Төз ату остасы Зиннур
Төз ату остасы Зиннур
Бөек Ватан сугышы каһарманы Зиннур ага Дәүләткиров турында бу язмам. Ул 89 яшендә, Ижау шәһәренең Загородная урамында яши. Аның күкрәген, немец фашистларыннан зур шәһәрләрне азат итү өчен бирелгән медальләр белән бергә, 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ике Кызыл Йолдыз ордены, 3нче дәрәҗә Дан ордены, ике “Батырлык өчен” медале бизи.
Зиннур абый белән Сәлимә апаның өендә шундый пөхтәлек, матурлык, ярашканлык, илаһи бер тынычлык хөкем сөрә. Табын тирәсендә гөрләшеп чәй эчеп утырган вакытларына туры килүемә башта бераз уңайсызланып калган идем. Кая ул, ак күгәрчендәй ап-ак яулыгын бөркәнгән Сәлимә апа һәм башына түбәтәй кигән Зиннур абый сүз алышырга да ирек бирмичә, мине кыстый-кыстый өстәл янына утырттылар.
Килүемнең сәбәбе – Зиннур абыйның сугыштагы батырлыклары турында “Яңарыш” газетасы укучыларына җиткерү теләгем булу хакында әйткәч, ветеранның күзләре сагышланды, уйлары белән еракка-еракка киткәне сизелде. Сүз артыннан сүз ялганып китте. Ул сабыр кеше, теләгәнен зиһене аша уздырмыйча гына гамәл кылмас, ниндидер бер салмак кына аккан елгага тартым. Хискә дә тиз бирелми, фронтта күргәннәре, җан-тән җәрәхәтләре күңеленең төбенә төшмичә калмагандыр инде. Әмма аның белән аралашуы җиңел. Ул сүзен уйлап әйтә, әйткәнен үтәми калмый. Кыскасы, вәгъдәсендә тора белгән, антына бервакытта да хыянәт итми торган шәхес. “Сүз колы”, — диләр андыйлар турында.
Әйе, сугыш беткәнгә 68 ел узып китсә дә, аның дәһшәте – ветераннарның, толларның йөзләрендә, көл булган шәһәрләр өстендә, яу кырыннан кайтмый калган ир-егетләр, әти-бабайлар каберлегендә. Аның сары сагышы бүгенге көндә кечкенә пенсия хакына тамак туйдыручы сугыш чоры балаларының күзләрендә. Мин Зиннур абыйның хатирәләр капкасы кинәт каерылып китүенә сөенәм. Ветеранның хисләре тышка бәреп чыккан мәлдә, сугыш дигән каһәр турында сөйләгәннәрен тын алганымны да сиздермәскә тырышып тыңлыйм. Ул бу бәреләшләр турында авыр хисләргә бирелеп, аерым эпизодларга тукталып болай сөйли:
“Әгерҗе районы Барҗы авылында туып үссәм дә, мәктәп елларым Салагыш авылында үтте. Кешедән кешегә фатирга күчеп, интернатта яшәргә туры килде. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, алга таба укуны дәвам итәргә мөмкинлек булмады. Язмышым кушкандыр инде, сугыш башланган вакытта Харьков шәһәрендәге заводларның берсендә маркировщик (эрегән металга сан куеп торучы) булып эшли идем. Әлеге җанөшеткеч хәбәрне ишетүгә, өч егет качып туган ягыбызга кайтып киттек. (Сугыштан соң белдем, бездән соң качып киткәннәрне тотып, җинаять эше ачып җавапка тартканнар.) Горький шәһәренә хәтле көймә белән кайттык. Безнең бәхеттән, хәрби хезмәткә алынучыларны алып барган теплоходка утыра алдык. Әгерҗедә ФЗОда алты ай укыганнан соң, слесарь һөнәрен үзләштереп, Муром шәһәренә җибәрделәр.
