Тәрәзәдәге таплар
Авылга кайткач, укытучым янына кердем. Өе бик чиста, бар да үз урынында. Яңа пластик тәрәзәләр өйне яктыртып җибәргән. Бераз сөйләшкәннән соң чәй эчәргә утырдык. Ничектер күзем алдагы тәрәзәгә төште: бер җире таплы, пычранган иде. Ничек инде бар тәрәзә ялтырап тора, ә берсе шундый? Апам да сизеп алды гаҗәпләнгән карашымны.
— Тәрәзә янында ике кош очып йөри иде. Берсе ачык форточкадан кереп, түрдәге тәрәзәгә бәрелеп үлде, — диде. – Икенчесе, үзенең парын эзләп, тәрәзәдән керергә тырышты. Бәрелеп-бәрелеп тә алды. Менә шуңа күрә пычранды да ул. Берничә көн элек ишегалдына чыксам, тәрәзә турында үлгән кошка тап булдым, — диде тирән сулап апам. — Пары янына бакча артына җирләдем, инде җаны тынычлангандыр мәрхүм кошчыкның. Кем әйтер алар кош кына дип, кешеләрдән дә акыллырак, тугрырак икән алар”, — дип көрсенеп куйды ул…
Шәфкать Ганиев, Ижау шәһәре.