Тәртип сагында -300 ел
Эчке эшләр министрлыгы тармагында булган үзгәрешләр көтелгән нәтиҗәләрен бирә башлады. Ил масштабында бәяләргә җыенмыйм, ә менә Ижау шәһәрендә уңай үзгәрешләр күз алдында. Хикмәт яңартылган биналарда, ведомствоның матди-техник базасы яхшыруында гына түгел, ә состав эшенең кардиналь үзгәрешләрендә. Соңгы вакытта полициянең менталитеты, уйлау сәләте, һөнәргә карашы тамырдан үзгәрә. Моны мин генә түгел, бөтен ил халкы тоядыр. Россия полициясенең 300 еллык юбилеена багышланган мәкаләмне әнә шулай позитив рухта башлыйсым килә.
Журналист һөнәрен алыштыра
Юбилей уңаеннан Удмуртия Эчке эшләр министрлыгы “Журналист һөнәрен алыштыра» акциясе уздырды. Министрлыкта хезмәт куючы хезмәткәрләр безне, 20дән артык матбугат һәм телевидение хезмәткәрләрен бер көнгә булса да үзләре эшли торган мохиткә чумдырдылар. Удмуртия Республикасы Эчке эшләр министры вазифасын вакытлыча башкаручы Олег Мальцев һәрберебезгә Эчке эшләр министрлыгында хезмәт куючы таныклыгы (исемнәребез язылган) тапшырды. Әлбәттә, һөнәр үзләштергәнче аның тарихын белергә кирәк, биредә урнашкан музейда Эчке эшләр министрлыгы үткән юл белән таныштык. 1718 елда Петр I тарафыннан оештырылган оешманың бер бүлеге бүгенгә кадәр тарихи, зур юл үткән. Бу тарихта безнең милләттәшләребезнең көче дә зур. Удмуртия Республикасының Эчке эшләр министрлыгында хезмәт куйган Бөек Ватан сугышы ветераны, милиция подполковнигы 95 яшьлек Шәйхенур Муллин, СССР Эчке эшләр министрлыгының атказанган хезмәткәре, Удмуртия Республикасының мактаулы ветераны, Бөек Петр исемендәге премия лауреаты, Язучылар берлеге әгъзасы, отставкадагы полковник, кырык алты китап авторы, бик күп хөкүмәт бүләкләре иясе Рөстәм Заппаров, УР Хокук саклау органнарының атказанган хезмәткәре, подполковник Таңчулпан Батршина кебек билгеле шәхесләребез артында күпме яшьләр бар!
Тарих эзләрен барлагач, безне, җинаятьчеләр йөртә торган автобус (тәрәзәләре тимер рәшәткәле) белән Удмуртия Республикасының Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һөнәри әзерлек үтә торган үзәккә алып киттеләр.
“Марлезон” балетының икенче өлеше
Әлеге үзәк 1990 елдан бирле Эчке эшләр министрлыгына хезмәткә алынучыларга һөнәри белем бирә һәм алар биредә һәрвакыт белемнәрен күтәреп торалар. Безгә дә ике сәгать эчендә биредә хезмәткәрләр үзләштерә торган берничә юнәлешне күрсәттеләр. Әйтергә кирәк “Яшь сугышчы” курсы җиңелләрдән түгел. Таләпчән хәрби белем бирүче укытучылар безне сафка тезеп, атлау алымнарын, “Үрә кат!”, “Тигезлән!” боерыклары биреп, сафтагы тәртипләрне өйрәттеләр. Мәктәптә үзләштергән башлангыч хәрби әзерлекне искә төшереп, безгә белем биргән укытучыбыз Фәнис Шәриповка рәхмәт хисләре туды. Миннән яшьрәк журналистлар: “Безгә мәктәптә хәрби әзерлек дәресләре булмады”, — дип үкенделәр. Монысы баласы гына булган, җәмәгать! Әлеге үзәкнең урынбасары: “Хәзер “Марлезон” балетының икенче өлеше башлана!” — дип боерык биргәч, полиция формасында, бронежилет, каска кигән, кулларына калкан, тукмар (дубинка) тоткан биредә белем алучы 11 егет, һәр боерыкны кычкырып кабатлап, хәрби алымнар күрсәттеләр, шуннан соң башланды хәлләр! (Әлеге гыйбарә «Д`артаньян һәм өч мушкетер” тарихи комедиясеннән алынган. Фильмның бер сериясендә король сараенда зур чара бара. Анда катнашучылар “Па” бию хәрәкәте ясыйлар, ягъни “Марлезон” балеты бииләр. Шул чакта тиктормас Д`артаньян церемониймейстерны (йоланы үткәрүче) ялгыш аягыннан ега, ә тегесе аның алдыннан гына “Марлезон” балетының икенче өлешен белдергән була). 