Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Төзүче – мактаулы һөнәр
11.08.2021

Төзүче – мактаулы һөнәр

8 август көнне Удмуртиянең 4 меңнән артык оешмасында хезмәт куючы 23 меңнән артык төзүче һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлаулар кабул иттеләр. Республика Башлыгы Александр Бречалов бу көнне төзүчеләр династиясе белән очрашып, бәйрәм белән котлады. Өч туган Алмира Гарифуллина, Зилена Кузьминых һәм Нурия Старикова республикабызның төрле оешмаларында штукатур-маляр булып эшлиләр. Аларның әтиләре Гавис Кадыйров та төзелештә кранчы булып эшләгән. Әлеге гаилә турында газетабызның алдагы саннарында укырсыз.
9 августта «Аксион» мәдәният сараенда Төзүчеләр көненә ба­гышланган тантаналы чара узды. «Төзүчеләр алдында торган бурычлар елдан-ел катлаулана гына бара. 2017 һәм 2018 елларда тармакка капитал салу 3 млрд. сум булса, быел-9 млрд.сум. 2017 елда безгә 4 ел эчендә 52 балалар бакчасы төзү мөмкин хәл түгел кебек тоелды, ә хәзер без бу проектны тәмамлыйбыз инде. Шулай ук бу мәктәпләргә дә кагыла: дүрт ел эчендә ун мәктәп төзелде һәм тагын якын киләчәктә биш мәктәп сафка басачак.
Төзүчеләр ярдәмендә сәламәтлек саклау тармагы да җитди үзгәрешләр кичерде: 116 фельдшер-акушерлык пунктлары, хастаханәләр, поликлиникалар һәм амбулаторияләр төзелде һәм бу эш дәвам итә. Әйтик, быел Можга һәм Воткинскида озак көтелгән поликлиникалар, Завьялово районында амбулатория төзелеше башланды. Киләсе елда республика тубдиспансерында эшләрне төгәлләү бурычы тора.
Шулай ук төзүчеләр эше нәтиҗәсендә Можгада Боз аренасы һәм Воткинскида ябык шугалак ачылды. Тиздән Ижауда 50 метрлы бассейнда беренче ярышлар узачак. Алар авылда массакүләм спортны үстерүгә зур өлеш кертә: 12 стадион, 6 физкультура-сәламәтләндерү комплексы һәм 4 чаңгы базасы төзелде. Быел, 2017 ел белән чагыштырганда, 181 мең квадрат метрга артыграк торак төзелде», — дип билгеләп үтте Александр Бречалов төзүчеләрне котлау тантанасында.