Сугышның кызган чагы, мине 1942 елның май аенда сугышка алып киттеләр. Башта Кострома шәһәрендәге хәрби лагерьда булдым. Аннан зенитчы булып Куйбышев шәһәрендә Ил-2 самолетларын чыгара торган заводны сакладык. Аннан соң ай ярым радистлыкка, аннан 76 миллиметрлы пушкаларда төзәп атучы булырга (наводчик) өйрәттеләр. Бик күп авырлыклар күргәннән соң, тарихка кереп калган Курск-Орлов дугасында идем инде. 95нче гвардияче укчы полкның 31нче гвардияче укчы дивизиясе составында 76 миллиметрлы пушка расчетының төзәп атучысы буларак, бөек Ватан сугышы тарихына “Курск дугасы хәрби операциясе” исеме белән кергән хәлиткеч сугышта булдым. Сугыш безне, егерме яшебез дә тулмаган төрле милләт улларын, бер-беребезне сүзсез дә аңларга, ярдәмчел булырга, ил кайгысын гомумхалык кайгысы итеп кабул итәргә өйрәтте. Курск-Орлов дугасы җиренең һәр карышы минем белән иңгә-иң сугышкан меңнәрчә солдат офицерларның каны белән сугарылган.
Бервакыт алгы сызыкта сугыш тынган арада ял итәргә уйладык. Мин үземнең пушканы печән, агач ботаклары белән каплап куйдым. Озак та үтми, бездән ерак түгел снарядлар төшеп шартлый башлады. Кычкыру-ыңгырашу тавышлары ишетелде. Фашистлар һөҗүм башладылар. Снарядлар “фиулап” очалар да башта “пышлаган” кебек булып торалар, аннан бик көчле шартлау була. Шартлап ярылып, кыйпылчыкларның баш очыннан фырылдашып үтеп китүләрен ишетәсең. Шул вакытта мин пушка астына кереп яттым. Снаряд шартлавы булды, ике ягымдагы пушка юкка чыкты. Ходай саклагандыр инде мин исән калдым. Урыны-урыны белән чигенеп булса да, дошманны туктаттык. Икенче көнне иртән “Дошманга каршы атака!” дигән боерык бирелде. Көн матур, кояшлы иде. Бәрелеш 3 сәгать 40 минут дәвам итте. Төрле кораллардан атыштан җирләр тетрәде. Моңарчы сугышның “чәчәкләрен” генә күреп йөргәнбез икән. Менә кайда, ничек була икән аның җимешләре! Тәүлекләр буе барган туктаусыз каты һөҗүм сугыштан соң дошман бирелә башлады. 14 июль көнне сул аягым яраланып, госпитальгә эләктем.
Дәваланып чыкканнан соң кабат хезмәтемне дәвам иттем. Төз ату остасы булуымны исәпкә алып миңа 76 миллиметрлы кыска көпшәле текә траектория белән ата торган гаубица пушкасын тапшырдылар. Неман елгасын кичкәннән соң, солдатларыбызның саны кимеде. Дошман чигенеп үз өненә якынайган саен сугыш тагы да катылана, яраланган ерткычның каршылык күрсәтүе көчәя. Йомгак шул: көн азагына өч йөздән артык кешедән нибары утыз-кырыгы гына исән калып тора. Исән калганнары да, физик яктан таза кебек күренсәләр дә, рухи яктан басылганнар иде.
