Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Төкле аягың белән, «Рәйхан»!
26.04.2017

Төкле аягың белән, «Рәйхан»!

23 апрель көнне “Спартак” халык иҗаты йортында яңа оешкан “Рәйхан” ансамбленең “Хыяллана авыл кызлары” исемле тәүге концерты булып узды. Сәхнәләштерелгән концерт туган туфрагыбызга, туган нигезебезгә, халкыбызга, туган телебезгә карата көчле сөю, патриотик хисләр белән сугарылган иде.
Ансамбль күптән түгел генә оешуга карамастан, бик уңышлы чыгыш ясады. Бәйрәм заманча яңа форматта оештырылган һәм шул ук вакытта милли традиция сакланган. Сәхнәдә берсеннән-берсе матур, талантлы милләттәшләребезнең чыгышлары күңелгә хуш килде. Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Таң­сылу Бәйрәмгулова һәм Ирек Мөхәммәтҗановның, Гүзәлия Хәкимова, Әлфия Рәҗәпова, Инзилә Зыязетдинова, Бриллиант Абдрахманованың чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр.
Мин кечкенәдән “Рәйхан” җырын туганнарым, җырчы Габдулла Рәхимкулов башкаруында тыңлап үстем. Ул җырны Ирек Мөхәммәтҗанов башкарганда уйларым белән үземнең мәрхүм якыннарымны исемә төшереп утырдым. Нинди матур яңгырый! Концертларда халык җырлары күбрәк яңгырасын иде. Алар өлкәннәрнең күңеленә бик якын. Бу концертта да тамашачылар яшьлек елларын яңарттылар. Дәртле ”Афәрин” бию төркеменең күркәм чыгышлары концерт программасын тагын да баетты. Концертның музыкаль өлешен Удмуртиянең атказанган мәдәният хез­мәт­кәре Илгизәр Шакиров бизәде.
Җырчы Таңсылу Бәйрәмгулова белән мин күп еллар таныш. Ул композитор Риф Гатауллин оештырган “Һәвәскәр композиторлар иҗатын барлау” конкурсында тормыш иптәшем мәрхүм Марс Талибуллин сүзләренә Әлфия Шиһапова иҗат иткән ”Яшик яратып” исемле җырны башкарды һәм ул җыр Татарстан радиосының алтын фондына керде.
Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, “Бәхет” ансамбле җитәкчесе Рәфилә Рәсүлева үзешчән артистларга рәхмәт белдереп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Әлеге ансамбльнең җитәкчесе Диния Кәримуллинага сокланырлык! Ул Алабуга сәнгать училищесын, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлап, бүгенге көндә 107 санлы “Энҗе” балалар бакчасында музыка хезмәткәре булып эшли. Инде күп кенә милли чараларыбызның бизәге булырга да өлгерде. Аңа һәм “Рәйхан” ансамбленә иҗат уңышлары, хәерле юл телибез!

Вәҗиһә Заһидуллина, Ижау шәһәре.