Тәрбия чыганагы
“Әдәби вә шигъри әсәрләргә һичбер төрле тәэсир бирмәгән адәм юк”.
Галимҗан Ибраһимов.
Мин бу язмамда 7,8нче сыйныф әдәбият дәреслегенә кертелгән берничә әсәргә тукталырга булдым. Без Каюм Насыйриның “Әбугалисина” фантастик повестын укыдык. Әлбәттә, укучылар кызыксынып укый. Чөнки әсәр маҗаралы хәлләргә бай. Ә мин укытучы буларак, укучыларга могҗизаны булдыру чыганагын билгеләргә кушам. Укучылар әлеге әсәрне укыганнан соң, белемнең көченә, аның могҗизалар тудыра алуына тагын бер кабат инаналар. Әбугалисина белән Әбелхарис бер ел буена мәгарәдә гыйлем байлыгын — китапларны өйрәнәләр. Бар күңелләрен биреп, гыйлемнең тирән серенә төшенәләр. Бу әсәрнең актуальлеге дә шунда: хәзерге укучы кулына китапны сирәк тота. “Апа, 10 бит укыйсы. Бу күп бит…” — дип, авыр сулап куялар. Күп очракта сыйныфның яртысы өйгә бирелгән әсәрне укып килергә дә ашыкмый. Ә җавап бар: укыдым, әмма аңламадым. Әбугалисина образы аша китапның, белемнең көчен дәлилли алабыз.
Тагын бер матур классик әсәргә тукталасым килә. Фатих Хөснинең “Йөзек кашы” лирик-романтик повестен укучылар бик кызыксынып укыдылар. Укучы әсәрдә гәүдәләндерелгән Айдар белән Вәсиләнең күңел дөньясын, язмышын тизрәк белергә тели. Алар кичергән хәлләргә борчыла, әсәрне мәхәббәт турында булганы өчен яратып укый. Вәсилә белән Айдар — бер-берсен ихлас яратучы егет кыз, шуңа күрә алар укучыга якын һәм кадерле. Укучы матур мәхәббәт белән бергә ямьсез күренешләр белән дә очраша. Госман образына көнчелек, кешенең өстенлеген күрә алмау, башкаларның бәхетсезлегеннән тәм табу кебек тискәре сыйфатлар хас. Әсәрне укыганнан соң, укучы: “Кешенең холкы — аның язмышы, бәхете һәм бәхетсезлеге икән”, — дигән нәтиҗә ясый. Үскән саен, үз холык-фигылеңә игътибарлы булырга, күбрәк матур сыйфатларны булдыру өстендә эшләргә кирәклеген аңлыйлар. Иң мөһиме: янәшәдәгеләрнең, дусларыңның асылын танырга өйрәнү. Әлеге әсәр кешеләрне, тормышны тагын да яхшырак аңларга ярдәм итә.
Әмирхан Еникиның “Әйтелмәгән васыять” әсәрен укучы тетрәнеп укый. Алар Акъәбине кызганалар, балаларына карата үз фикерләрен белдерәләр. Акъәбинең соңгы теләген ишетмәүләре, үзебезчә җирләмәүләре укучыны нык борчуга сала.
Ә 8нче сыйныфта укучылар татар әдәбиятының иң күренекле әсәре — Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” драмасы белән танышалар. Әсәрне укучы җылы кабул итә, йотлыгып укый. Укучы әсәрдә матур һәм шул ук вакытта фаҗигале мәхәббәт белән очраша. Укучыларны Исмәгыйльнең гамәле тетрәндерә. Укучы күңелен Хәлил белән Галиябану образы җәлеп итә, чөнки алар күңелләре белән дә, гамәлләре белән дә матур.
Дәреслекләрдәге һәрбер әдәби әсәргә аерым тукталырга булыр иде. Укыган саен үзеңә бер тормыш сабагы аласың. Әмма китапны яратып укучы балалар нишләптер елдан-ел сирәгәя бит. Кулларына китап алсын өчен төрле алымнар да кулланып карыйбыз. “Яңарыш” газетасындагы “Ижау — иҗат мәйданы” сәхифәсендә урын алган хикәяләрне укыйбыз. ”Казан утлары” журналындагы балаларга якын булган әсәрләр белән танышып барырга тырышабыз. Чөнки укучы әдәби әсәрләр белән янәшә атлаганда, рухи яктан бай, әхлаклы да булып тәрбияләнер иде. Казанда татар китаплары кибетендә классикларыбызның китаплары 10 сумнан 100 сумга кадәр сатыла. Ал да рәхәтләнеп укы. Акчаң булмаса, китапханәгә йөр. Бар җиһанга: “Уку күңелне сафландыра. Тормышны аңларга ярдәм итә”, — дип дәшәсем килә.
Раушания Низамбиева, Тирсә мәктәбе.