15 килограммлы бронежилет, каска киеп, калкан, тукмар тотып, сафта басып торганда, кычкыра-кычкыра хәрби боерыкларны үтәгәндә, мин хезмәткәрләрнең хәлен аңладым. Тиздән бирегә тугыз айга белем алырга килүче Эчке эшләр министрлыгында эшләүче энемне уйлап куйдым. Макаров пистолетын, Калашников мылтыгын сүтеп-җыю үзенә күрә бер мавыктыргыч шөгыль булды. Һөнәр үзләштерүчеләр күз бәйләп тә сүтеп-җыеп шаккатырдылар. Полиция хезмәткәре — әле ул тәртип саклаучы гына түгел, ул ярдәм күрсәтүче дә. Чиратта беренче медицина ярдәме күрсәтү дәресе. Без “Максим” исемле тренажер манекенга беренче ярдәм күрсәттек. Ясалма сулыш, йөрәгенә массаж ясадык. Авыру яраланганда, тиз арада канын туктату, җайлы итеп бинт урау алымнарын өйрәндек. Һәм инде иң кызыклысы! Спорт залында егетләр-кызлар безгә көрәш алымнары күрсәттеләр. Зифа буйлы кызлар зур гәүдәле егетләрне аркаларына алып салдылар. Урамда, бигрәк тә караңгы вакытларда хатын-кызларга ташлану очраклары адым саен. Әнә шундый чакта ничек сакланырга һәм нинди алымнар кулланырга кирәклеген өйрәттеләр. Әйе, бу дәресләрдән соң, полициядә очраклы кешеләр генә эшләмәгәнен аңлыйсың, аларга хөрмәт артуын тоясың.
Телсез шаһитлар
Акциянең икенче өлеше Удмуртия Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләрендә үтте. Мин эксперт-криминалистик үзәкне сайладым. Биредә эш кайный, ләкин шулай да безне хезмәткәрләр ачык йөз белән каршы алдылар, кыйммәтле вакытларын безгә сарыф иттеләр. Россия Эчке эшләр министрлыгында эксперт-криминалистик хезмәт 1919 елның 1 мартыннан башлап эшләп килә. Бүгенге көндә әлеге хезмәт җинаятьләрне ачуда иң зур ярдәмче булып тора.
Беренче эксперт төркемнәренең төп эш коралы «Зенит» фотоаппараты, эзләр жыю өчен кирәкле булган порошоклар һәм җинаять кылынган урында эзләрне җыю өчен инструментлар тартмасы булган. 1960 елларда исә төп тикшерү юнәлеше булып дактилоскопия — кешенең кул, бармаклар һәм аяк эзләре буенча өйрәнү кулланылган. Кеше китә, эзләр кала. Эксперт -криминалистлар моны аеруча да яхшы беләләр. Чөнки еш кына, нәкъ менә эзләр, җинаять кылынган урыннарда көтелмәгән борылышларны ачыкларга һәм нәтиҗәдә, хокук бозучының эзенә төшәргә ярдәм итә. Эксперт-криминалистларның җинаять урыныннан алынган дәлилләргә, икенче төрле әйткәндә, “телсез шаһитлар”га таянып эш итүе билгеле. Алар хокук сакчыларына җинаятьчеләрне тотарга кешеләрдән дә ныграк ярдәм итә.
Биредә бүгенге көндә үткәрелә торган экспертиза төрләре җәмгыятьнең бар өлкәләре белән диярлек бәйләнгән. Мисал өчен, бухгалтерлык экспертизасы ярдәмендә әлеге өлкәдәге хисаплар тикшерелә. Наркотик, психотроп, агулы матдәләр белән эш иткәндә, физик-химик экспертиза ясыйлар. Автотехник экспертиза юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләрен һәм урланган машиналарны ачыкларга ярдәм итә. Трасологик экспертиза — аяк һәм кием, транспорт чаралары, корал, тешләр, ирен эзләрен һәм башкаларны тикшерә. Традицион булып саналган дактилоскопия ярдәмендә баллистик һәм шартлауларны тикшерүче экспертиза үткәрелә.
