Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Тәмәке гомерне кыскарта
1.12.2016

Тәмәке гомерне кыскарта

Колумб Американы ачкач, Европага тәмәке керә. Шул вакытта ук аның зарары ачыклана: физик хәлсезлек, еш тарткан очракта ютәл барлыкка килә. Моны аңлагач, иң башта барлык илләр дә тәмәке тартуга каршы чыга. Тик кызганычка каршы, XVII гасырда чиркәүдән чыгару белән куркытулар да, Англия белән Төркиядә тәмәкене саткан һәм тарткан өчен үлем җәзасы кертелү дә — тәмәкенең таралуына киртә булмый. Кешеләр көннән-көн ешрак тарта, ә тәмәке җитештерү, сату бизнесы күп керем китерә.  Кешедә тиз барлыкка килгән бәйлелек тәмәкенең таралуына этәргеч була. Бүген тәмәкенең сәламәтлеккә зыян салуы турында һәркем белсә, аңласа да, тартучылар саны арта. Соңгы 100 елда галимнәр әлеге өлкәдә күп төрле фәнни тикшерүләр дә уздыралар. Тәмәке тарту артерияларне томалый һәм йөрәк өянәкләренә, инсультка китерә. Шулай ул авыз куышлыгында, үпкәләрдә яман шеш авыруын барлыкка китерергә мөмкин. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан алынган мәгълүматлар буенча тәмәке тартучы тәмәке тартмаучыга караганда үпкә ялкынсынуыннан 10 тапкырга, ә ашказаны җәрәхәтеннән 6 тапкырга ешрак үлә.