Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Төзәтеп булмаслык хата кылма!
18.06.2020

Төзәтеп булмаслык хата кылма!

26 июнь – Наркоманиягә каршы көрәш көне

Атаклы язучы Чыңгыз Айтматов: “Кеше чума, малярия, тифны җиңә алды. Ләкин эчкечелек, наркомания, СПИД кебек явыз афәтләр кешелекне газаплый”, — дип әйткән. Бу чыннан да шулай. Җәмгыятьтә “наркомания” сүзе инде күптән гадәти сүзгә әверелде, зәңгәр экраннардан һәрдаим аның турында сөйләп торалар. Тик аның белән күзгә-күз очрашмаган кешегә бу сүздә күпме әниләрнең күз яшьләре, җимерелгән язмышлар, авырту һәм өметсезлек яшеренгәнен аңлавы авыр. Язмамда наркотикларның зыянын тасвирламыйча, тормыштан алынган мисалларга тукталып китәсем килә.
Ижау шәһәренең бала тудыру йорты. 17 яшьлек кыз баланың нарасые җитлекмичә туа. Берничә сәгатьтән соң бала тартыша-тартыша елый башлый. Табиблар аны тынычландыру өчен кулдан килгән барсын да эшлиләр. Ләкин сабыйның хәле тагын да начарлана. Нәтиҗәдә ул якты дөньяга аваз салып берничә сәгать кенә яшәп калырга өлгерә: ломка булып, йөрәге тибүдән туктый…
Глазов шәһәре бала тудыру йортында берничә ел элек ВИЧ-инфекцияле бала туа. Аның әти-әнисе — 5 еллык стажлары булган наркоманнар. Бала кыска гына гомерен дә газапта уздырачак…
Бу нарасыйларның “әни” сүзен әйтә алмауларында кем гаепле? Якты дөньяга туарга да өлгермәгән сабыйларны газап утларына кем салган? Әлбәттә, үзләре турында гына уйлаган әти-әниләре! Әйе, бу тормышта һәркем хаталана ала. Тик кайбер хаталарны төзәтеп булмый, кызганычка каршы.
Наркотиклар кулланучы 17 яшьлек яшүсмер кызның шәхси көндәлегендә: “Мин – наркоман. Бу турыда үз-үземә булса да әйтергә вакыт җиткәндер. Әйе, мин хәзер наркоман булуның чынлыкта ни икәнен аңлыйм! Ә бит барысы да кызыксынып кына татып караудан башланган иде…” – дип языл­ган сүзләрне укыган идем. Чыннан да, күп очракта кызыксыну зур фаҗигагә китерә. Бер генә тапкыр татып караудан әллә ни булмый дип уйлаучы яшьләр үз теләкләре белән башларын элмәккә тыгуларын сизми дә калалар.

Зөлфирә Субаева, Можга шәһәре.