Өзлексез, көнне-төнгә, төнне-көнгә ялгый-ялгый Орша, Витебск шәһәрләрен азат иттек. Пуля яңгыры астында Березина елгасын вакытлыча корылган йөзмә күпер аша кичеп, Белоруссияне азат итү, Көнбатыш Пруссияне алу, Кенигсберг өчен барган сугышларда катнаштым. Кенигсберг илбасарларның соңгы таянычы, соңгы терәге булды. Фронт командующие Иван Черняховский да шушы операция барышында снаряд кыйпылчыгы тиеп һәлак булды. Яңадан һөҗүмгә дигән боерык булгач, 1945 елның 20 гыйнваренда атыш вакытында йөземә, авызыма снаряд кыйпылчыгы тиеп, бик каты яраландым. Борыным тегелгән, тешләрем коелган хәлдә дә пушкамны ташламадым. Дүрт көннән соң төнге сугыш вакытында башыма авыр яраландым һәм сугыштан чыгарга мәҗбүр булдым. Госпитальдә дәваланганнан соң яңадан сугышка кердем. Фашист гаскәрләрен үз җирләреннән типкәли-типкәли, понтон күперләрдән пушкаларны чыгарып, аларның оборона корылмаларын тар-мар итә-итә, безнең зенит артиллериябез, 1945 елның апрель азагында беренчеләрдән булып, Германия җиренә килеп аяк басты. Ату кораллары калмагач, кул сугышына керештек. Өч мәртәбә авыр яраландым, ике тапкыр кул сугышында катнаштым. Мактанып әйтүем түгел: пушкадан төз атканга, ышанычлы, сәләтле булгангамы, командир үзенең пушкасын миңа тапшырды. Аның ярдәме белән укчы батальон, дүрт пулемет ноктасы юк ителде. Командирыбыз майор Иван Коваленко мине орденга тәкъдим итте. Коралдан төз атуым өчен миңа “Снайпер” исеме тактылар. Җиңү көнен 337нче авыр танклар полкы составында, Су-100 “үзйөрешле” орудие командиры буларак, гвардия өлкән сержант дәрәҗәсендә Кенигсберг шәһәре крепостеннән 15 чакрым булган урында каршыладым”, — диде һәм уйга калды Зиннур абый.
Бераздан ветеранның йөзендә елмаю барлыкка килде. Нигә дисәм, сәбәбе бар икән, ул болай дип сөйләп китте:
“Әй энем, фронт ул – тере организм. Анда да кешеләр яши. Аларны өзлексез азык, корал, башка сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итәргә кирәк. Көнчыгыш Пруссиядә булды бу хәл. Азык-төлек бик чамалы иде. Күрәм, авыл артындагы болынлыкта 6 баш сыер үлән кыркып йөри. Үрмәли-шуа барып, бер сыерның койрыгыннан эләктердем бит. Сыер куркуыннан мине сөйрәп алып китмәсенме!? Бу хәлне немецлар күреп алып ут ачтылар. Пулялар сызгырып янымнан гына узуга да карамастан сыерны ычкындырмадым. Малкай алҗый башлагач, сырты аша үрмәләп, мөгезеннән эләктереп алдым һәм урманга безнекеләргә алып чыктым. Шулай итеп сөтле дә, итле дә булдык.
Каты яралансам да, исән калуыма бүген дә сөенеп бетә алмыйм. Сугыш беткәннән соң Украинада танк командиры булып хезмәтемне дәвам иттем. 1947 елның мартында гына туган авылыма әйләнеп кайту насыйп булды. Еллар арты еллар үтте. Тормыш иптәшем Сәлимә белән бергә яшәвебезгә дә алты дистә ел үтте. Моннан күп еллар элек авылыбызны су басу сәбәпле, гаиләбез белән Ижауга килеп төпләндек. Барҗы авылында җиткергән йортыбызны күчереп салдык. Әнә нинди юан бүрәнәләр – Красный Бор урманында үскән наратлар алар. Ходайга шөкер, бүген тыныч тормышта яшибез. Шулай да, әле анда, әле монда кабынып алган сугыш утлары кабат яраларны яңарта.
Курск-Орлов дугасында бәрелешкә 65 ел тулу уңаеннан, 2008 елда, мине шунда очрашуга чакырдылар. Анда миңа байтак дулкынландыргыч мизгелләр кичерергә туры килде. Башка кунаклар белән бергә, мине каты сугыш барган җирләргә алып бардылар. Үзебез казыган окопларны, снаряд шартлаганнан соң калган чокырларны күрдек. Безнең турыда дистәләрчә китап чыгарылган, кинофильмнар төшерелгәнлеген белдек.
