ел дәвамында февраль ахырында үткәрелә. Кичәгә олы яшьтәге ата-анасын тәрбияләгән гаиләләр чакырыла. Аларга хөрмәт йөзеннән бүләкләр бирелә, концерт куела, ахырда тәмле ризыклар белән чәй әзерләнә.
Инде ничә еллар бу бәйрәмне авыл халкы көтеп ала. Бу юлы да ата-анасын тәрбияләгән гаиләләр чакырылды. Сугыш ветераны Мөгаллим абый Муллахмәтов улы һәм килене белән килде. 97 яшьлек Саҗидә әби Минязова (үзенең улы вафат, башка бер якын кешесе дә юк) килене Фәрдүнә һәм Фәрдүнәнең тормыш иптәше Мансур тәрбиясендә яши. Аны шундый тәрбияләп карыйлар ки, кеше үз анасын да шулай тәрбияләмәс. Аларга Аллаһының рәхмәте ирешсен! Кичәгә Наилә Саматова да кызы белән килде. Ул, ире үлсә дә, бианасы янында калган, алар бик тату яшиләр.
Кама авылында озак еллар әти-әниләрен тәрбияләп соңгы юлга озаткан күркәм кешеләребез күп. Бу исемлектә Флёра Әхмәтгәрәева, Арина Хатмуллина һ.б. бар. Кичәгә шулай ук Ижау шәһәреннән Татар иҗтимагый үзәге президенты Фнүн Мирзаянов, «Минем Удмуртиям» журналистлары килгән иде. Ижау каласыннан «Бәхет» ансамбле дә үзенең чыгышлары белән тамашачыларның мәхәббәтен яулады. Кичәдә шулай ук Кама авылында эшләп килгән «Җидегән чишмә» ансамбле дә чыгыш ясады. Аны халык һәрвакыттагыча көчле алкышлар белән кабул итте. «Төпчекләр көне»ндә Камбарка районында күптән түгел оешкан «Сабантуй» ансамбле дә катнашты.
«Җидегән чишмә» ансамбле исә районыбызның төрле бәйгеләрендә катнашып, беренче урын яуладылар. Ансамбль әгъзалары, олы яшьтә булуга карамастан, бәйрәм чараларын оештыруга бик теләп катнашалар.
Әлеге кичәне һәм башка чараларны оештыруга «Җидегән чишмә», «Сабантуй» ансамбльләре белән беррәттән безнең кызларыбыз: Фәнүдә Таһирова, Зилә Гатауллина, Гөлзаһира Әхмәтвәлиева да бик зур өлеш кертәләр. «Карга боткасы», «Сабантуй» бәйрәмнәре дә алар катнашлыгында үтә. Кама авылында шул рәвешле милләтебезнең гореф-гадәтләре барланып тора, яклана һәм саклана.
Клара Солтаншина, Кама авылы