Тәмәке белән хушлашырбызмы?

Тәмәке белән хушлашырбызмы?
Россия Президенты тарафыннан имзаланган тәмәке тарту турындагы бик тә кырыс яңа канун 1 июньнән гамәлгә кертелә. Шулай итеп, җәй башында тартырга яратучыларга зур уңайсызлыклар белән очрашырга туры киләчәк.
Агымдагы елның 1 июненнән башлап җәмәгать урыннарында, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт һәм мәдәният учреждениеләрендә, балалар мәйданчыклары һәм пляжларда, метро станцияләре, автобус һәм тимер юл вокзаллары, елга портлары, аэропортларда, аларның территорияләрендә тәмәке көйрәтү катгый тыелачак. Әгәр бик тартасың килә икән, әлеге биналар яныннан ким дигәндә 15 метр читкә китәргә кирәк булачак.
2014 елның 1 гыйнвареннан тәмәкене бары тик махсус павильоннарда яки зур кибеттә генә сатып алырга мөмкин булачак. Шунысы да кызык: кибетләрдә тәмәке тезелгән витриналар булмаячак, махсус исемлектән генә сайлап алырга туры киләчәк. Димәк, әлеге агу сатып алучылар күзеннән бөтенләй югалачак. Шулай ук 2014 елның 1 гыйнвареннан тәмәкегә реклама ясау тулысынча тыела. Ә 2014 елның 1 июненә исә бу законның таләпләрен тагын да катгыйландырачаклар. Ресторан һәм кунакханәләрдә, ерак араларга баручы поезд һәм теплоходларда да тарту тыелачак.
Дөньяда миллиардка якын кеше тәмәке тарта. Шуларның иң күп өлеше – 80%ы бай булмаган илләрдән. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы биргән мәгълүматларга караганда, әгәр кешеләр тәмәке тарту гадәтен ташласа, уртача гомер озынлыгы артачак, имеш.
Россия тәмәке тартучылары белән дан тотучы илләр рәтендә: кулланылган тәмәкене исәпләсәк, без — дүртенче урында, ә бер кешегә туры килгән тәмәке күләме буенча беренче урында барабыз икән.