Эксперт-криминалистик үзәкнең компьютерлар экспертизасы бүлеге җитәкчесе урынбасары Александр Семенов: “Соңгы вакытта экспертлар турында шактый гына кинолар күрсәтә башладылар. Аларның барысы да чынга туры килә дип әйтә алмыйм. Бар эшне дә бер-ике көндә генә тикшереп бетереп булмый. Безнең эштә бу процесс айларга, елларга да сузылырга мөмкин. Әмма бер ягы охшаш — кинода да, тормышта да без хакыйкатьне эзләп табарга тырышабыз. Һәм әйтергә кирәк: белгечләребез моны оста башкара. Эксперт-криминалист — шундый ук полиция хезмәткәре. Безнең хезмәткәрләр шулай ук җинаять урынына чыга, аны ачуда ярдәм итә. Җинаять урынында һәр кеше эз калдыра. Аның аяк-кул эзләре, чәче, каны, теше, кием җепселләре калырга мөмкин. Эксперт-криминалистның бурычы — шуларны җентекләп җыю һәм дөрес тикшерү. Җинаятьне ачуда иң зур ярдәм күрсәтүчеләр — шулар. Кемнеңдер бармак эзе табылган икән, алар исәпкә куела. Чәч, кан, башка биоматериаллардан аның генотибы бүленеп алына. Болар — һәр кешенең үзенә генә хас нәрсәләр. Әгәр дә шушы кеше берничә елдан соң җинаять эшли икән, калдырган “таныш” бармак эзләре буенча тотыла ала. Эш күп. Бирегә экспертиза үткәрү өчен бөтен республикадан дәлилләр китерелә, чөнки үзәктәге заманча аппаратура төрле экспертиза ясарга мөмкинлек бирә. Бармак эзләре сакланган бердәм дактилоскопик мәгълүматлар базасы бар. Әлеге картотекада кешенең бармак эзе саклана. Алар буенча шәхесне ачыклау авыр түгел. Бу мәсьәләдә хатын-кызлар белән катлаулырак. Ирләр армиягә чакырылганда, шулай ук, әйтик, полициягә эшкә кергәндә дактилоскопия процедурасын үтә. Чөнки бәхетсез очрак була калса, аны тану авырлык тудырырга мөмкин. Безнең илдә бөтен кешегә дә бу процедураны үткәрү закон буенча тыелган”, — диде ул.
Милләттәшебез Илдар Фәттахов биредә күп еллар буена хезмәт куя. Ул: “Баллистика, дактилоскопия, документларны, почеркны техник тикшерү кебек традицион төр экспертизалар эшлибез. Махсус тикшерүләр дә үткәрәбез. Мәсәлән, генетик экспертиза вакытында ДНКны тикшерәбез, соңгы елларда бу фән нык алга китте, фоноскопия экспертизасы тавышларны тикшерә. Эшебез кызыклы һәм җаваплы”, — диде. Эксперт- криминалист булу җиңел түгел. Ул күпкырлы белем, зур игътибар, сабырлык сорый. Шөкер, шәһәребездә горурланырлык эксперт-белгечләр шактый. Алар көн дә намус белән үз вазифаларын башкарып, тикшерүчеләргә ярдәм итәләр.
Үзәкнең авыр тимер ишекләрен ябып чыгып, “Иреккә — чиста намус белән” (полиция хезмәткәрләренең гыйбарәле җөмләсен) кабатлап, урамга атладым. Һөнәр алыштыру тәҗрибәсеннән үзем өчен шуны аңладым: хокук саклау органнары хезмәткәрләре нинди генә бүлектә көч куйсалар да, гаять тынгысыз, салкын канлылык һәм тиз уйлап, дөрес карарга килүне таләп итүче һөнәр ияләре. Көн-төн белән исәпләшмәүче, иң мөһиме — кешеләр белән уртак тел таба белеп эшләүче полиция хезмәткәрләренең барысына да эшләрендә бары тик сабырлык һәм канун бозу очракларының азрак булуын телим.
Рәфилә Рәсүлева.