Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Төнге массаж (бакча хикәяте)
24.03.2012

Төнге массаж (бакча хикәяте)

Көндәге эшләрне бетереп, түтәлләргә сулар сипкәч, Нәсимә түти күрше хатыннары белән урамдагы эскәмиягә чыгып утырырга ярата. Аның ике тәрәзәле, зәңгәргә буялган өе алдында пион, флокс гөлләре утыртылган. Флокс куакларына терәтеп диярлек эскәмия куелган. Бүген ул күршеләре Тәнзилә һәм Света белән утыра. Алар барысы да пенсиядә, җәйләр буе бакчада яшиләр. Караңгы төшеп килгәндә, алар янына Нәсимәнең уң як күршесе Люда да кушылды. Монысы әле яшь – 45тә генә. Люда күп белә, бөтен кешегә киңәшләр бирергә, өйрәтергә ярата. Менә бүген дә ул массаж ясауның файдасы турында сөйли башлады. Аркасы сызлаган Нәсимә аны туктатты: «Син аны безгә эшләп тә күрсәт инде, курсларга йөргән кеше бит син», — дип «салам кыстырды». Үзе шундук Людага аркасы белән әйләнеп утырды. Күршесе карышмады, көчле бармакларын Нәсимә түтинең сөякчел аркасында йөретә башлады. Җилкә турысын сылый башлаганда Нәсимә песи кебек мырлады, рәхәтлектән ыңгырашып та алды. Люда калак сөякләре турысына төшкәч, авырту сизде бугай, «ой, ой» дип кычкырып җибәрде. Аның ай-ваена карамыйча, Люда тагын да җитезрәк, көчлерәк кыланды: чеметеп-чеметеп тә алды, кул сырты белән суккалады. Үзе туктаусыз сөйләнде, аңлатты: «Монда кан төшкән, биредә май җыелган, менә тоз утырган». Нәсимә түти авыртуга түзә алмыйча: «Ой, үләм, ой, җитте», — дип ялвара башлады. Света белән Тәнзилә, «Тик тор, бушлай массаж кемгә тия әле», — дип тынычландырган булалар, үзләре чырык-чырык көләләр. Менә Люда ике йодрыгы белән умыртка баганасының як-ягына баскалап, билгә таба төшә башлаган иде, мескен хатын әллә нинди кыргый тавыш белән «Ай!» дип акырып җибәрде дә, бу газапны туктатыр өчен, торып та басты.

Бу тавышка каршыдагы йортта уянып киттеләр, ялт итеп ут янды, тәрәзә ачылды. Хуҗа хатын: «Кем кычкыра? Нәрсә булды?» — дип сорады. Үзе табиб булгач: «Ярдәм кирәкмиме?» — дип тә өстәде. Люда тыныч кына: «Бернәрсә дә юк. Массаж ясый идек», — дигәч, барысы да көлеп җибәрделәр. Ул да булмады, Нәсимәнең сул күршеләре верандага чыктылар. Хатыны, бик борчылып, иренә: «Кемнедер суйдылар микәнни?» — диюгә, хатыннар янә көлеп җибәрде. Сул як күрше хатынын тынычландырды: «Карчыклар анекдот сөйлидер, ничек шаркылдыйлар»…

Туктау сыз көлү бераз тына башлагач, арткы участоктан килүче бер ак шәүлә күренде. Куркынган тавыш белән ул: «Настя, с тобой все в порядке? Ты жива?» —  дип сорады. Ул Нәсимәне Настя дип йөртүче Галина Ивановна иде. Бар да тәртиптә икәнен белгәч, карчык сукрана-сукрана: «Башта ыңгыраша, аннан кычкыра. Котым алынды. Берәр маньяк һөҗүм итте дип торам…» — дип китеп барды.

Карчык киткәч тә көлү дәвам итте. Ул бит шулай – бер башланса, туктап булмый. Инде Нәсимәнең яңак сеңерләре авырта башлады, Света артка таба авып төште, эскәмия өстендә аның аллы-гөлле калош кигән аяклары калтыранды. Нәсимә: «Пионны сындырдың бит», — дип өзгәләнде. Аны ике яктан тотып торгызгач та, көлү өянәге дәвам итте. Света, күлмәген каккалап: «Кара инде, егылганчы көлдем», — дип куйды. Нәсимә: «Эчем катканчы көлдем, хәерле булсын инде, көлә-көлә астым юешләнде», — дип өенә йөгерде. Таралышканда соңгы сүзне акыллы Люда әйтте. «Көлгәндә 17 пар мускул катнаша. Бу бик файдалы күнегү», — дип «нокта» куйды ул.

Зөһрә Вәли, Ижау шәһәре