Авылларыбызны су басу, үзгәртеп кору, капитализмга күчү чорларын кичерергә туры килде. Җиңүләребезнең кыйммәтле вә хөрмәтле җимешен балаларыбыз, оныкларыбызга татырга язса иде. Безнең ничә еллар буе оныта алмаган газапларны кабат оныкларга кичерергә язмасын, дөньябыз имин булсын иде”, — диде сүзен тәмамлап ветеран.
“Чапаев” кинофильмында бер эпизод бар. Анда Василий Ивановичның “Война кончится, великолепная будет жизнь, помирать не надо”, — дигән сүзләре искә килә. Чапаев бабабызның бу хыялларына күп еллар үтеп китсә дә, әлегә кадәр “прекрасная жизнь”ны күрә алмыйча киттеләр шул ветераннар. Ике Бөек Ватан сугышында батырларча сугышкан, соңгысында кулын өздереп кайткан, “Пушкин” исемендәге колхозның “Почетлы колхозчы”сы әтием Гыймазетдин гомеренең соңгы көннәренә кадәр сыңар кулы белән тал кайрысы куптарып, амбарда каравылда торып, без — тугыз баланың тамагын туйдырды. “Яңарыш” газетасының 2011 елгы 16нчы санында “Ветеранга фатир булырмы?” дигән язмамның герое, 23 яшеннән 1нче группа сугыш инвалиды Хәбиров Нурлыгаян бабай да фатир ала алмыйча, бертөрле уңайлыклары булмаган шартларда яшәп, тагаракта юынып, түрәләргә рәнҗеп, түбәнсенеп, күптән түгел дөнья куйды. Сөйли китсәң, бик күп алар, һәр авылда, һәр шәһәрдә бар. Чапаевның хыялы, күп еллар үтеп китсә дә, аның замандашларына гына түгел, Бөек Ватан сугышы ветераннарына да, аларга гынамы, соңрак туган буыннарга да еллар үтү белән ерагая барган мираж гына булып кала килә.
“Без дә: “Прекрасная будет жизнь”, — дип хыялланган идек. Әмма үзең тырышмасаң, булмый икән, менә Сәлимә апагыз белән бер минут тик торганыбыз юк. Җиде баш кортыбыз бар, бакчабызда ел саен җиләк-җимеш үстерәбез. Түрәләргә барып, сорашып йөреп булмый бит инде. Машина, фатир алган ветераннар да бар, ишетәм, күрәм. Гаделлекнең булганы юк инде аның, Ринат энем. Кайвакытта тәнемдәге снаряд кыйпылчыгы селкенеп куя, чыгып шартлардай хәлгә җитә”, — диде ветеран көрсенеп.
Мин олы бүлмәдәге китап киштәсенә күз салдым. Анда олуг язучыларыбыз Гамил ага Абзал, драматург Юныс ага Әминевнең китаплары урын алган. Бу өч гаилә гомер буе дус булып, бер-берсенә кунакка йөрешеп, аралашып яшәгәннәр. Бу хакта Гамил аганың газетада мәкаләсе дә басылып чыккан. Бер китапта Юныс ага үз кулы белән язган шундый юллар бар:
“Онытылмас дусларыбыз!
Бүген бергә-бергә узган гомерләрне бик сагынып сөйләдек. Әмма “бүген”е дә бар бит әле аның. Минемчә, без әнә шул “бүгенгесен” дә кешеләр сокланырлык итеп яшибез.
Юныс Әминев. 2 февраль 1982 ел, Әлмәт шәһәре”.
Хөрмәтле укучым! Бу бер язмада гына барын да язып бетереп булмый. Сәлимә апа минем укытучым да бит әле. Барҗы урта мәктәбендә укыганда тәүге тапкыр зиһенемә татар теленә мәхәббәт, горурлык хисләре салган хөрмәтле кешем ул. Мин дә Юныс аганың сүзләренә кушылып, Зиннур абый белән Сәлимә апа яшәгән йорттан гомернең “бүгенгесен” кешеләр сокланырлык итеп яшәү теләге һәм шат күңел белән кайтып киттем.
Ринат Батталов